Җәмгыять
7 Май 2025, 03:00

Корал һәм каләм белән

Башкортстан Республикасы Журналистлар берлегенең төньяк районара иҗат берләшмәсенең Бөек Җиңүнең 80 еллыгын, Русиядә Ватанны саклаучылар елын һәм Башкортстанда Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елын бәйрәм итү кысаларында “Корал һәм каләм белән” («И штыком, и пером») марафоны безнең районда 5 май көнне тәмамланды. Йомгаклау чарасына Аскын, Балтач, Калтасы, Краснокама, Мишкә, Тәтешле, Яңавыл районнары һәм Агыйдел, Нефтекама шәһәрләреннән журналистлар, “Башкортстан Республикасы” Нәшрият йорты акционерлар җәмгыятенең киңкүләм мәгълүмат чаралары бүлеге начальнигы Айваз Галәветдинов килде.

Корал һәм каләм беләнКорал һәм каләм белән
Корал һәм каләм белән

Журналистлар “Алга” гәзите редакциясендә җыелышканнан соң Батырлар аллеясендә чәчәкләр салды.
Төп чара район мәдәният йортында дәвам итте. Сәламләү сүзе белән район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов чыкты.
– Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңүенә 80 ел узган. Шул дәвер эчендә без сугыш турында тарихчылардан һәм журналистлар язмаларыннан беләбез. Әлеге вакытта да, дөньядагы мәгълүмати сугыш кызган мәлдә, ялган хәбәрләр еш һәм махсус таралу чорында нәкъ сезнең – журналистларның дөрес сүзе мөһим. Ә инде шушы “Корал һәм каләм белән” дип аталган марафонны үткәреп, сез Бөек Ватан сугышы вакытында район гәзитләренең ничек чыгуын, кемнәр эшләвен, җиңүдән соң да хезмәт куйган яугирләр коллегаларыгызны искә төшереп, янә дә ихтирам яулыйсыз. Эшегездә уңышлар һәм очлы каләм телим, – диде үз чыгышында Гемир Хаҗетдин улы.
Бу марафон 26 февральдә Аскын районында башланып, алда санап үтелгән редакцияләрдә үтеп, менә ниһаять Борайга килеп җитте. Һәр район үзенчәлекле эчтәлекле итеп хәзерләнеп уздырды аны. Журналистлар сугыш чорында басылган гәзитләрне эзләде, туплады, өйрәнде, яугир коллегаларының биографияләрен теркәде, фотосурәтләрен тапты, һәйкәлләргә, мемориалларга чәчәкләр салды, район үзәкләре һәм шәһәрләрнең музейларында, истәлекле урыннарында булды, тамашачылар, мәктәп укучылары күзлегендә кабат гәзитләрнең абруен күтәрде.
Әйе, бик дулкынландыргыч һәм истәлекле булды ул чаралар. Мишкә районында рейхстагка беренчеләрдән булып Җиңү Байрагын кадаган Гази Заһитовның туган авылы Янагачтагы музеенда булып, батыр яугирнең Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә ул зур бүләккә лаек булмый калуын ишетеп әрнесәк, Агыйдел шәһәрендә гәзитнең лаеклы ялдагы редакторы Рәмзия Газизовада әтисеннән бер ядкарь итеп сакланган фашист солдатының сүзлеге йөрәкләрне тетрәндерде. Һәр район, һәр шәһәр редакциясендә истә калырлык та, тетрәндерерлек тә вакыйгалар, хәтердә озакка сакланачак очрашулар күп булды.
Безнең “Алга”быз тарихында да сугыш яугирләре бар. Гадел Ильясов, Заһит Касыймов, Ирек Әхмәров, Мәсһүт Фатыйхов, Җәүдәт Шәйхетдинов, Рәхим Килмәтов – менә алар, коралны каләмгә алыштырып, район тарихын акка кара белән язып калдырган кешеләр. Аларның һәркайсысы үз эшләренең остасы булып, эчтәлекле, матур мәкаләләре, яхшы эшләре, изге гамәлләре белән халык хәтерендә сакланалар.
Шушы чара уңаеннан без редакциядә “Корал һәм каләм белән” дип аталган кечкенә стенд булдырдык, анда яугир коллегаларыбызның тормыш юлларын чагылдырдык, фотоларын урнаштырдык. Әлбәттә, эзлисе, мәгълүмат туплыйсы бар әле. Мәсәлән, типография директоры булып эшләгән Рәхим Килмәтов турында мәгълүмат таба алмадык. Килмәтов фамилиясе Борай халкы өчен киң таралган фамилия, барыбер дә аның туганнары бардыр һәм шушы мәкаләне укыганнан соң һичшиксез безнең редакциягә килерләр дигән өметтәбез. Ирек Әхмәров турында да мәгълүмат бик аз, бары тик аның белән бергә эшләгән ветераннарыбыз Рәзиф Зиятдинов, Фидаил Нуриев истәлекләре генә. Ә бит аның турында мәгълүмат туплау шәхсән минем өстемдә тора, чөнки Ирек Нух улы – минем авылдашым, Тәтешле районының Аксәет авылында туып-үскән, хәтта туган нигезе дә аның минем кендек каным тамган нигез белән бер урамда урнашкан.
Менә шулай, алар турында әле эзләнәсе байтак. Җитмәсә, гәзитебезнең 100 еллыгына редакция тарихын, анда эшләгән кешеләрнең, авыл хәбәрчеләренең биографияләрен, истәлекләрен, фотоларын туплап, бер китап чыгарырга ниятләдек.
Район мәдәният йортында узган чарада безнең Борай редакциясеннән тыш калган ун редакциядә бу марафон чикләрендә узган чаралардан видеолар күрсәтелде. Боларга өстәп һәр редакция бик матур концерт номеры да әзерләп килгән. Шулай ук безнең чарада Мишкә мәгълүмат үзәге директоры Фирдәвис Кадикованың тормыш иптәше, “Бача” позывнойлы махсус хәрби операция яугире катнашуы да чарага мәртәбә өстәде. Чара бер тында үтте. Ахырда барыбыз бергә җыелышып “День Победы” җырын башкардык.
Бу чараны оештырырга ярдәм иткән район хакимиятенә, район мәдәният йорты, үзәк китапханә җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә, фермерлар Гәүһәрия һәм Әхләф Зариповларга, “Арго” кибете хуҗалары Рәфинә һәм Айдар Мөслимовларга, “ЛавЦветы” кибете хуҗаларына, “Молодежное” кафесы хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Безнең теләк бер: илдә сугыш булмасын, махсус хәрби операция тизрәк тәмамлансын, күкләребез аяз, йокыларыбыз тыныч булсын. Җиңү көне белән!

 

Корал һәм каләм белән
Корал һәм каләм белән
Автор:Венера Арсланова.
Читайте нас