Җәмгыять
27 Май 2025, 07:13

Китапсыз халык – тарихсыз

Фикерләр тупланмасының  
Гөлчәчәкле бакчасы.
Серләргә бай соклангыч ил,
Китап аның патшасы, 
–    дип язды  «Китапханә» шигырендә шагыйрә Рафига Усманова. 

Интеллект, зыялылык бетмәсә, китап кебек мәгълүмат чаралары да бетмәячәк. Бары мәгълүмат бирә торган   чараларның төрләре артачак, – дигән иде моннан күп еллар элек академик Миркасыйм Госманов. Никадәр дөрес һәм төгәл сүзләр булган бу. 

Китапханә гомер-гомергә китап бирү урыны булып саналса, чын мәгънәсендә кешеләрнең бер-берсе белән күрешеп аралашу, очрашып сөйләшү, яңалыклар белән танышу урыны да булды. Яңалыкларны төрле чыганаклардан да белергә мөмкин, дияргә дә була, ләкин, өр-яңа китаплар алып уку мөмкинлеге, күптөрле вакытлы матбугат белән танышу, күңелдә озак саклана алырлык, онытылмаслык чараларда катнашу бары тик китапханәдә генә мөмкин. 

Борай халкы элек-электән укырга яраткан, белемгә тартылган, ә районның “Китап фетнәсе чыккан җир” дигән даны да таралган булган. 1907 елның 5 февралендә Бөре өязендәге базарлы, иң зур авыллары Борайда тарихка кереп калган вакыйга була. Борай халкы китап сатарга килгән Шабай авылыннан булган Тимерхан Вәлиәхмәтовны яклап, тәртип саклап йөрүчеләргә каршы чыга. 

Борай үзәк район китапханәсе – Башкортстанда иң өлкәннәрнең берсе, ул 1913 елда ишекләрен ача. Бу вакытта китап фондында 1330 данә татар һәм урыс телләрендәге китап исәпләнгән була. Шунысы да мөһим: китаплар халык ярдәме белән тупланган була. Ә инде китапханәдән берничә волость укучылары файдаланган.
Район халкын бүген үзәкләш-терелгән китапханә системасына берләштерелгән 26 китапханә хезмәтләндерә. Шуларның өчесе модельле, бишесе халыкның этник төркемнәрен: Зур Бадрак авыл модельле китапханәсе – башкорт халкын, Каенлык авылы  китапханәсе – татар халкын, Тепляк авыл китапханәсе – рус халкын, Олы Шөкшән авыл китапханәсе – мари, Алтаю авыл китапханәсе удмурт милләтле халыкларын хезмәтләндерә. 

Бүген районның авыл китап-ханәләре күп бурычларны хәл итү өчен тырышып эшли: алар мәдәният традицияләрен киләчәккә тапшырып, буыннар бәйләнешен ныгыта, яшьләргә рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, җәмгыятьтә белемле, мәдәниятле мохит булдыруга өлешен кертә. Һәр китапханә төрле буын кешеләрен – балаларны, яшьләрне, өлкән буынны үзенә тартып тора, чөнки биредә рухиятле, халыкка якын булган, аларның теләкләрен һәм сорауларын    аңлап, ярдәм итәргә әзер торган кешеләр эшли. 
Моның өчен районда күп китапханәләр инде ремонтланган, берничәсе яңа биналарга күчерелгән. Яңа төзелеш материаллары белән ремонт эшләре күп чыгымнар таләп итми: коллективта эшләгән уңган, җитез, эшне җиренә җиткерә алган ир-егетләр башкара.

Иң сөенечлесе шул: элек авыл читендә урнашкан китапханәләр халыкка уңайлы булган урынга күчерелделәр. 
Гадәттә, китапханәләрдә хатын-кызлар эшләвенә күнеккәнбез. Борай районының китапханә системасы башкалардан монда эшләгән ир-егетләр саны белән дә аерылып тора. Китапханәбездә төрле елларда 21 ир-егет хезмәт куйган, шуларның өчесе – Бөек Ватан сугышы ветераннары Григорий Лукин, Хәлим Сәмигуллин һәм Хәниф Садрисламов. Бүген дә бездә 4 ир-егет хезмәт куя.

Әлеге көндә дә биредә үз эшләрен чын күңелдән яратып башкаручы китапханәчеләр эш-ли. Менә алар: Бакалы авылы китапханәсендә эшләүче китапханәче Флүн Биктиев, Кәшкәләү авыл китапханәсендә үз эшенең остасы Рәсимә Гыйндуллина, Яңа Бикмәт авылы китапханәсендә Айсылу Нурмөхәмәтова, район үзәк китапханәсендә озак еллар үрнәкле хезмәт куйган Ирина Исмәгыйлова, Рина Баһауова, Флия Илбаева, Гөлшат Гомәрова. Шулай ук ачык йөзле, ярдәмчел  яшьләребез дә бар: Гүзәл Әхмәт-шина, Айсылу Фазлыева, Айгөл Сәфәрова, Эльвина Раянова, Ләйсән Галләмова. 

Китапханәче булып төрле яктан үсешкән, үз белемнәрен арттыруда үзаллы эшләгән, яңалыктан курыкмаган талантлы кешеләр хезмәт куя. 
2014 елдан башлап район китапханәсендә республиканың Милли китапханәсенә һәм Ельцин исемендәге Президент китапханәсенә тоташкан электрон уку залы булдырылган. Электрон каталог төзелгән, монда урыс, башкорт, татар телләрендә барлык тармакларга караган язмаларны табып була. 

