

Язмыш шобагасы
Һәркем үз язмышын үзе иҗат итә.
Халык әйтеме
Башкортстанда, Татарстанда һәм хәтта аннан тирә-якта билгеле һәм абруйлы булган фермерларның берсе Әхләф Саетзадә улы Зарипов хакында язмабыз. Республика күләмендә крестьян-фермер хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып, үз эшләрен тулы цикл белән алып баручы – басудан алып, сатып алучының өстәленәчә әзер хәләл продукция җитештерүче, үзенең туган авылы Борай районы Яңа Ялдәк авылында крестьян-фермерлык хуҗалыгына нигез салучы, туган ягына гашыйк Җир улы, соклангыч бер фидакарь шәхес ул.
Ә инде циклны шәрехләп сөйләсәң, бу – ашлыгын, печәнен, кузаклыларын, бүтән мал азыгын чәчеп үстерү , малын шуның белән туендырып, симертеп, ислам дине кануннарына, ветеринария таләпләренә туры китереп уңайлаштырылган һәм махсус җиһазландырылган урында чалып чимал алу, шуны үз цехларында эшкәртеп, хәләл ярымфабрикатлар хәлендә үз кибетләрендә сатып алучыга тәкъдим итү дигән сүз бу. Бер уйласаң, нибары шул гына. Шушы нибарысы бер җөмләгә сыйган эш циклы, ә күпме көч, үҗәтлек, кайгыртучанлык, чиксез җаваплылык, дөрес планлаштыру таләп иткәнен, мөгаен, хуҗа үзе генә беләдер.
Билгеле булуынча, илебездә булган үзгәртеп корулардан соң, күмәк хуҗалыклар таркалып, болын-кырлар ташландыкка әйләнеп, гөрләп утырган иген басулары кысыр калып, анда шайтан таягы орлык җиткерде, малчылык фермалары ятимсерәп, бушап калды.Кызганычка каршы, бу яктан героебызның туган авылы да искәрмә булмады. Уйлап карасаң, бар да җирдән ярала да бит. Мөгаен, шуңа да ул Җир Ана дип аталадыр. Ә авыллар исә гомер-гомергә дәүләтнең нигезе саналган. Шуңа да кендек каны тамган туган җиренең бөлгенлеккә төшүен Әхләф тыныч кына күзәтә, битараф кала алмады. Авырлыкта әтисез үскәнгәме, хуҗасыз җирләрне ятим балага охшатты. Агыйдел шәһәреннән авылын сагынып кайтып йөргәндә, боларның барсын да йөрәге аша үткәреп, бәгыре өзгәләнде авылда тир түгеп, хезмәт гамен, икмәк тәмен, җир ямен тоеп үскән ир-егетнең. Заман ничек, бару шулай, әлбәттә. Шәһәрдә - дәүләт, авылда -җәннәт икәнен бар җаны-тәне белән ачык аңлаган Әхләф Сәетзадә улы, ике дә уйлап тормастан, авылдан ничек качып, берәр шәһәрдә төпләнеп, рәхәт гомер сөрергә дип хыялланган кайберәүләрне аптырашта калдырып, 2007 нең бер көнендә, уңайлы фатирын сатып, яхшы гына вазыйфасын, төшемле генә эш урынын калдырып, авылына кайтып, крестьян- фермер хуҗалыгы оештырып җибәрде.
Кем әйтмешли, зур эшләр вак-төяктән башлана, билгеле. Аларның да бу мәшәкатьләре 150 гектар җир алып, шуның беразына ашлык чәчеп, 100 баш са-рыкны үз ишек алларындагы абзарларында карап тәрбия итүдән башлана.
Тәвәккәлдә тау көче шул: инде маллар үрчеп, ишек алдына гына сыймый башлагач, җимерелү юлына баскан элекеге колхоз фермасы биналарын төзекләндерергә тотыналар.
