

Чара балаларда Ислам диненә, Ислам дине бәйрәмнәренә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү максатыннан үткәрелде.
Бәйрәмгә җыелучыларны район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, район имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Зарипов һәм имам Рифат хәзрәт Зарипов сәламләп, котлау сүзләре җиткерде.
– Ихлас күңелдән һәркемне бәйрәм белән тәбрик итәм. Исән-сау булып, алга таба да милләтебез, динебез белән горурланып яшәргә язсын. Районда 38 мәчет бар, шуларның һәрберсендә Корбан-гает намазлар укылды. Изге ниятләр, изгелекле гамәлләр кабул булсын, – диде Гемир Хаҗетдин улы.
Рамил хәзрәт бу чараның районда бишенче ел рәттән үтүен әйтеп китте. Корбан бәйрәмен шулай матур итеп зур масштабта үткәрергә ярдәм иткән район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка зур рәхмәтләрен белдерде. Аннары Рифат хәзрәт Зарипов Корбан бәйрәме турында аңлатып, мөрәҗәгатьләрендә бердәмлек, тынычлык темаларының мөһимлеген ассызыклады.
Балалар Коръән сурәләре укыды, бар халык тәкбир әйтеп, дога кылынды. Кызлар һәм малайлар уктан ату, балык тоту, аркан тартышу һәм башка төр уеннарда осталыкларын күрсәтте.
Азан әйтү буенча да бәйге оештырылган иде, аның җиңүчеләре дә бүләкләнде.
Бәйрәм кунаклары өчен өч казанда пылау пеште.
Шунысы сөенечле, бәйрәм кунакларының күпчелеге матур мөселман киемендә килгән иде.