Җәмгыять
5 июнь 2025, 04:02

Аккош күле көнән-көн ямьләнә

Узган елны Аккош күлен төзекләндергәннән соң тантаналы ачкан идек. Ул “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы буенча район хакимияте тарафыннан төзекләндерелде. Эшләрне “Борай” муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре башкарды. Оҗмах почмагына әйләнгән, күпләрне, хәтта юлдан узып барган кешеләрне дә үзенә чакырып торган бу урын быел тагын да матурланды. Күптән түгел генә анда яңа арт-объектлар булдырылды, ясалма газоннан эшләнгән топиари фигуралар һәм йөрәк рәвешендәге аркалар урнаштырылды.

Аккош күле көнән-көн ямьләнәАккош күле көнән-көн ямьләнә
Аккош күле көнән-көн ямьләнә

 

– Аккош күле – Борай районы халкының гына түгел, күрше районнардан, хәтта чит өлкәләрдән үтеп баручыларның яраткан урынына әверелде. Юл буена урнашканга, аның хөрмәте артты. Кемдер фотосурәткә төшсә, икенчеләр туктап ял итә. Җәйнең эссе көннәрендә беседкаларда утырып, хәл алырга була. Бу күл районыбызның горурлыгы дип әйтергә була, – ди район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов.

Марат Рәшит улы белдерүенчә, районның иң матур, иң сихри урыныдыр ул, бәлки.

Тазлар авыл биләмәсе башлыгы Илүс Даутов та Аккош күле турында горурланып сөйли: “Салкын һәм тәмле сулы чишмәсе, кайчандыр аккошлар яшәгән дигән легендасы белән карап торуга төпсез күренгән күле, матур ял урыны бар безнең Иске Тазлар авылы янында.”

Аккош күле буенда яхшы фотосурәтләр килеп чыга икән. Гаилә коручы яшьләр өчен йөрәк рәвешендәге аркалар, мәхәббәт символы булып торган гашыйклар сыны,  төрле беседкалар, арт-объектлар... Кыскасы, гаилә белән җәйге яллар өчен бик яхшы урын.

Ял итүчеләргә “Үзегездән соң чүп-чар калдырмагыз! Булган матурлыкны бозмагыз, ватмагыз! ” - дип әйтәсе килә. Шундый матур күл буен пычратмагыз, саклагыз. Чөнки әйләнә-тирәбезне саклау һәркемнең бурычы!

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас