

Язгы чакырылышны районнан өч егет башлап җибəрде: Гайдар Закиров (Каратамак авылы), Радмир Мөхəмəтханов (Чалкак авылы) һəм Урал Ягафəров (Борай авылы).
Аларны тантаналы төстə озатырга килгəн район җитəкчелəре дə чыгышларын менə шундый өрлектəй егетлəр – ил сакчылары булып җитешкəн уллар үстергəн гаилəлəргə, əти-əнилəргə рəхмəт сүзлəре белəн башладылар.
– Ир-егет өчен ил иминлеген саклау зур горурлык ул. Быел язын армия сафларына 36 егет алыначак. Моңа кадəр киткəн егетлəребез намус белəн хезмəт иттелəр һəм итəлəр, безнең, əти- əнилəренең йөзлəренə кызыллык китермилəр. Сез дə бурычыгызны намуслы үтəрсез дигəн ышаныч белəн, изге телəклəрдə, сезне туган якларда көтеп калабыз. Бер ел тиз үтə ул, яхшы гына хезмəтегезне үтегез. Сезнең тормыш əле башлана гына, ныгып, чын ир-егетлəр булып кайтыгыз! – диде район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов.
Хəзер киткəн егетлəребез дə шулай əти-əнилəрен сөендерерлек итеп хезмəт итеп, исəн- имин туган нигезлəренə əйлəнеп кайтсыннар.