

Уфа шәһәренең «Башкортостан» дәүләт концертлар залында «Аек авыл» республика конкурсында җиңүчеләрен тәбрикләделәр.
Конкурс елдан-ел популярлаша бара. Башкортстан тәҗрибәсе белән күрше төбәкләр кызыксына, алар арасында Удмурт Республикасы, Татарстан, Якутия, Саратов, Свердловск, Ырынбур, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае һәм башка төбәкләр.
Җиңүчеләргә төп бүләкләрне Дәүләт думасы депутаты, Бөтендөнья башкорт корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аиткулова, республика Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев тапшырдылар. Парламент спикеры билгеләвенчә, «Аек авыл» – сәламәт яшәү территориясе, ул демографияне, социаль иминлекне яхшырту, ныклы гаиләләр, бәхетле балалар.
– Конкурс – сәламәт яшәү рәвеше халык арасында торган саен әһәмиятлерәк максатка әверелеп барган иҗтимагый башлангычның ачык мисалы. Рухи-әхлакый аспекттан тыш, сүз, әлбәттә, файда турында да бара. Проектның приз фонды һәм популярлыгы арта. Шул ук вакытта шактый акчалата бүләкләр конкурста җиңүче торак пунктлар территорияләрен төзекләндерүгә юнәлтелә. Шулай да төп файда – ватандашларыбызның, якташларыбызның сәламәтлеге. Республикада суррогат алкоголь белән агуланудан үлүчеләр саны кимеде, җинаятьчелек һәм социаль ятимлек дәрәҗәсе кими, – дип билгеләде Константин Толкачев.
Быел конкурсның муниципаль этабына республика муниципалитетларыннан 1029 гариза бирелгән. Конкурс йомгаклары буенча һәр номинациядә өчәр җиңүче билгеләнде. Белүебезчә, «Кече торак пунктлар» номинациясендә катнашып безнең район данын Алтаю авылы яклады. Алар тарафыннан күп эшләр башкарылды. Нәтиҗәдә, алтаюлылар икенче урынга чыктылар һәм 2 500 000 сум күләмендә акчалата премиягә лаек булдылар. Алтаю авылы старостасы Айвар Ялалов һәм авыл биләмәсе депутаты Дуся Ялалова «Аек авыл» конкурсына әзерләнүдә һәм үткәрүдә актив катнашканнары өчен Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.
2020 елдан республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән проект Башкортстан Башлыгы грантлары фондыннан ярдәм алды. Радий Хәбиров приз фондын 10 тапкырга арттырырга, шулай ук аның географиясен киңәйтергә тәкъдим итте.