

Яңа Тазлар авылында яшәгән Рөстәм балачактан ук кулына ачкычлар тотып үскән, дияргә була. Гомер буе шофер булып эшләгән әтисе янында чуалып, техниканың асылына төшенә малай. Башта велосипед, аннары мотоцикл көйләргә өйрәнә, үсә төшкәч, зур техника белән эш итә башлый. Дистәдән артык малтабарга ялланып, оста булып эшли ул. Ә күптән түгел генә үзенең остаханәсен – автосервисын ачып җибәргән.
Рөстәм Мөдәрис улы тумышы белән Екатеринбург шәһәреннән, ә бала һәм үсмер чагы Иске Балтач авылында үтә. Мәктәпне тәмамлагач, тракторчы-машинист һәм электр-газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрләрен үзләштерә. Себер якларында хезмәт юлын башлый. Яңа Тазлар авылына туганнарына кунакка килгәч, шул авыл сылуы Гөлчәчәк белән танышып, гаилә корып җибәрәләр. Яшьләр кызның туган авылында төпләнеп калалар. Өч кыз бала тәрбияләп үстереп яталар. Гөлчәчәк мәктәптә кухня хезмәткәре булып эшли. Рөстәм озак еллар Борайда автосервиста эшләп, тәҗрибә туплый.
Үз эшеңне башлап җибәрү, аны үстерү җиңел булмаса да, тырышкан табар, ташка кадак кагар, дип юкка гына әйтмиләр бит. Тәвәкәлләп, Рөстәм хыялын тормышка ашыра. Аның бу башлангычын район мәшгульлек үзәге дә хуплый, социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм программасы (АСПК) аша ярдәм итә.
– Шөкер, ниятләгәнне тормышка ашыруда кыенлыклар туганы юк. Башта гариза бирдем, үзмәшгуль буларак теркәлдем һәм машиналар ремонтлый башладым. Куркыныч та, авыр да булды, ләкин хәзер мондый мөмкинлек өчен мин рәхмәтле, чөнки социаль контракт ярдәмендә яраткан эшемне башкарам. Күптән түгел генә башласам да, заказлар күп, өлгер генә. Шулай итеп, гомере буе үзем шөгыльләнгән эшкә җиң сызганып башладым, – ди оста, канәгатьлек хисе кичереп.
Ул үз эшен киләчәктә дә ташларга җыенмый. Автосервисы янына шиномонтаж төзеп, эшен җәеп җибәрергә хыяллана Рөстәм.
Иң мөһиме – Рөстәм һәр эштә беренче чиратта үз көченә генә ышана. Үзләрен чын хуҗа итеп тойган башка эшкуарлар кебек, ул да үз максатына ирешә торган кеше. Теләк һәм тырышлык булганда кыенлыкларны җиңәргә була. Киләчәктә ул үз эшендә тагын да зуррак уңышларга ирешер дип, ышанып калабыз.