Җәмгыять
5 Июня 2025, 05:16

Күпфункцияле үзәктән башка булмый

Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының хезмәт күрсәтүләре сыйфатын бәяләп бетереп булмый. Документларга бәйле нинди генә эш килеп чыкса да, без күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәбез.

Күпфункцияле үзәктән башка булмыйКүпфункцияле үзәктән башка булмый
Күпфункцияле үзәктән башка булмый

Безнең районда аның бүле-кчәсе 2015 елның ноябрендә ачыла. Бүгенге көндә бүлекчәдә мөрәҗәгать итүчеләргә хезмәт күрсәтүнең биш универсаль тәрәзәсе һәм кулланучылар озата баруы секторында бер эш урыны оештырылган. Районда яшәүчеләргә 395 дәүләт, муниципаль һәм өстәмә хезмәтләр күрсәтелә. Ел саен якынча 27 мең мөрәҗәгать эшкәртелә.

Күпфункцияле үзәк хезмәт-кәрләренең эше нәтиҗәсендә борайлыларның тормышы тагын да уңайлырак булды. Шушы 10 елга якын вакыт эчендә бүлекчә хезмәткәрләре һөнәри осталыклары, җаваплылыклары, килүчеләргә игътибарлы булуы аркасында район халкының хөрмәтен яулады.

Үзәкнең эшчәнлеге, хезмәт-ләре турында күпфункцияле үзәк дәүләт бюджет учрежде-ниесенең Борай филиалы бүлеге җитәкчесе Ләйсән Сабирҗанова белән сөйләштек.

– Бирегә бер килүдә барлык мөһим документларга заявка бирергә була. Күпфункцияле үзәк өстәмә бернәрсә дә таләп итми һәм кирәкле кәгазьләрне рәсмиләштерү процессларын ясалма рәвештә озакка сузмый. Күпфункцияле үзәк эшчәнлеге уңайлылыгы һәм хезмәтләрне алу тизлеге белән генә түгел, ә аларның күптөрлелеге белән дә отышлы. Үзәк белгечләренең бурычы – документларны кабул итү һәм тапшыру. Күпфункцияле үзәк, үз вәкаләтләре кысаларында хәрәкәт итеп, гариза тапшыручының мәнфәгатьләрен яклау буенча эшли. Гаризаны кабул иткәндә, белгечнең бурычлары, кирәкле документлар исемлеге, хезмәт күрсәтү вакыты һәм башкалар – барысы да алдан билгеләнгән. Димәк, “Минем документлар” офисы белгеченең үз белдеге буенча төрле вариантлар сайлау мөмкинлеге юк. Райондашлар күбрәк паспорт, машина йөртү хокукын бирүче таныклыкны алыштыру, шәхси кабинет (ЕСИА) ачу өчен безгә мөрәҗәгать итә. Русия социаль фондына кагылышлы сораулар, Росреестр хезмәтләре (милекне сату-алу, дәүләт теркәве уздыру һ.б.) буенча мөрәҗәгатьләр күп, – диде Ләйсән Рәмил кызы.

Күпфункцияле үзәкнең Борайда ачылган бүлекчәсендә беренче көненнән башлап Айсылу Мөгаллимова эшли. Юлия Әмирова бирегә 2016 елда килә. Соңрак бу кызларга Гөлназ Миңнеәхмәтова, Ралина Ханнанова, Гөлфирә Сәйфетдинова, Земфира Мөгаллимова кушыла. 2021 елдан башлап бүлекне Ләйсән Сабирҗанова җитәкли. Шушы гүзәлләр үзәктәге барлык башлангычларның башында торып, эшнең үзенчәлекләрен белгән уңганнар. Күпфункцияле үзәкнең бүгенге җитәкчелеге дә, бирегә нинди дә булса йомышы белән килүчеләр дә алар турында һәрчак яхшы сүзләр генә әйтә. Шәфкатьлелек, сизгерлелек, кайгыртучанлык белән янып эшләүче коллектив күңел җылысы аша бик күпләрнең тормышын мәгънәле итә, ялгышканнарга туры юл, бик күпләргә социаль һәм рухи ярдәм күрсәтә. Гомумән, үзәктәге һәр хезмәткәр бары тик мактауга гына лаек.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас