Җәмгыять
1 июнь 2025, 11:03

“Китап нәшер итү – ул бизнес түгел”

Шулай диде Русия китап нәшриятчылары ассоциациясе президенты Константин Чеченев “Русиядә китап индустриясен үстерү” исемле түгәрәк өстәлдә.      

“Китап нәшер итү – ул бизнес түгел”“Китап нәшер итү – ул бизнес түгел”
“Китап нәшер итү – ул бизнес түгел”

Уфадагы “Китап Бәйрәме” халыкара ярминкәсе кысаларында эшлекле чаралар да каралган иде. Шуларның берсе – “Русиядә китап индустриясен үстерү” исемле түгәрәк өстәл ярминкәнең икенче көнендә үтте.

Очрашуда катнашучылар китап нәшер итү мәсьәләләренә кагылышлы мөһим сораулар буенча фикер алышты. Сөйләшү барышында дөньяны интернет челтәре яулап алган заманда укучыларда китапка кызыксынуны ничек саклап калырга, нәшер ителгән китаплар укучыларга барып җитсен өчен нинди яңа алымнар кулланырга, бүгенге базар таләпләренә ничек яраклашырга, китап индустриясен ничек үстерергә кебек сорауларга җаваплар яңгырады.  

Башкортстанның Матбугат һәм киң мәгълүмәт агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев, чараны ачып, республикада китап эшчәнлеге белән таныштырды. Бездә ел саен ярты миллион уку әсбаплары, дәреслекләр бастырыла, моннан тыш, яңа нәфис әдәбият китапларын чыгаруга да зур игътибар бирелә, дип бәян итте ул. Былтыр Уфада “Китап” нәшрияты кибетенең ачылу исә китап сөючеләр өчен зур бүләк булуын билгеләде.

Русия китап нәшриятчылары ассоциациясе президенты Константин Чеченев, тәү чиратта “Китап Бәйрәме”нә бәя биреп, аның әдәби һәм мәдәни аралашу мәйданчыгы булуын әйтте.

– “Китап-Бәйрәм”нең уңышында нәкъ менә милли нәшриятлар төп рольне уйный, чөнки аларның катнашуы ярминкәне әдәби әсәрләр төрлелеге белән баетып кына калмый, ә урындагы мәдәниятне популярлаштыруга да ярдәм итә, – диде ул.

Аның сүзләренчә, бу үзенчәлекле чарада милли кыйммәтләргә басым ясала һәм республика җитәкчелеге тарафыннан зур ярдәм күрсәтелүе аны Башкортстан өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен әһәмиятле итә.

Китап нәшер итү тармагына килгәндә, бүген ул җиңел чор кичерми. Гәзит-журналлар кебек, нәшриятчыларга да укучыларны җәлеп итү авырга төшә. Беренчедән, китапларның хакы арта, әмма китап нәшер итү эше үзе дә очсыз түгел дип аңлатты эксперт. Икенчедән, кадрлар кытлыгы мәсьәләсе кискенләшә бара. Китап бастыру – ул бизнес түгел, диде Константин Чеченев. Шуңа яшьләр бу тармакка килергә омтылмый. Алар акча күп урыннарга китә. Өченчедән, федераль челтәрләр төбәкләрнең китапларын сатарга ашкынып бармый. Әмма төбәкләр дәрәҗәсендәге басмалар мөһим эш башкара – алар урындагы халыкның милли асылын саклап калуга зур өлеш кертә дигән фикерен җиткерде спикер.

Чеченев сүзләренчә, яңа шартларда китап кибетләре дә үзгәрергә тиеш. Бүген маркетплейслар белән хезмәттәшлек итүче басмалар ота,

– Бездә китаплар кыйммәт тора, һәм кешеләр үзләренә файдалы булган урыннан сатып ала. Без әлегә Кытай юлы буйлап барабыз: анда басмаларның 80 проценты маркетплейсларда сатып алына, – диде ул.

Башкортстан җитәкчелеге китап нәшриятын уңышлы яклаган төбәк үрнәге булып тора, диде Мәскәү кунагы. Моңа мисаллар – китап ярминкәсе үткәрү һәм “Китап” кибете ачылу.

Таратучылар ассоциациясе президенты, “Китап индустриясе” журналының баш мөхәррире Светлана Зорина да китапларның кыйммәтләнүен билгеләде.  

– Бүген китапның уртача бәясе – 515 сум. Быел тагын 7,5 процентка арту көтелә, – диде ул видеоэлемтә аша. – Кызганычка, китап кибетләре укучыларын югалта бара. Китап кибетләренә йөрүчеләр саны якынча 11 процентка кимеде.

2024 елда илдә 2450 китап кибете эшләгән, 220е ябылган. Кайсыбер урыннарда китап кибетләренең азаюы борчуга сала, диде ул. Бу уңайдан Уфада китап кибетләре белән тәэмин ителешкә тукталып, 31 меңнән артык кешегә 1 объект туры килә, дип билгеләде эксперт. Аның әйтүенчә, миллионлы халкы булган шәһәрләр исемлегендә беренче урынны Казан алып тора: анда 24,8 мең кешегә бер китап кибете туры килә. Икенче һәм өченче урыннарда – Самара һәм Дондагы Ростов (28,3 мең һәм 28,5 мең кешегә – бер кибет), ә дүртенче урында – Санкт-Петербург (29,9 мең).

– Ил буенча уртача коэффициент 39,5 мең кешегә бер кибет туры килә, – дип ассызыклады Зорина. – Һәм бу миллионлы халкы булган шәһәрләргә кагыла, ә башкаларда хәл начаррак. Китап сату инфраструктурасын үстерү программасында әлеге коэффициент Европа нормаларына якынайтылырга тиеш: анда 15 мең кешегә 1 кибет туры килә.

Китап нәшриятларының проблемаларын хәл итү өчен ул закон дәрәҗәсендә онлайн һәм офлайн сатулар арасында бәя конкуренциясен чикләүне тәкъдим итте.

“Мәскәү” китап сәүдә йортының үсеш буенча менеджер, аналитигы Ирина Павлюкова да соңгы дистә елда кибет тармагында хәлләр нык үзгәрде дип белдерде.

– 2015 елда безнең кибеткә көненә 6 мең кеше килә иде. 2018 елда – 4 мең, 2025 елда инде нибары 2 мең кешегә калды. Китап сатулар күләме яртыга диярлек кимеде. Ә хаклар нык артты. Шуңа безне дә бизнесны һәм китап укуга кызыксынуны ничек сакларга дигән сораулар уйландыра. Әлбәттә, төгәл генә җавап юк. Әмма иң мөһиме – китап сатуны саклап калу, – диде ул. Һәм китап кибетләре бүген ничек эшләргә тиеш, укучыларны нинди алымнар белән җәлеп итәргә мөмкин булуы турында сөйләде.

Якутиянең “Айар” нәшрияты генераль директоры Август Егоров исә үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Бу көнне түгәрәк өстәлдә катнашкан язучылар, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алды.   

 

Автор:Язгөл Сафина

 

Чыганак: https://omet-rb.com/articles/uylanyrga-uryn-bar/2025-05-31/kitap-n-sher-it-ul-biznes-t-gel-4259031 

 

Автор:"Өмет"
Читайте нас