

Язма кечкенә, авторы Р.Миңлегәлиев, “Уңган Лүзә” дип атала. Лүзә турында болай яза ул (орфография һәм пунктуация саклана): “Лүзә Хәҗиева “Кызыл таң” колхозының дуңгызлар фермасында иң яшь терлекчеләрдән исәпләнә. Ул бирегә эшкә җиденче классны тәмамлагач килгән иде.
Менә берничә еллар буена инде Лүзә дуңгызлар карауда намус белән эшли. Быел аңа 12 баш ана дуңгызлар беркетелде. Ул аларны вакытында ашата һәм эчерә. Аңа ферманың алдынгы һәм тәҗрибәле работнигы Заһидә Гыйльфанова дуңгызларны тәрбияләү буенча яхшы киңәшләр бирә һәм эштә ярдәм итә.
Алдынгы терлекче Лүзә Башкортстанның Россиягә кушылуына 400 ел, Октябрьнең 40 еллыгы даталарын яхшы күрсәткечләр белән каршылау өчен көрәшәләр”.
Лүзә Хәҗиеваның бүгенге көндә Чалкакта яшәүче оныгы Инна Камалова белән сөйләштек. Ул нәнәсе турында түбәндәгеләрне бәян итте:
– Безнең нәнәйнең балачагы бик авыр булган. Әтисен хәтерләми дә ул. Нәнәй 1939 елның 1 июлендә туган, Бөек Ватан сугышы башланганда ике яшьлек сабый булган. Әтисе Муллагали сугышның беренче көненнән үк диярлек ил азатлыгы өчен сугыша, 1942 елны Сталинград өчен алышларда батырларча һәлак була.
Беренче класска да укырга ул 9 яшендә генә бара алган, чөнки кияргә киеме дә, язарга дәфтәре дә булмаган аның. Нәнәй җиденче классны тәмамлагач та колхозда эшли башлаган.
Дуңгыз фермасы ябылганчы дуңгыз караучы булып озак еллар эшләде, чөгендер, бәрәңге басуларында хезмәт салганын беләм. Мин бәләкәй чакта әнием мине авылга еш кайтара иде. Өйдә берүземне калдыралмагач, картәти белән икесе мине дә басуга үзләре белән эшкә алып баралар иде. Шулай, нәнәмнең эшен күреп, үсә төшкәч аңа булышып үтте минем балачагым. 1994 елда лаеклы ялга киткәнче колхозда эшләде кадерлем. Өч кызы бар, Ходайга шөкер, өчесе дә бүген бик матур итеп яшиләр. Минем әнием Мөнирә – Чалкакта, игезәкләр Мөршидә белән Хөршидә апалар Уфадалар.
Нәнәйнең үлеменә ике ел инде. Бигрәк сагынам үзен. Әледән әле аның белән узган бәхетле балачагымны искә төшерәм. Өенең уртасында түгәрәк өстәле бар иде. Май бәйрәмнәрендә барыбыз да шунда җыелабыз, кызлары, кияүләре, оныклары. Аннан җыелышып кырга чыгабыз, бәрәңге пешереп ашыйбыз, карагат яфрагы салып кайнаткан чәй эчәбез. Нәнәй белән картәти һәрвакыт мал асрадылар, ат тоттылар. Нәнәебез безне, оныкларын (без җидәү), ат арбасына тезеп утыртып, үзе дилбегәне тотып, безне кырга алып бара иде. Бигрәк уңган, һәр тотынган эшен җиренә җиткереп башкара торган нәнәй булды ул.
Күреп торасыз, безнең геройларыбыз яхшы эшләре, изге гамәлләре белән район тарихы битләренә кереп калганнар.