Үстерелгән, симертелгән сарыкларны, Башкортстан мөфтияте белән килешеп, 15 ел дәвамында Уфага Корбан гаетенә мәчетләргә ташыйлар. Сорау зурлыктан, ул чакта сарыкның, бәрәннәрен исәпләп тә тормыйча, 600 башка җиткән чаклары була. Бер елны хәтта, халыктан да бераз җыеп, чалып эшкәртү өчен 20 сугымчы алып барып, өч көндә Уфада 930 баш корбанлык сарык сатуга ирешәләр, күбесен төрекләр сорап чалдыра һәм тарата.
Сарыкның йонына, тиресенә сорау булмау сәбәпле, хәзер инде эре малны ишәйтү юлыннан барырга булалар (сарыклар үзләренә кирәк-ярак өчен 60 лап кына башка калдырылган).
Ният - ярты гамәл ди. Бүген инде 1100 гектар җирдә ашлык һәм печән үстерелә, 6000 кв.м. ферма биналары һәм амбарлар төзекләндерелеп сафка кертелгән, 300 гә якын баш сыер малы, 80 нән артык ат асырала, ит эшкәртү цехын ачып, анда 50 гә якын төр хәләл продукция әзерләп, үзләренең "Борай фермеры" исемле бренды белән, суган, тоз, йомыркадан башка бернинди химик өстәмәләрсез Борайда - бер, Уфада ике урындагы кибетләрендә сатып алучыларга тәкъдим ителә.Натураль продукциягә сорау хәзер шактый зур.Боларга өч дистәдән артык кешегә хезмәт урыны булдыру, аларга вакытында тиешле хезмәт хакы түләү, пенсия фондына акча күчү, налоглар каплану, социаль пакетлардан файдалануны һ.б. да өстәсәң, шәп, дип, нәтиҗә ясыйсы гына кала.Район, республикаярминкәләрендә даими катнашу, Мәскәүдә Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәләрендә Дипломнар, медальәр яулау, фермерлар съездларында делегат булу, республика авыл хуҗалыгы министрлыгы чакыруы буенча берничә ел рәттән фермерларга грантлар, финанс ярдәме күрсәтү комиссиясе эшендә катнашу, дистәгә якын районда бу ярдәмнең ничек кулланылышын тикшерүләр һ.б. - болар барысы да аның ышанычлы, намуслы, абруйлы булуына ныклы дәлил. Бер берәмлек техникасыз эш башлаган фермерның бүген инде 7 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасына, барлык кирәкле тагылма инвентарьларга ия булуы да күп нәрсә турында сөйли. Республика хөкүмәте грантлары программаларында үзләре дә отып, техника яңарту, мал үрчетүгә ирешәләр. Мисал өчен, 2012 елда алынган грантка 87 баш советмериносы токымлы сарыкларга, "МТЗ-82" тракторына ия булалар. "Гаилә фермеры", "Эшбашлаучы фермер" программалары буенча кире кайтарылмый торган финанс ярдәмен алып, мал абзарлары төзүгә, мөгезле эре терлекләр санын ишәйтүгә ирешәләр. Уңган кешегә көн дә урак өсте, әлбәттә. Мал азыгын сыйфатлы саклау өчен ябык түбәле келәтләр, алда әйтелгәнчә, сугым чалу урыны җиһазлаулар һ.б. һ.б. ирешелгәннәр - барысы да халкыбызның, теләк булса, беләк чыдый дигән хикмәтле сүзләрен дәлилли сыман.
Үзләренең корт бакчалары, пилорамалары булу да зыянга түгел. Эшләсәң, эш карышмый. Урманнан делянка алып, мунча буралары әзерләп сату да иш янынына куш булган .
Бу көнәрдә үзенең 60 яшен билгеләргә җыенучы тәҗрибәле фермер инде хуҗалык белән идарә дилбегәсен улы Рамилгә тапшырса да, һаман элеккечә, аның үзе белән киңәшләшми, аның бизмәнендә үлчәнми бер генә эш-гамәл дә башкарылмый әле. Бу аның тәҗрибәсенә һәм, әлбәттә, тоткан абруена да бәйле. Дөресен әйткәндә, ул кайсы звенода өзеклек туса, киңәш яисә өстәмә көч кирәксә, шунда "тиз ярдәм" ролендә. Эшсез тик яту аның төшенә дә кермәгән һәм кермәс тә.
