Җәмгыять
4 июнь 2025, 11:22

Борайда социаль хезмәткәрләрне бүләкләделәр

Бүген, 4 июнь көнне, район хакимиятенең актлар залында һөнәри бәйрәм уңаеннан социаль хезмәткәрләрне бүләкләделәр.

Һөнәргә тугрылыгы, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, һөнәри осталыклары һәм вазифаи бурычларын намус белән үтәүләре өчен район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев аларага Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. 

Социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренә бу көнне күп җылы рәхмәт һәм котлау сүзләре җиткерелде, көн саен социаль хезмәткәрләр башкара торган эшнең мөһимлеген билгеләп үтелде.

– Нәкъ менә сез, көн саен халык белән очрашып, аларга матди, мораль һәм әхлакый ярдәм күрсәтәсез. Җылылык, кайгыртучанлык өчен аерым рәхмәт әйтәсе килә. Кайвакыт төрле категория кешеләр белән эшләү өчен күп сабырлык, көч кирәк. Авыр тормыш хәлендә калган кешеләр сезнең кайгыртучанлык һәм игътибарыгыз белән уратылган. Сезнең эшегез – ул һөнәр генә түгел, ул гаять зур сабырлык, фидакарьлек, сизгерлек һәм кызгану таләп итә торган бурыч. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, киләчәктә дә бу игелекле эшчәнлектә уңышлар, күңел тынычлыгы һәм игелекле гамәлләр телибез!, – диде Рушан Кадим улы.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Нуртдинов та үз чыгышында авыр һәм җаваплы хезмәте, ярдәмчеллеге һәм аерым игътибарга, кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә карата хисле мөнәсәбәте өчен социаль хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас