Җәмгыять
4 июнь 2025, 09:47

«Алга»ның 95 герое. 28. Ибраһим Хәйдаров

Гәзитебезнең геройларын барлауны дәвам итәбез. Аның чираттагысын “Алга”ның 1968 ел, 12 ноябрь, 135-136 саныннан таптык. Ул Иске Кизгән авылында яшәгән Ибраһим Хәйдаров. Мәкалә “Зәңгәр ялкын остасы” дип атала (авторы К.Имаев, “Берлек” колхозы).

Ирина Исмәгыйлеваның гаилә архивыннан.   Фәйхунә һәм Ибраһим ХәйдаровларИрина Исмәгыйлеваның гаилә архивыннан.   Фәйхунә һәм Ибраһим Хәйдаровлар
Фәйхунә һәм Ибраһим ХәйдаровларФото:Ирина Исмәгыйлеваның гаилә архивыннан. 

Язманы тулысы белән китерәм (орфография һәм пунктуация саклана):

“Кеше тормышта үз урынын эзли. Берәүләргә ул тиз табыла. Берәүләргә бормалы юллар, биек үрләр аша үтәргә, көрәшергә, эзләнергә, уйланырга, нык тырышырга туры килә. Кеше барыбер эзләгәнен таба, тапмый мөмкин түгел, ансыз ул – бәхетсез. Эчәр суның татлысын, мәхәббәтен, яраткан эшен эзли, таба ул. Яшәү законы – беркайда да язылмаган закон бу.
“Берлек” колхозының сварщигы Ибраһим Хәйдаров белән иркенләп танышырга, сөйләшеп утырырга насыйп булмады. Эше көтә аны. Артель механизаторлары техниканы язгы чәчүгә көздән үк әзерләп куярга булганнар. Ибраһимнан башка эшне салкыннар башланганчы тәмамлауны күз алдына да китермиләр алар...

Юк, Ибраһим Хәйдаров үз урынын, үз бәхетен гомер буе эзләмәде. Тиз генә дә тапмады ул аны. Сугыш елларында үгез җикте, печән чапты, тамагы туймады, өсте бөтәймәде. Бөтен көчне немец илбасарларын тукмауга туплаган бер мәлдә, икенче фронтта да бик авыр иде. Онны кашыклап бүлгән вакытлар күп булды...

Эштән тартынмады Ибраһим. Эшләп үсте, көчле булды.

Кузбасс шахталарында җир катламын актарды, күмер чыгарды. Анда да тазалыгы, эшкә чырышлыгы белән аерылып торды. Хезмәт хакын мул алды. Мактадылар, данладылар, ләкин аның күңеле урынына утырмады. Забойчы егет Кузбасс белән хушлашты.

Туган якка, үзебезнең районга кайтты ул. Бөре геология разведкасына эшкә керде. Бөтен эшне җиренә җиткереп башкарды, әмма күңеле тынычланмады аның.

Ибраһим Хәйдаров туган туфрагына кабат аяк басты. Иске Кизгән авылы да нык яңарган иде ул юкта. Монтер булып эшләде. Аннан колхоз җитәкчеләре Борайга сварщиклар хәзерләү курсына укырга җибәрделәр. Укуның беренче көннәрендә үк Ибраһим бу профессиягә гашыйк булды. Сварщик һөнәренең бөтен нечкәлекләренә төшенергә омтылды, төннәр буе дәреслек өстендә утырды. 

Дүрт күз белән көттеләр аны артель членнары. Эшне башлап җибәрүе бик җиңелдән булмады аңа. Гамәлгә яракыз дип йөртелгән сварка агрегатын ремонтларга туры килде, башта барып чыгуына ышанып та җитмәгән иде. Шулай да агрегатны аякка бастырды.
Ниһаять, беренче зәңгәр ялкын! Бу хәл моннан 6 ел элек булды. Бигрәк тә механизаторлар сөенделәр, юк-бар детальне ябыштыру өчен дә район үзәгенә барырга туры килә иде бит аларга.

Моның белән генә чикләнмәде Ибраһим, автоген аппаратын да караштырды, хәзер ул металларны кисә дә, ябыштыра да. Аның эше һәрчак төгәл, нык була.

