Җәмгыять
3 Июня 2025, 11:00

«Алга»ның 95 герое. 26. Галимә Нургалиева

Героебызның монысы да укытучы. Аның турында “Ленин байрагы”ның 1958 ел, 25 июль, 89нчы санында язылган. Фотосы да бар, “Барысына да өлгерә” дип аталган бу мәкаләнең авторы Ш.Сәлимгәрәев.

Галимә Нургалиева. Фото “Ленин байрагы”ның 1958 ел, 25 июль,  89нчы саныннанГалимә Нургалиева. Фото “Ленин байрагы”ның 1958 ел, 25 июль,  89нчы саныннан
Фото:Галимә Нургалиева. Фото “Ленин байрагы”ның 1958 ел, 25 июль, 89нчы саныннан

Менә нәрсәләр яза ул (орфография  һәм пунктуация саклана): “Уңган хатын да инде бу Галимә, җитешмәгән җире юк, – диләр Көрҗә авыл халыклары, Көрҗә җидееллык мәктәбе укытучысы иптәш Нургалиеваны мактап.

Әйе, 20 ел балалар тәрбияләгән, түгәрәк йөзле, ачык чырайлы, ару-талуны белмәүче иптәш Нургалиеваның эше мактарлык та. Ул бу чорда берничә йөзләгән балага тәрбия бирде. Илебезнең төрле почмакларында, төрле тармакларында эшләүче укучылары аңа рәхмәт әйтеп күп хатлар язалар. 

Галимә үз эшенә зур җаваплылык белән карый. Нәтиҗәдә быел Көрҗә җидееллык мәктәбе буенча химия, биология фәннәреннән өлгермәүчеләр булмады.
Мәктәптәге эшләр белән беррәттән, коммунист иптәш бик күп төрле җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ул Куйбышев исемендәге колхоз правлениесе һәм партия оешмасы органы “Мул уңыш өчен” стена газетасы редакторы. Газета даими чыгарылып барыла. Колхозчылар аны яратып укыйлар.

Галимә – яхшы агитатор. Колхозчыларның эш урыннарында еш була. Аны колхозчыларның гомум җыелышында, басуда эшләүчеләр янында да, фермада да еш очратасың. Ул беседаларны гади телдә, оста итеп үткәрә белә. Шуның өчен колхозның иң карт колхозчылары Ш.Галиев, З.Сәхәүов, Гыйльванов бабайлар аңа кат-кат рәхмәт әйтәләр.

Иптәш Нургалиева актив хәбәрче дә, 18 ел буе ул район, өлкә газеталарына хәбәрләр яза. Производстводагы үрнәкле эшләүчеләрне мактый, җитешсезлекләрне кыю тәнкыйтьли белә. 

Көрҗә авылында ул икенче генә ел эшли. Үзенең тырышлыгы аркасында бу вакыт эчендә ул укучыларның да ихтирамын яулап алды. Аның намуслы хезмәте партиябез һәм хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә. Ул “Намуслы хезмәте өчен”, “Хезмәттә аеруча батырлыгы өчен” медальләре белән бүләкләнгән.”

Вәсим Бикметов, Галимә Нургалиева турында белү-челәр булса, редакциягә хәбәргә чыгуларын сорыйбыз.

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас