

«Асылташ» мәйданчыгы урыс телендә узды, ул күптелле диалог өчен берләштерүче элемент булып тора. Дискуссиянең модераторы булып Башкортстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева чыгыш ясады, ул утырышны ачты һәм спикерларга сүз бирде.
Башкортстанда полилингвизм чыганакларын ачкан тарих фәннәре докторы Лена Сөләйманова ассызыклаганча, республика тарихи яктан күпмилләтле киңлек буларак формалашкан, анда телләр һәм мәдәниятләрнең үзара йогынтысы мәгарифтә төп роль уйный.
Чарада безнең районнан мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин, мәгариф бүлегенең туган телләр методисты Рәмилә Солтанова, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары Илсөяр Әхмәтзакирова, Ләйсән Муллагалиева, Зимфира Ягафәрова катнашты. Корылтай барышында заманча башкорт һәм башка туган телләрне укыту, үстерүдә булган проблемалар күтәрелде һәм аларны чишү юллары билгеләнде.
Рәмилә Солтанова, мәгариф бүлегенең туган телләр методисты: “II Бөтенрусия башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының съездында эшлекле фикерләр, тәкъдимнәр яңгырады, үзебез дә дебатта актив катнаштык. Съезда башкорт телен саклау, телне санлаштырылган кушымталар аша өйрәнү, балаларда туган телгә сөю үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышып, төрле карарлар кабул ителде. Бүгенге көндә I Бөтенрусия башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының съездында күтәрелгән мәсьәләләр хәл ителеп килә, алга куелган планнар тормышка ашырыла. Бу инде, республикабызда туган телләрне өйрәнү буенча нәтиҗәле эш алып барылуы турында сөйли. II Бөтенрусия съездында да кабул ителгән карарлар тормышка ашыр, дигән ышанычта калабыз.”
Зимфира Ягафәрова, Борай өченче санлы урта мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы:“Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенрусия съездында делегатлар тугыз тематик мәйданчыкка бүленеп эш алып барды. Мин үзем "Самрау" майданчыгына тәгаенләнгән идем. Майданчыкның модераторлары Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, педагогия фәннәре докторы һәм Башкортстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Әлфис Гаязов иде. Көн дәвамында тел укытучылары, ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре, фән вәкилләре башкорт әдәбиятын үстерү, балаларны, үсмерләрне китап укуга җәлеп итү юлларын карады.”
Илсөяр Әхмәтзакирова, Борай икенче санлы гимназиясенең башкорт теле укытучысы: “Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенрусия съездына Борай районыннан делегат итеп мин дә сайландым. Зур җыенда укытучылар укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты, туган телне һәм әдәбиятны саклау, үстерү, укытуның көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышты. Безгә интерактив башкорт теленә багышланган «Һомай» майданчыгында катнашу бәхете тиде. Аны Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара студентлар кампусының Геном үзәгендә оештырдылар. Бу чарадан үзем өчен яхшы яңалыклар, укытуда яңа технологияләр белән таныштым. «Һомай» майданчыгы башкорт теле укытучыларын яңа эшләргә илһамландырды, дәрт өстәде. Гомумән, бик матур тәссоратлар белән кайттым.”