Чөнки җаны тынса, кулы тынмас, кулы тынса, җаны тынмас тынгысызлардан ул. Шундый күп мәшәкатьләр арасында вакыт табып, мәсәлән, районның театрлар фестивалендә дә катнашып, "иң яхшы ир- егет роле" призына лаек булуы, аның барлык - тормыштагы, һәм хәтта спектакльдәге рольләрендә дә, тирән тамырлы имән, чын ир-егет булып кала алуы хакында бер хакыйкатьтер, мөгаен.
- Бала чакта, бу куянны атсам, тиресен тунап сатсам, бер тай алсам, килер көзгә ат булыр, дип, бушка хыялланучылардан көлеп такмаклый идек, - дип елмая Әхләф үзе. Уйласаң, бизнес бит әнә шундый буштай тоелган хыялыңны акылыңа хезмәтеңне, көчеңне кушу юлы белән тормышка ашырыла. Өлкәннәр әйтмешли, эзләгән корт бал таба, эшләгән кул мал таба...
- Мал табып, артканын сатып, ишәйтеп, мохтаҗлар белән бүлешеп яшәү ата-бабамнардан килә. Әтиемнең әнисе, бабам сугышта һәлак булгач, ат җигеп, әрдәнә әзерләп, утынга нәкыс якларга чыгарып сата. Запас орлыгын көз ишәйтеп алу өчен сораганнарга биреп тора, 60 сутый бакчада бәрәңге үстереп көн күрә, сата, ачларга тарата. Колхозлар оешу чорында , заманына күрә заңы, үзләренең өер атларын, келәтләрен күмәк хуҗалыкка тапшырып кулаклыктан, сөрелүдән котылып калалар. Әтидән калгач, әнием дә без, балалары да урманнан балан, шомырт, гөлҗимеш, капчык-капчык чикләвеген һәм башкасын җыеп сатып тормышны ялгадык. Безнең бизнесның башы әнә шулардан, Аллаһка шөкер, динебезгә тугрылык та ата-бабалардан килә. Без ул кыйммәтләрне кулдан килгәнчә балаларга, оныкларга тапшырабыз, әлхәмдүлиләһ.
- Әнә шулай тормышта нинди авырлыкларда да югалып калмау хас булган алар нәселенә. Әхләф шуларның һәммәсенә тугры. Ана сөте белән кергән гомерлек, мөгаен. Язмыш шобагасына бәхет откан гаилә диләр алар хакында дуслары.
Әйе, һәр агачның тамыры, һәр башлангычның нигезе, һәр хыялның ышанычы, һәр гаиләнең шәҗәрәсе була бит, Һәр гаилә үзенчә бер китап, серле бер йомгак та ул.
Бөркетләр оя ташламый
Алтыдагы – алтмышка.
Халык әйтеме
Язгы басу хозурына сокланып, берәү атлый. Җирдә үзен кунак итеп түгел, чын хуҗа итеп тойганы әллә кайдан күренеп тора: адымнары киң, ышанычлы һәм өметле. Чөнки аякны йөрәк йөртә. Ә йөрәк әле һаман тынгысыз, егетләргә биргесез. Ул – туган авылының таянычы, кышын үз техникасы белән урамнарны, зират юлларын – кардан, җәен чүп үләннәреннән арындыручы, олыга – кул, кечегә юл бирүче, уңганнарны хезмәт урыны белән тәэмин итүче, халыкны хәләл ризыклар белән сыйлаучы, иганәчелек юлы белән мәчет салдыруда дисеңме, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга обелиск ачудадамы, үзләрендә Корбан чалып олы табыннар үткәрүдәме һ.б. игелекле эшләрдә башлап йөгерүчесе: Яңа елларының Кыш бабае, Сабантуйларының, бәйрәмнәренең спонсоры, авылдашларының киңәшчесе, мәрхүмнәрен соңгы юлга озатуда, кирәктә моргка алып бару-кайтаруда – техника, ләхет өчен кирәк-яраклар белән булышуда һ.б.ларда, кыскасы, дөньялыкта да, бакыйлыкка күчкәч тә аларның мәнфәгатьләрен яклаучы, саклаучысы, хайриячесе, маяксызга маяк, таяксызга таяк дигәндәй, 20 еллап авыл советы депутаты булган, хәзер инде старостасы – кыскасы, авыл язмышын ил язмышы итеп караган Туган җиренең Хызыр Ильясы, әдәпле, матур гадәтле, алга өмет белән караучы, максатчан Сәетзадә улы Әхләф Зарипов иде.
Ерак түгел әле күптән түгел кардан ачылган болынлыкта үзләренең ат көтүләре утлап йөри. Хуҗаны күрүгә кайсысы башын чайкап, кайсылары койрыкларын болгап, берсе киң сулыш белән «о-хо-хай»лап сәламләде, ә тагын берсе, иң иркәсе, килеп, хуҗаның җилкәсенә башын ук салды. Ялларын кытыршыланган бармаклары белән тарап, иркәләде аны хуҗасы. Шунда елауның нинди халәт булуын инде күптән оныткан Әхләфнең, сабый чагындагы әтисенә бәйле бердәнбер кадерле хатирәсен исенә төшерүдән, күзләренә яшь бөртекләре бәреп чыкты. Печән төяп кайтып, атын тугарып, болынга куарга җыенган әтисе, шунда аяк астында мәш килеп йөргән биш яшьлек улы Әхләфне җитез генә күтәреп, атына атландырып: «Тормыш ул, улым, чыгынчылаган ат кебек. Ялына нык итеп ябышканнар гына аннан егылып төшми, әйдә ябыш, инде синең чират» – дип, атның сыртына сугып, чаптырганы, үзенең күзләрен йомып, ат өстенә ятып диярлек аның ялын кулына урап тотканы бүгенгедәй хәтерендә. Ат ишегалдын әйләнеп чабып туктауга, әтисе улын кулына алып: «Минем улым югалырлык егет түгел» – дип, күккә чөюе, бүген инде аңа әтисенең изге фатихасы булып тоела. Чыннан да шулайдыр, бәлки, тиздән якты дөньядан китәсен сизеп, улын үзенең урынына гаиләгә терәк итеп калдырырга теләве шул булгандыр?! Әтисе әйткән ул сүзләрнең мәгънәсенә ул чакта кая әле аңа төшенергә? Ишек алдында барган шул имтиханга шаһит булган нәнәсе Майтуташ карчык кына, оныгы бераз үсә төшкәч, әтисе турында сорашкан чагында аңлатырга алына торды. Ә оныгы армия сафларына киткәндә, бар серләрен сыйдырган нәнәсенә: «Охшап китсә, бәлки, хезмәттән соң берәр шәһәрдә калырмын да әле» диеп киңәш соравына, анысы, оныгы кайтканны көтеп алалмасын аңлагандай, бала чактагыча, аның аркасаннан иркәләп, туктаусыз сөя-сөя: «Син бит бөркетсең, улым, ә бөркетләр оя ташламый ул», – диде, әйткән сүзенә тирән мәгънә өстәп. Газиз әтисенең, нәнәсенең әнә шул әманәтләренә тугры калу, әнисенә, туганнарына ярдәмче, терәк булу максаты гел аны борчып, әнә шулай алга әйдәләп торды.
