

Пленумда доклад белән район ветераннар советы рәисе Фирдус Садретдинов чыгыш ясады. Район ветераннар советы һәм урыннардагы советлар нәтиҗәле һәм актив эшчәнлек алып бара. Җәмәгать оешмасы үз алдына куйган максатларны уңышлы гамәлгә ашырып килә.
Фикер алышуларда Ваныш авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Раушания Арсланова, Кушманак авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Әдис Әхмәров, “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесенең ветераннар советы рәисе Мәдәния Низамова һәм Русия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге каршындагы ветераннар оешмасы рәисе Наил Мәрданов катнаштылар.
Пленум 2025 елда эшне тагын да яхшыртуга билгеләнгән карар кабул итте. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итү буенча беренчел ветеран оешмалары арасында смотр-конкурс буенча йомгаклар ясалды. Беренче урынны Кушманак авыл биләмәсе ветераннар советына тапшырылды. Икенче урында Бадрак һәм Кузбай авыллары биләмәсе ветераннар советына, өченчедә Таңатар, Каенлык авыллары биләмәләре һәм “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесенең ветераннар советларына билгеләнделәр. Җиңүчеләргә диплом һәм акчалата премия бирелде.
Шулай ук пленумда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итү буенча беренчел ветеран оешмалары арасында смотр-конкурсында актив катнашкан ветераннар оешмаларына рәхмәт хатлары тапшырылды.
Пленумда район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов та катнашып, чыгыш ясадылар.