Җәмгыять
11 июнь 2025, 09:21

«Алга»ның 95 герое. 29. Фәния Сибәгатуллина

“Алга”ның чираттагы герое – Фәния Сибәгатуллина. Аның турында язманы “Алга”ның 1968 елгы 23 март 36нчы санында таптым.

Язма зур түгел, тулысы белән китерәм (орфография һәм пунктуация саклана): 

“Кызыл таң” кол-хозының сыер савучысы Фәния Сибәгатуллина сөт алуны даими арттырырга тырыша. Аның омтылышы җилгә очмый. Ул үзенә беркетелгән 12 сыерның һәрберсеннән быел 499 ар, март аеның егерме көнендә 165 әр литр сөт савып алуга иреште. Ул, район Советы депутаты буларак, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша.” 
Фәния апа чыннан да мактаулы кеше булган. Аның һәм гаиләсе турында тагын бер язма таптым:

“Бу рәсемгә карап сез укучылар концертта чыгыш ясыйлар дип уйлыйсыздыр. Юк, бер семья балалары алар. Семья башлыгы Тимерхан колхозның төрле эшендә йөри. Ә аның тормыш иптәше Фәния Сибагатуллина “Кызыл Таң” колхозының сыер саву алдынгысы. Алар икесе дә тырыш хезмәтләре, уңганлыклары, үрнәкле семья башлыклары  булуы белән авылдашларының хөрмәтенә лаеклылар. Дүрт балалары (Рәфилә 9 класста, Фәдим 7 дә, Миләүшә 5 тә, Кадим 3 нче класста) укыйлар. Мәктәп дирекциясе, партия оешмасы, укытучылар коллективы аларга еш кына, балаларын яхшы тәрбияләгән, өчен рәхмәт белдереп торалар. Балаларның рәсемнәре мәктәпнең Почет тактасыннан төшми.

Шунысы куанычлы, аларның дүртесе дә гармоньда, ә калганнары мандолинада уйныйлар. Хәтеремдә калган: 6 яшьлек Кадим “Җәйнең матур аяз таңнарында”ны гармоньда ару гына “салдыра” иде. Ә хәзер ул концертларда үзенең 3 класс исеменнән чыгыш ясый.

Күптән түгел генә семьяда тагын бер шатлык артты – Фәдимгә баян алып бирделәр. Өйдә тагын да күңеллерәк була башлады. Абый апаларына карап 7 яшьлек Фәнүзә һәм 5 яшьлек Физия дә җырлый, бииләр. Аларның да музыкага һәвәслекләре сизелә. 

– Ничек балаларда му-зыкага мәхәббәт тудыра алдыгыз соң? – дип сорадым мин Сибагатуллинардан.

–    Нигә, без үзебез музыканы, җырны бик яратабыз. Радиодан кон-цертны бергәләп тың-лыйбыз. Безгә карап балалар кече яшьтән үк җырга, көйне аңларга өйрәнәләр. Ә гүзәллекне тоя белгән балалар үзләре дә матур, тырыш, тыйнак кешелекле булалар.”

Героебыз һәм аның гаиләсе туында белергә теләп Чалкак авылы биләмәсенә мөрәҗәгать иттем. Фәния апа, чыннан да “Кызыл таң” колхозында хезмәт салып, мактаулы хезмәткәрләр исәбендә йөргән. Аның улы Кадим (икенче язмада аның турында да язылган) бүгенге көнне тормыш иптәше Әнисә апа белән Чалкак авылында гомер итә икән. Алар белән элемтәгә кереп, Фәния апаның, тормыш иптәшенең һәм балаларының язмышын белештем:

–    Әниебез Фәния белән әтиебез Тимерҗан (“Алга”ның 1968 елгы 36нчы санында Тимерхан дип язылган) гомер буе колхозда эшләделәр. Әни сыер савучы, әти терлекче иде. Алар икесе дә бик тырыш, гел алдынгылар рәтендә булды. Әниебезнең бик күп мактау кәгазьләре әле дә саклана. Эшен яхшы башкарганы өчен аны бүләкләргә Уфага да  җибәргәннәр.
Музыкант балалар белән дә кызыксындым.

–    Гәзиттә балалар-ның дүртесе генә исем-ләнгән. Гаиләдә алты бала булган. Мәкаләдә мәктәптә укучы балалар турында язылган, Фәнүзә белән Физия ул вакытта әле мәктәптә укымаганнар. Бүгенге көндә балаларның дүртесе исән. Кызганычка каршы, Миләүшә белән Фәдим гүр ияләре (урыннары оҗмахта булсын). Балалар берсе дә музыка, мәдәният өлкәсендә эшләми. Балачактагы сәнгатькә омтылышлары гомерлеккә калган инде – Кадим баянда әле дә уйный. Әти-әнинең якты истәлекләрен саклап, без туган нигездә төпләнеп калдык. Кадим кул эшләре, балта остасы. Колхозда агроном булып эшләде, аннан амбарда көч салды. Әлеге вакытта лаеклы ялда. Мал-туар, кош-корт асрыйбыз, – дип сөйләде героебызның килене Әнисә апа.

Шуны да билгеләп үтәсем килә: Кадим абый Сибәгатуллин күптән түгел Чалкак авылында ишекләрен ачкан мәчет манарасын күтәрүдә яр-дәмләшкәне өчен район хакимиятенең

Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Әнисе – гәзитебезнең 29нчы герое Фәния Сибәгатуллина үрнәгендә ул да тырыш, игелекле, авылы, районы мәнфәгатьләрен кайгыртучан кеше. 1968 елны әниләре теләгән теләкләр (“гүзәллекне тоя белгән балалар үзләре дә матур, тырыш, тыйнак кешелекле булалар”) кабул булган.

Балалары: Рәфилә, Фәдим, Миләүшә, КадимБалалары: Рәфилә, Фәдим, Миләүшә, Кадим
Балалары: Рәфилә, Фәдим, Миләүшә, Кадим
Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА
Читайте нас