Язмыштан узмыш юк дими, ни диярсең? Суда үзен балыктай тоеп, туган авыллары яныннан гына бормаланып аккан Агыйделне аркылы-буй йөзеп үскән әтиләрен, 32 яшьлек Сәетзадәне көтү көтәргә киткән җиреннән, әллә берәр малны коткарырга кергәнме, аучыларга булышырга алынып, үзенә нык ышанудан саксызлык күрсәткәнме, билгесез, бердәнбер көнне 28 яшьлек Фаягөлен – тол, җиде яшьлек кызын, биш яшьлек һәм алты айлык кына улларын ятим калдырып, камышларга уралудан суга батып үлгән җиреннән тирән күл төбеннән алып чыктылар. Гаиләсен ач итмәгән, колхоз малларын тәрбияләгән, төп эшеннән соң балта остасы буларак та шөгыльләр тапкан, төзелеш бригадасын да җитәкләгән, кирәк булса, аучы да, балыкчы да, колхоз атлары өчен чана табаннары бөгеп, менә дигән чаналар ясаучы да – гаиләнең генә түгел авылның да ышанычы булган типсә, тимер өзәрлек ир-егетнең үлемен бик авыр кичерәләр.
Бигрәк тә гаиләсе өчен аркаланыр кеше юклык үзен тиз сиздерә. Аталы балалар аркалы булып рәхәт кичкәндә, олы улы Әхләфкә ятимлек, кем әйтмешли, үгез камыты кидерә: беренче сыйныфны тәмамлауга ул авылның сарык көтүен, зурая төшкәч инде сыер көтүен дә көтешә башлый. Кичтән үк әзерләп, чыбыркысын, пәкесен, шырпысын, тегесен-монысын парлап-барлап куярга, таң әтәчләре белән кузгалырга, үзен сабый чагыннан ук тәртиптә тотарга өйрәтә аны язмыш. Ә инде соңынан бүгенгәчә, алтыдагы – алтмышка, пионерларча, һәрвакыт әзер. Үсә бара исә җаваплылыгы да арта, өйдә, ихатада гына түгел, колхоз фермасында савучы булып эшләгән әнисенә дә олы ярдәмче була Әхләф.
Олыгая бару билгесеме? Соңгы вакытта балачагын еш искә алучан ул. Менә бүген дә ат көтүен яратып күзәткәннән соң, фермадагы вак-төяк мәшәкатьләрен искә төшереп, шунда таба атлады. Утардагы сыерлар аны канәгать мөгердәшеп каршы алды. Сыерлар белән аның дуслыгы балачактан килә. Ике дистә елга якын савучы булып эшләгән әнисенә кечкенәдән булышып, кышын фермада, җәен лагерьларда сыер савышып, бозауларын алып, асларын тазартып, төнге дежурларга йөреп, хезмәте барның хөрмәте барлыгын үз иңнәрендә татып өйрәнде.
– Дежурдан соң, төнен 5-6 шар сыер бозаулатып, авыр чанага утыртылган тартмага яшь бозаулар салып ташып, әз генә дә черем итәлмәгән көе, кайтышлый кулларыңны бозландырып, туң силостыр, сенаждыр яисә салам булса да җилкәңә салып (яшерен-батырын түгел, күмәк хуҗалык тәртибе шундый) өстерәлеп кайтып ятасың. Әни бер стакан чәен эчеп, абзардагы үзебезнең сыерны савып, тагын фермага китә. Рәхәт йокыга гына талам, Аллаһның рәхмәте, нәнәйнең: «Тор балам, мәктәпкә соңлыйсың», – дигән сүзләренә, күзләремне уалый-уалый, торып утырам. «Озак яшисең килсә, иртә тор, балам. Иртә торсаң көн озая, димәк, гомерең дә”, – дип, нәнәй гадәттәге хикмәтле сүзен кыстырып куя... 9-10 да укыганда инде тәҗрибәм зур, әни урынына дежурга үзем генә йөредем... Ә йортта тагын күпме эш: кош-корт, мал туар, утынын, печәнен хәстәрлисе. Күз курка, кул эшли, чөнки кулың эшле – авызың ашлы.