Балалар китапханәсенең эше дә кайнап тора. Монда “Оста куллар”, “Гаилә укулары”, “Әкият яратучылар” клубларына мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүчеләр, әти-әниләр зур теләк белән килә. Шулай ук, Шәкәрим Төхвәтуллин исемендәге Башкортстанның сукырлар өчен махсус китапханәсе хезмәткәрләре белән дә актив эшли. Алар безнең бер генә мөрәҗәгатебезне дә игътибарсыз калдырмый, ярдәм кулын сузып торалар. 
Китапханә һәрвакыт заман белән бергә атлый, вакыйгалар үзәгендә кайный. “Хәзер кешеләр китапханәгә йөрми” дигән сүзләр белән мин килешмим. Бу сүзләрне үзе китапханәгә йөрмәгән кеше генә әйтергә мөмкин.

Безнең төбәктә җырлы, моңлы, шигъри җанлы халык яши. Ел саен шигърият көне уңаеннан  шигырь сөйләүчеләр конкурсы үткәрелеп килә. Бу конкурс шигъри сүзнең асылын аңлаучыларны җыя. Монда урыс, татар, башкорт, удмурт телләрендә яттан шигырьләр,  үзләре иҗат иткән шигырьләр дә сәнгатьле укыла.

Китапханә эшчәнлеге кайнап тора. Һәр эшебез, башлангычыбызны район хакимияте, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп, балалар бакчалары белән берлектә башкарыла.
Китапханәнең социаль челтәрләрендә дә төрле онлайн чаралар, укучылар марафоны, виртуаль күргәзмәләр, флешмоблар, конкурслар, викториналар да үтеп тора. Соңгы берничә елда “Пушкин картасы” буенча «Гаилә» федераль милли проектына ярашлы осталык дәресләре әзерләнеп, бик матур файдалы чаралар үтә. Бу да яшьләрне китапханәнең серле дөньясына күбрәк җәлеп итүнең бер ысулы.

2022 елдан башлап ел темасына туры китереп, китап белән, халык белән эшләүне күрсәтеп, китапханәчеләр арасында да конкурслар үткәрә башладык. Китапханәчеләрнең заманча яңа алымнар кулланып, күбрәк халыкны җәлеп итеп эшләүләрен исәпкә алып, алар сертификатлар белән дә бүләкләнде.

Үзәк китапханәдә якташ язучылар, шагыйрьләрнең иҗат бәйрәмнәре, яңа чыккан китап туйлары, презентацияләре үтеп тора. Бу чараларга мәктәп укучыларын да,  авыллардан ветеран китапханәчеләрне, китап яратучыларны, шигырь сөюче өлкән буын кешеләрен дә  чакырабыз. Бәйрәм чаралары зур әзерлектә, хис-тойгыга, җыр-моңга, җылы сүзгә бай булып югары биеклектә үтә. Якташ язучыларның, шагыйрьләрнең иҗат кичәләрен район китапханәсе директоры Рәвил Гали улы Әхмәтов бик җентекле әзерләнеп, ихлас  алып бара.   Мөмкинлекләре чикле булганнар өчен матур сценарийлар төзеп, җылы эчтәлекле иҗади бәйрәмнәр бүләк иткәне өчен  аерым рәхмәтнең зурысын Дилара Дамир кызы Нуровага  әйтәсем килә. Һәр әти-әнигә, балаларга, туганнарына, китапханәгә җыелган һәркемгә үзенең җылы сүзләрен,  игътибарын җиткерә ул. 

– Китапханәнең төп байлыгы – китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Авыллар яши икән, анда яшәгән халык китаплар, гәзит-журналлар укудан туктамас, дип ышанам, чөнки нинди генә авыр заманнарда да  белемгә омтылудан, матур әдәбияттан аерылмаган халкыбыз. Моны безнең китапханәләргә йөрүчеләр санының арта баруыннан чыгып әйтәм. Алар бер-берсен тулыландырып, үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга да өйрәтәләр. Безнең китапханәләр район һәм республика, федераль күләмдә үткәрелгән конкурсларда актив катнаша һәм җиңүләргә ирешә.

Яңа Бикмәт авыл китапханәсе  – “Авыл биләмәләре терри-торияләрендәге иң яхшы муниципаль мәдәният учрежде-ниеләре” конкурсы җиңүчесе. Ул «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Иң яхшы авыл мәдәният учреждениеләренә дәүләт ярдәме» чарасы буенча сайлап алу конкурсында җиңүче булды. Китапханә матди-техник базаны ныгыту өчен акчалата бүләкләнде. Китапханәдә сатып алынган мультимедиа җиһазларын тәкъдим итү булды. Шулай ук рус, башкорт һәм татар телләрендәге китаплар сатып алынды.

Берничә авылда китапханә-ләрдә ремонт үткәрелде. Авыл китапханәләрендә дә яңа, бүгенге көн технологияләренә өстенлек бирелә. 

– 27 май – Гомумрусия китапханәләр һәм китапханә хезмәткәрләре көне үткәрелә. Шул уңайдан барлык коллегаларыбызны, китапханәдә эшләп чыккан ветераннарыбызны, язучыларыбызны, шагыйрьләребезне, китап укучыларыбызны китаплар, китапханәчеләр көне белән котлыйм. Игелекле хезмәтләрендә уңышлар, имин тормыш, һәрчак безнең белән кулга-кул тотынышып эшләүләрен телим. Ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз булсын. Киләчәк якты булачак, дигән ышаныч белән эшлибез, – дип бәйрәм котлауларын һәм матур теләкләрен җиткерде Рәвил Гали улы. 

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык – тарихсыз халыкка әйләнә, ә тарихны оныткан халыкның киләчәге өзелә. Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торган китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары  белән яши, шулар белән матур.

Автор:Роза Габделхакова, Кузбай авылы китапханәчесе, хәбәрче
Читайте нас