Җәмгыять
3 июнь 2025, 10:58

«Алга»ның 95 герое. 25. Вәсим Бикметов

Гәзитебезнең чираттагы герое – Вәсим Бикметов турында “Ленин байрагы”ның 1958 ел, 26 февраль 25нче санында язылган.

Мәкалә “Ихтирамга лаеклы укытучы” дип атала, авторы Д.Гумерова. Текст зур түгел, тулысы белән китерәм (орфография һәм пунктуация саклана): “Вәсим Бикметов  хәзер 25 ел яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләү һәм аларга гомум белем бирү өлкәсендә эшли. Ул тәрбияләп чыгарган укучылар арасында колхоз бригадирлары, агрономнар, сыер савучылар, тракторчылар һәм колхозның алдынгы кешеләре күп. 

Вәсим Бикметов үзенең укытучылык эшен яратып башкару белән беррәттән, җәмәгать эшләренә дә бик актив катнаша. Ул Жданов исемендәге колхозның 2 нче бригадасындагы сыерчылык фермасында агитатор булып эшли. Ул фермага барып, терлекчелек работниклары белән беседалар үткәрә. Үзе беркетелгән ферма йортын лозунглар, диаграммалар белән һәм башка төр плакатлар белән яхшы итеп җиһазлады. Анда системалы рәвештә “сугышчан листок”лар чыгарыла. 

Вәсим Бикметов үзе беркетелгән фермада укучылар белән дә еш була.  Анда укучылар терлекчелек работникларына кар көрәү, утын кисү, терлек азыгы кертү эшләрендә булышалар. Эштән соң укучылар яхшы хәзерләнгән концерт номерлары белән чыгыш ясыйлар.

Укытучы иптәш Бикметов авыл яшьләре арасында да оештыру эшләре алып бара. Ул Иске Бикмәт авыл яшьләреннән драмтүгәрәк оештырды. Хәзерге көндә түгәрәк членнары “Кара йөзләр” либреттосын сәхнәгә куярга хәзерләнәләр. Шулай ук ул ата-аналар, колхозчылар алдында еш кына эчтәлекле лекцияләр укый. Күптән түгел беренче һәм икенче “Җир юлдашлары”, “Терлекләрдән продукт алуны арттыру чаралары” турында лекцияләр укыды.

Иптәш Бикметов яхшы художник булуы белән дә үзен танытты. Иске Бикмәт җидееллык мәктәбенең залына кергән кешеләр аның оста кулы белән язылган лозунглар һәм матур эшләнгән пионер почмакларына сокланып карыйлар.

Укытучы-агитатор Вәсим иптәш Бикметов мәктәптә һәм колхозчылар арасында зур ихтирам казана.”

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас