Җәмгыять
7 Мая 2025, 07:16

Кыю ир-егетләр һөнәре

Тормышта кирәкле һөнәрләрнең берсе – янгын сагы хезмәткәрләре 30 апрельдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгели, бу батырлык, кыюлык һәм түземлелек кебек асыл сыйфатлары белән аерылып торган кешеләрнең бәйрәме.

Кыю ир-егетләр һөнәреКыю ир-егетләр һөнәре
Кыю ир-егетләр һөнәре

Борай авылында урнашкан янгын-коткару бүлеге – чын профессионаллардан торган кечкенә генә коллектив. Биредә тәвәккәл, фидакарь кешеләр эшли, бүген алар халыкның иминлеге сагында торалар.
Тарихка күз салсак, нәкъ шул көнне 1649 елда “Наказ о градском благочинии” указы чыга. Бу янгын сүндергәндә катгый кагыйдәләр һәм гамәлләр тәртибен билгеләгән беренче рәсми документ. Ул булдырылу белән безнең илдә янгын сагына нигез салына.
Борай районында 1952 елның 24 маенда БАССР Эчке эшләр министрлыгының 207нче боерыгы белән шәхси составта 11 кешедән торган 20нче янгын сүндерү бүлеге төзелә.
2025 елның мартыннан 72нче санлы янгын сүндерү бүлеге начальнигы вазыйфасын Ибраһимов Айрат Ринат улы башкара.
– Хәзерге көндә штатта 25 кеше хезмәт куя, – дип сүзен башлады Айрат Ринат улы – Барысы да квалификацияле коткаручылар, алар янгын сүндерү генә түгел, гадәттән тыш хәлләрне бетерү эше буенча да махсус өйрәнүләр узган кешеләр, шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләрендә коткару эшләрен дә башкаралар. Безнең янгын сүндерү бүлеге коллективы Борай районында килеп чыккан янгыннарны сүндерүдә катнаша. Күрше районнардан ярдәм сораучыларны да кире какмыйбыз, анда да чыгабыз. Шулай ук ЮХХДИ һәм ашыгыч ярдәм машинасы белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләренә дә барабыз. Гомумән, нинди генә хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын, безне чакыралар. Янгын бүлеге хезмәткәрләренең төп бурычы – һәрдаим тулы сугышчан әзерлектә булу. Нәкъ менә шуңа күрә дә бездә кисәтү эшләренә зур игътибар бирелә. Шунысын да өстәп әйтергә кирәк, еракта урнашкан авылларга барганда авырлыклар килеп чыгуы ихтимал. Күпер ябылу сәбәпле, Кузбай авылы биләмәсенә янгынга бару проблемалы булуы мөмкин. Юлларның начар булуы да комачаулый.
Бүгенге көндә янгын сүндерү постында яшьләр белән берлектә күп кенә хезмәт ветераннары эшли, алар бай тәҗрибәләрен яшь хезмәткәрләр белән теләп уртаклаша. Араларында намуслы хезмәте, вазыйфаларын бик яхшы башкарганнары да бар.
Районда статистикага килгән-дә, быел дүрт ай эчендә биш янгын очрагы, бер үлем теркәлгән.
“Янгын сүндерүче нинди булырга тиеш?” – дигән сорауга “Физик яктан яхшы әзерлекле, чыдам, җаваплы”, – дип дәр-рәү җавап бирделәр янгын сүндерүчеләр.
Янгын сүндерүче һөнәре зур чыдамлык һәм һәрвакыт уяу булуны таләп итә. Теләсә кайсы вакытта борчулы сигнал килүе һәм, бер секундны да әрәм итми, анда барырга җыену һәм иң кыска юл белән янгын урынына барып җитү мөһим.
Янгын сүндерүче һөнәре җиңелләрдән түгел дисәм, берәү дә каршы килмәс дип уйлыйм. Бу бит экстремаль шартларда эшләү һәм шул ук вакытта башка кешеләрнең сәламәтлеге, гомере өчен гаять зур җаваплылык тою да. Алар үз тормышларын куркыныч астына куеп, ә кайбер чакларда корбан да итеп, көн дә янгын дигән «аҗдаһа» авызыннан күпме кешеләрне һәм материаль байлыкларны коткарып калалар. Баш исән булса, әйбер табыла. Ә менә кеше гомерен кире кайтарып булмый.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас