Җәмгыять
16 Май 2025, 09:08

Борайда профсоюзы семинары үтте

Бүген, 16 май көнне, район хакимиятенең актлар залында "БРда хезмәт өлкәсендә социаль партнерлыкны үстерүне тәэмин итү чаралары турында" Башкортстан Республикасы Башлыгы Указын гамәлгә ашыру кысаларында Борай районы хезмәткәрләре профсоюзы семинары үтте.

Борайда  профсоюзы семинары үттеБорайда  профсоюзы семинары үтте
Борайда профсоюзы семинары үтте

Семинарда катнашучыларны район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов сәламләп, районның профсоюз тормышы белән таныштырды. Артабан ул, Халыкара гаилә көне уңаеннан, икесе дә бер оешмада озак еллар эшләгән һәм тәртипле, итәгатьле балалар үстерүче Гөлчәчәк һәм Айдар Рәхимовларга, Эльвира һәм Илфир Шәйдуллиннарга, Альбина һәм Ленар Баһаутдиновларга район хакимиятенең Рәхмәт хатларын һәм бүләкләрен тапшырды. Чарада шулай ук БР Профсоюзлар Федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко чыгыш ясап, райондагы хезмәт коллективларының профсоюз активларын котлап, Мактау грамотлары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Семинарның рәсми өлешендә шулай ук район хакимиятенә истәлек итеп профсоюз эмблемасы төшкән стена сәгате бүләк ителде.

 

Гөлназ Хуҗина

Борайда  профсоюзы семинары үтте
Борайда  профсоюзы семинары үтте
Борайда  профсоюзы семинары үтте
Борайда  профсоюзы семинары үтте
Борайда  профсоюзы семинары үтте
Борайда  профсоюзы семинары үтте
Борайда  профсоюзы семинары үтте
Борайда  профсоюзы семинары үтте
Борайда профсоюзы семинары үтте
Автор:Эльвина Низамова
Читайте нас