Җәмгыять
30 апрель 2025, 10:00

Каенлыклылар яхшы эшлилəр

Ветераннар советы рəисе Фəүхи Гобəев бар эштə авыл билəмəсе башлыгы Марат Фазлыев белəн бергə эшли. Марат Мансур улы энергияле, инициативалы җитəкче, җəмəгать оешмаларын бик актив куллана, берсен дə эшсез тотмый.  

Шуңа да Каенлык ветераннары 2024 елда дистəлəгəн чаралар үткəрделəр. Аларның байтагы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган, ветераннар хакында хəстəрлек күрү белəн бəйле иде. Мəсəлəн, пенсионерлар ярдəме белəн зиратларның коймаларын гына түгел, ихаталарын да, өйлəрен дə, бəдрəфлəрен дə яңартып килəлəр. Күп кеше биредə катнаша. Һəр авылда диярлек Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һəйкəллəр торгызылган. Яңартып бетерелмəгəннəрен тиз арада яңартырга планлаштыралар. Бу изге эшлəрдə авылда туып-үсеп читтə яшəүчелəр дə булыша. Мəсəлəн, Колайда Нəбиевлар шуңа үрнəк булып тора. Андый кешелəр һəр авылда да бар. Мəсəлəн, Бигəнəй авылында Кадир Халиковны гына алыйк. Советлар Союзы Герое Сəхип Майскийга һəйкəл кую, биредə сквер оештыруда актив катнашты, авыл билəмəсе буенча мəдəни чараларда Земфира һəм Владик Мөфтиевлар, Карабайда Рина Əхтəриева, Колайда Фина Сəетгалиева һəм башкалар ак- тив эшлəделəр. Бөек Җиңүгə багышланган концерт-фестивальдə клублар белəн бергə оста чыгышлар оештырдылар. Нəсимə һəм Илмир Сəетгалиевлар һəракыттагыча талантларын күрсəттелəр. Старосталар бик актив эшлилəр биредə. Сəетбайда Венера һəм Илһам Хаҗиевларның җитешмəгəн җирлəре юк. Каенлыкта Бəйзəви Хəбибуллин исəн чагында бик актив булды, урыны оҗмахта булсын. Колайдан өч Дан ордены кавалеры Оршат Кашаповның бюстын кую өстендə дə эш бара. Биредəге обелискны яңарту күз алдында тора. Сəетбайда мəчет төзү һəм башка мəсəлəлəр ветераннардан башка эшлəнми.

Авыл билəмəсендə 60 яшьтəн югары 342 пенсионер исəплəнə: Карабайда – 71, Сəетбайда – 83, Каенлыкта – 65, Бигəнəйдə – 32, Колайда – 81, Себергəндə 10 кеше.


Авыл советы бунча 827 кеше сугышка китеп, 337 кеше исəн кайта. Тыл ветераннары 9 кеше.

Украинада 21 кеше хəрби операциялəрдə катнашты. Дүртесе геройларча һəлак булдылар. Аларга һəм аларның гаилəлəренə матди һəм финанс ярдəм күрсəтелеп тора.


Пенсионерларның юбилейлары да онытылмый, котлаулар һəм күчтəнəчлəр тапшырыла. 90 яшьлеклəр, алардан өлкəннəр аерым исəптə тора.

– Күпкырлы эшлəр бара пенсионерлар белəн, саулыкларыннан гына язмасыннар, – ди ветераннар оешмасы рəисе Фəүхи Гобəев.

 

Автор:
Читайте нас