Әйе, аталы йортлардан бер генә дә ким яшәмәделәр, бары икеләтә, бишләтә тырыштылар гына. Бер җәйдә әниләре Фаягөлнең машина ишегенә кысылып кулы яралана. Алмаш тапканчы аңа тиешле сыерларның 12сен кул белән 7 нче класска яңа күчкән Әхләф сава, сыңар кул белән 8ен әнисе. Әз генә буе җирдән калкуга, сыер ят итмәсен өчен, әнисенең абзарда эленеп торган халатын киеп, үзләренең сыерын да әни кайтуга савып, бозавын имезеп, эшне бетереп куя башлыйлар. Җиңел түгел болар, әмма әниеңнең таянычы булу нинди горурлык. Егетлек авырлыкны җиңүдә сынала да инде. Әниләре дә әни генәме соң? Үзе бер хәзинә. Ун ел дәвамында район советы депутаты, алдынгы савучы, еллык отчетлар, төрле семинарлар саен ул чакта дефицит саналган транзистор, кул сәгатьләре, тегү машиналары һ.б. белән бүләкләнә. Авылда телевизор, суыткыч та башта алар йортында пәйдә була. Балалар түбәнсенмәсен, атасызлыкны сизмәсен дип тырыша ана, чөнки аның таянычлары үсеп килә, ә өйдә бианасы олы ышаныч һәм ныклы йозак. Улына юл күрсәтер ата булмагач, һичьюгы дәүәти, картәтиләр кирәк тә бит. Ике яктан да алары Ватан сагында сугыш яланыда һәлак булганнар шул. Аның каравы нәнәсе задур, Әхләфне тавык, соңрак сарык чалып эшкәртергә дә, хуҗалыкта кирәк булган чыбыркыдыр, аркандыр үрергә, бүтән һөнәрләргә дә ул төшендерә.
Мәктәптә дә Әхләф төшеп калганнардан түгел. Үсә барган саен КВНнар, концерт, спектакльләрнең дә уртасында, спортны әйтәсе дә юк. Мунча алдында хәтта пар боксёр перчаткалары аны сагынып көтеп тора... Ул чаңгыда район ярышларында катнашу дисеңме, елгада йөзеп ярышу, волейболын, футболын сөйлисе дә юк. Тормышның уен да, хәтта көрәш кенә дә түгел, ә спортның бүтән күп төре дә икәнен әле егет тора-бара үзе ныклап төшенәчәк... Ә хәзергә бала-чага ишле вакыт. Алар сыйныфында кырыкка якын укучы иде. Әхләф гел башлап йөрүче: 8 мартта кызларга класстагы егетләрдән бер сумка тутырып, духи алып кайтып таратсыннармы, туган көннәрдә болын чәчәкләреме, походларга чыгуны хәстәрләүме – барысына да фантазиясе җитә егетнең. Әдәбиятка мәхәббәт тә мәктәп елларыннан калган, әле дә өстәлендә укый башлаган китапларын күрергә мөмкин. Бигрәк тә полководецлар, хәрби җитәкчеләр хакында яратып укуы да сер түгел. Үз эшенең полководецы булуга аларның турыдан-туры йогынтысы юктыр дип кем әйтә ала?! Атлар сөюе дә бала чактан, яшьтән үк килә. Күрше авылларга кинога концерт мазарга, егет булгач, бәлки, кызлар янына да кайчак җәяү барып тору юк, нәнәсе әйтмешли, ир канаты ат булыр, утлап йөргән берәр атны йөгәнсез көе атланып ала да, җилнең үзен узып, җилдерә генә, тышавына билендәге чыбыркысын ялгап, үлән кабарлык мөмкинлек белән бәйләп куясың, көтеп тора ул сине. Билгеле инде, атның даны егет кулында, егетнеке үз кулында, әнә шулай, мич башында шалкан пешмәвен, хезмәт белән бәхет янәш икәнен иртә тоеп, үзендә елгырлык, җитезлек, чырышлык тәрбияләп, әнисе горурланганча, алын бирмәс аргамак булып җитешә Әхләф.
Агачына күрә алмасы
Казаныңа нәрсә салсаң, кашыгыңа шул керер.
Халык мәкале
Авырлыкларны җиңә-җиңә, унынчыны да тәмамлый безнең героебыз. Менә мәктәп белән хушлашу көне дә җитә. Әнисе аңа бу көнгә зур бүләк әзерли: кызлар күзе кызыгырлык, ма-лаеның хыялына ичмасам бер кереп тә чыкмаган яхшы костюм алып биреп сөендерә. Таянычы, ышанычы булган баласына берни җәл түгел. Дөнья камытын бергә өстерәшеп, мәктәпне дә уңышлы тәмамлаган, гаиләнең иң авыр чакларында терәк булып, хыялындагы кәзә матае алырга дип көтү көтеп җыйган акчасына кадәр өй зурайтырга, түбәсен яңартырга тоткан, әтиле гаиләләрне узып, печәнен, утынын әзерләү юлларын тапкан, күңеле китек чагында да зарланмаган, күз яше чыгармаган, кулында таш эретә, ут уйната торган улы – горурлыгы бит ул анасының.
Шул костюмын киеп мәктәптән соң егет бер ел Павловкада училище тәмамлап, урман хуҗалыгы мастеры һөнәренә ия булып кайта. Көндез лесникларга чабышып, кичләрен үзенә бирелгән өлешне караңгы төшкәнче тезмәләп, җыеп, улының машинага төяп кайткан печәнен күреп, әнисе сөенеченнән кычкырып елап ук җибәрә. Армиягә үзен озату кичәсенә дуслары җыелганда да, ул аларны балтасы белән кизәнеп, тирләп-пешеп, гаиләгә үзе кайтканчы җитәрлек утын хәстәрләп каршы ала. Куйбышев шәһәрендә ярты ел санинстукторлыкка өйрәнеп, калган ел ярымны Польшада хезмәт итә. Сынаусыз-нисез үзе теләгән югары уку йортына керергә мөмкинлек бирүче юллама белән кайтып төшүе үзе генә дә өлкән сержант Зариповның хәрби хезмәттәге уңышларын ачык дәлилли. Уфада ректорга кереп сөйләшкәч, авыл хуҗалыгы институтында яңа ачылган урманчылык факультетына ике көннән килеп җитәргә дигән фәрман белән сөенеп әнисе янына кайтып керә егет. Ике дистә елга якын бергә тату яшәгән бианасы бакыйлыкка күчкән, кызы – кияүгә, төпчеге Рифат (Әхләфнең бертуган энесе, Борайның данлыклы Тарихи мәчетен төзетүче билгеле дин әһеле) педучилищега укырга чыгып киткән, олы улын терәге итеп дүрт күз белән көтеп алган әни кешенең: «Әле бит сине күреп тә туймадым, син дә ташлап китсәң, мин берүзем нишләрмен?”, – дип кайгыга калуын ничек күтәрсен улы? Шул рәвешле ул чакта югары белем алу теләге тормышка ашмый кала. Урман хуҗалыгында эшкә урын булмагач, берничә ай әзерлек үтеп, ярты районга җаваплы электр контролеры булып урнаша ул.
Аның каравы малай чактагы хыялы өч ай эчендә тормышка аша: матай алып утыра егетебез. Үзе белән бер мәктәптә түбәнрәк сыйныфта укыган, китапханәчеләр техникумын тәмамлап эшкә кайткан Сармаш кызы Гәүһәрия белән ныклап танышуына да шул матай сәбәпче була. Сылу кайда – күз шунда, язмыш ул – үзе яучы, дигәндәй. Авылына озатып йөреп, Зөһрәсен тапкан Таһирдай тәмам гашыйк булып, ярты елдан туйлап, өйләнеп тә куя егет.
Яшьләр яңа төзелеп яткан Агыйдел шәһәренә барып урнаша. Болганчык еллар булуга карамастан, югалып калмыйлар, башта аз гаиләлеләр өчен, аннан ике бүлмәле фатирга, бер-бер артлы бишекле мотоциклга, җиңел машинага ия булалар. Кулыңда алтын сәгать булганчы, кулыңның алтын булуы хәерле, диләр бит. Әхләфнең урман хуҗалыгы белгечлеге өстенә, балта эшенә осталыгы, кибетләрдә сатып алырга берни калмаган вакытта яңа ачылган мебель цехына мастер булып урнашу мөмкинлеге бирә. Ул биредә тиз арада танылып өлгерә, учаток начальнигы вазыйфасына күтәрелә. Чыныгып үскән егеткә өр-яңа заманча җиһазлар, кирәк-яраклар Мәскәүнең үзеннән дигәндәй вагонлап-вагонлап килеп торганда, цехта эшләрне оста оештыру берни тормый, җиңел бирелә аңа бу эшләр. Комсомол секретаре буларак, яшьләрне төрле чараларга туплый, яшьни, йөзеп эшли.
