

Оксана Федорованы күпләр матурлык конкурсында җиңүче һәм "Хәерле төн, нәниләр!" телевизион тапшыруы алып баручысы буларак беләдер. Соңгы чорда ул үзен язучы ролендә дә сыный. "Литрес" сайтында аның "Шәхси брендыңны булдыр" китабы белән танышырга мөмкин.
Күтән түгел аның хәйрия фонды "Зур сугышның кечкенә геройлары" күптомлыгын нәшер иткән.
"Китап-Бәйрәм" форумында Оксана Федорова беренче тапкыр гына түгел. Ул журналистларга Уфага теләп һәм яратып килүен әйтте. Хәзерге гади булмаган вәзгыятьтә Сүзнең роле зур булуын, форумның җитди максатларга хезмәт итүен билгеләде.
Ул әле республиканың матур табигате белән таныша алмаган, әмма килчәктә бу теләген тормышка ашырачак. Бу форумның өр-яңа әдәби шедеврларга җирлек булуын телим, диде ул. Бүген ул бәйрәм кунакларына осталык дәресе күрсәтәчәк.
Автор:Дильбар Сулейманова
Чыганак: https://tulpar.info/news/-mgyyat/2025-05-30/oksana-fedorova-ostalyk-s-gate-tk-r-ch-k-4257288