Җәмгыять
4 июнь 2025, 09:00

Туган җирне, илне сакларга

Элек-электəн Ватанга хезмəт итү изге, саваплы гамəллəрдəн саналган. Егет кешенең хəрби хезмəткə китүе аның сəламəт, көчле булуын күрсəтə. Хезмəт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тəҗрибəсе туплап, солдат-егет физик яктан гына түгел, рухи мəгънəдə дə ныгып кайта. Шулай ныгып, исəн-имин əйлəнеп кайтканнан соң ул, туган иленə, якыннарына, гаилəсенə ышанычлы, нык терəк булачак.

Туган җирне, илне сакларгаТуган җирне, илне сакларга
Туган җирне, илне сакларга

Икенче июнь иртəсендə районыбызның алты егетен армияга озаттык. Русия Федерациясе Кораллы Көчлəре сафларына Азат Мəҗитов, Илнур Сибəгатов, Алмаз һəм Илназ Хəмəтҗановлар, Петр Шəйхетдинов, Ремаль Шəмсетдинов китте. Егетлəр барысы да Борай авылыннан. Алмаз белəн Илназ – игезəк егетлəр, əти-əнисе берьюлы ике улын озатты.

Егетлəрне ил алдындагы бурычларын үтəргə озатканда район хакимиятенең башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов чыгыш ясады. Аның сүзлəрендə аталарча кайгыртучанлык та, яхшы телəклəр дə яңгырады. Иң мөһиме, егетлəрне туган якларында көтəчəклəре белдерелде.

Шулай ук күптəн түгел демобилизациялəнгəн Адель Гыйльметдинов та булачак солдатларга хезмəтлəрен уңышлы  үтүлəрен телəде. Егетлəрне район мəдəният йорты артистлары Лиза Арсланова һəм Регина Сөлəйманова да җыр белəн дəртлəндерде.

Барлык егетлəргə дə туган якларына исəн-сау əйлəнеп кайтуларын телибез.

Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА
Читайте нас