Язгы чәчү, урып-җыю вакытларында тәүлекләр буена эшләргә туры килә Ибраһимга. Кайвакыт “инде бүгенгә эш бетте” дип кайтып ятуы була, тәрәзә кагалар, зарланмый ул. Эш киемен эләктерә дә, колхоз МТМсына йөгерә. Ул колхозның сөтчелек фермасының, тегермәннең, пилораманың электр җиһазларын да хезмәтләндерә.

Колхозда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 15,56 центнер уңыш җыеп алдылар. Ибраһим Хәйдаровның да олы хезмәт өлеше бар бу уңышта.

Элекке “Кызыл Йолдыз” колхозын оештыручыларның берсе булган Галимҗан карт мәрхүмнең улы Ибраһим тормышта үз урынын тапты. Ата-бабаларыбызның төшенә дә кермәгән мул тормышта яши ул хәзер. Йорты менә дигән, ихатасы мал-туар белән тулы. Эштән кайтуына балалары әти дип каршылыйлар. Тормыш иптәше Фәйхунә дә бригада алдынгысы.”

Героебызның язмышы турында  белергә теләп, аның кызы район китапханәсенең өлкән методисты Ирина Исмәгыйлевага мөрәҗәгать иттем.

–    Әтиебез 1929 елны Иске Кизгән авылында туган. Яшьли эш сөючән була. Торфыда эшли. Туган авылында бергә үскән, бер мәктәптә укыган, күрше генә торган кыз Фәйхунә белән язмышын бәйләп, Прокопьевск шәһәренә чыгып китә, анда шахтер булып хезмәт сала. Балалары тугач, яшь гаилә Иске Кизгәнгә кайта. Авылга кайтуның тагын бер сәбәбе – әтинең әнисе каты авырый. Аны соңгы сулышына кадәр бәбәй урынына карыйлар алар. Әтием тик утыра торган кеше түгел иде – Борайга барып электрикка укый, эретеп ябыштыру һөнәрен дә үзләштерә. Колхозда эретеп ябыштыручы булып эшли. Ул бердәнбер бу һөнәр остасы була. Соңгы елларда электрик вазыйфасында хезмәт сала.

Әти бик укымышлы иде, электән гәзит-журналларга язылып, китап укырга яратты ул. Безгә дә балалар өчен гәзитләр алдыра иде. Бәлки, әтием үрнәгендә мин дә һөнәремне сайлаганмындыр. Әти гел кинога алып бара иде. Менә шулай бездә, балаларында, мәдәнияткә, әдәбиятка мәхәббәт уятты ул. Дүрт кенә сыйныф белеме булган әтиебез бик белемле иде, физиканы яхшы белә иде. Техникага алдынгы карашлы булды. Аның иң якын дусты – мотоцикл иде, кышын җәяү йөрсә, җәен гел мотоциклда йөрде. Әллә нинди схемалар алып кайтып, антеннаны көйләп, телевизордан Казан каналын да карый идек. Кыскасы, нәрсәгә тотына, барысының да җаен белә иде. Гомер буе бал корты карадылар, каз тоттылар. Бар эшне үзе эшли белә, бар эшкә кулы ята иде газизебезнең.

Әниебез белән бик тату, тыныч, дус яшәделәр. Безне, алты баланы да, үз үрнәкләрендә туганлыкны кадерләп, бер-беребезгә терәк булырга өйрәтеп үстерделәр. Аллага шөкер, бер-беребезгә йөрешеп, тату булып яшибез. Шуның өчен әти-әниебезгә зур рәхмәтлебез. Төп йортта, туган нигезебезнең ямен саклап, җылысын сүндермичә, бүгенге көнне Айрат абыем белән аның тормыш иптәше Резеда торалар. Алар безне гел сагынып көтеп алалар, кунак итеп җибәрәләр. Әти-әни янына кайткан кебек хис итәбез үзебезне. Алтыбыз да, шөкер, тормышта үз урыныбызны таптык, әти-әни хәтеренә кызыллык китермичә үз гаиләләребез белән тормыш итәбез. Апабыз Әдибә Агыйдел шәһәрендә укытучы булып эшли, ул – Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, – дип сөйләде әтисе турында истәлекләрен барлап.

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Гәзитебезнең генә түгел, дәверенең герое булган Ибраһим Хәйдаров үрнәгендә балалары да тырыш, тыныч, тәрбиялеләр. Башкача була да алмый.

Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА
Читайте нас