

Ул вакытта Халыкара музейлар советының (ICOM) 11нче Генераль конференциясе Мәскәүдә һәм Ленинградта узган. 1977 елда музей җәмәгатьчелегенең Халыкара музейлар көне булган үзенчәлекле вакыйга булдырасы килә. Резолюция шул ук 1977 елда Мәскәүдә Халыкара музейлар советы Гомуми Ассамблеясе вакытында кабул ителә. Монысы бу датага кечкенә аңлатма булса, хәзер безнең мәктәп музее турында бәян итәм.
Безнең мәктәп музее – ул шундый урын, анда һәр укучы кереп мәктәп тарихы белән таныша, төрле экспонатларны өйрәнә, кул эшләрен карый ала. Музейга керү белән иске әйберләр һәм китапларның бертөрле әз генә тоелып кала торган иске исен сизәргә мөмкин. Белмим, башкалар бу исне сизә микән, миңа шулай тоела. Ул – кадерле, буыннан буынга тапшырып бара торган, сакланган әйберләр исе. Стеналарга мәктәпнең директорлары булып эшләгән кешеләрнең, сугыш яугирләренең, мәктәп-не тәмамлаган яки биредә эшләгән фән докторлары һәм кандидатларының фотосурәт-ләре, шәҗәрә агачлары куелган.
Музей – ул тарих сакчысы. Димәк, тарихи экспонатлар да биредә үз урыннарын тапкан. Бишектәге бәби үзе бер ямь булса, күмер үтекләре, кувшиннар, кул тегермәннәре, герләр, кәрәчин лампалары, иске йозаклар, йон эрләү җайланмасы, гөбе, самавырлар, патефоннар, иске стационар телефон аппаратлары һ.б. шундый көнкүреш кирәк-яраклары үз урынын тапкан. Татар һәм башкорт милли киемнәрендәге курчаклар да, милли киемнәр, бизәвечләр дә бу кабинетка ямь биреп тора.
Безнең музейның җитәкчесе – укытучы Гөлнара Әлзәм кызы Фазулова. Без анда кайчан керсәк тә, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, Гөлнара Әлзәм кызы һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, күрсәтә, аңлата. Менә Бөек Җиңү көне алдыннан без, балалар иҗат йортының “МедиаМәктәп” түгәрәге әгъзалары, мәктәбебезнең 7нче сыйныфлар укучылары Ләйсән Шәйхлисламова, Азалия Әхмәтгалиева, Диана Шаһиева, Амира Әгъзамова, Алия Хәмитҗанова һәм мин музейда булдык. Гөлнара Әлзәм кызы безне мәктәбебездә эшләгән, укыган Бөек Ватан сугышы яугирләре тарихы белән таныштырды, кечкенә “Батырлык дәресе” уздырды. Музей заман белән бергә атлый. Армия генералы, якташыбыз В.Лобов портреты янында махсус хәрби операция яугирләре булган мәктәпнең элекке укучылары турында да мәгълүмат урнаштырылган.