Җәмгыять
17 Май 2025, 16:00

Борай авылында Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә арналган конкурс узды

Якташыбыз, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә “Кулъяулыгым төшеп калды Борай болыннарында” халык җырын башкаручыларның икенче төбәкара конкурсының Гала концерты Үзәк мәйданда гөрләп узды.

Борай авылында Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә арналган конкурс уздыБорай авылында Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә арналган конкурс узды
Борай авылында Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә арналган конкурс узды

Анда республиканың төрле район һәм шәһәрләренең һәм Татарстан Республикасының Арча, Яр Чаллы шәһәрләренең җыр сәнгатен сөючеләре борайлылар алдында чыгыш ясап, төрле номинацияләрдә
җиңү яулады. Борайдан Фаягөл Таһирова, Зиннур Исламов, Флүс Шәрифҗанов һәм Эрнест Арсланов та үзләренең җырлары белән конкурста катнашып, төрле дәрәҗәдәге лауреат булдылар. Гран-прига Яңавыл шәһәреннән Айсылу Дускаева ия булды. Конкурсантларның һәммәсен район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев котлап, безнең Хәмдүнәбезне зурлап килүләре өчен рәхмәтен белдерде.

 

Фото: Гөлназ Хуҗина

Автор:Эльвина Низамова
Читайте нас