Фатирларына заманча матур җиһазларны да үз кулы белән җыеп куя, фабриканыкыннан бер генә дә ким түгел. Агыйделдәге уңышларын әгәр тәфсилләп язсаң, үзе бер китап булыр иде, мөгаен. Аның анда салган якты эзләре бүген дә әле җуелмаган. Шулай дистә ел узып та китә. Гаиләдә кыз белән малай үсеп килә. Бернәрсәгә дә кытлык кичермиләр, чөнки Агыйдел шундый шәһәр иде, тәэмин ителеш яхшы, бар да үзәктән, плюс барын да кайгырта белүче гаилә башлыгы бар. Туган авыл гына җитми күңеленә.
Пай җирләре бүлгәндә, җир сорап та карый – юк! Әмма законнар үзгәреп тора. Җир авыл советлары карамагында калуга, җае да чыга:
– Күпме кирәк үзең чамалап ал, – диделәр. Без бит йорт-җирне сатып киткән кешеләр... Яңа йорт төзергә дигән җир өлешемне алгандагы шатлыкны минем бүтән татыганым булдымы икән? Мөгаен, юктыр. Шунда казык какканда миннән дә горуррак кеше юк иде. Мин чит түгел, туган җиремдә мин дә хуҗа.
Шәһәрдә китапханә мөдире вазыйфасында үзе дә йөзеп эшләп йөргән Гәүһәрия, хәләле җир алганны, йорт салырга агач-таш әзерләп, нигез кора башлаганны да иң соңлап диярлек ишетә. Энә кайда, җеп шунда, билгеле. Уллары юристлыкка укырга керүгә, фатирны сатып, авылга йөз белән борылалар, менә дигән йорт та салына, бизнеска да әкренләп юл ачыла. Ә башта райпо системасына хәзерләүче (заготовитель) булып урнашкан Әхләф, заман үз мөһерен сугуга, шул өлкәдә шәхси эшкуарлыкка кереп китә, артыннан гаиләсен дә ияртә. Тимер-томырга, сарык йонына, тиресенә, дару үләннәренә, пыяла банкадыр, шешәләргәдер һ.б. сорау шактый зур.
Алтын шулай бөртекләп кенә җыела шул. Халыкка да файда, оештыручыга да, авыл да тазарып кала, кыскасы, бер атуда өч куян. Халыкта «Орды» исеме белән йөргән бу вазыйфасында да кешене алдауга бармавы, үлчәүгечләренең тигезлеге, үзенең гаделлеге белән халык ихтирамын яулый. Акча бәясен – алтын, кеше бәясен халкы билгели, билгеле. Гел гаделлеге, хәрамга бармавы белән ота да ул.
Үзенең сүзләренә караганда, әти-әнисенең җылы кочагыннан яраткан кайгыртучан ир кочагына килеп кереп, бер авырлыксыз рәхәт кенә гомер кичергән Гәүһәрия, башта авылда һәм шәһәрдә китапханәче, укытучы, сатучы һөнәрләрендә эшләп, әкренләп үзе дә эшкуарлыкка тартылып, кирәктә җитез генә атына атланып алып, кирәктә рульне йөгәнләп, бизнес-леди булып җитешә, дөньяви дә, дини дә югары белемгә ия була, ә бүген инде ул үзләре ачкан кибетләрнең ныклы ышанычлы директоры. «Минем бәхетем, алтын баганам ул», – ди үзенең Таһире турында Зөһрәсе. Бу икәүнең йөрәкләрендә һаман әле яшьлек кабызган ут, ялкын, бер-беренә мәхәббәтле хөрмәт бар. Алар инде бер-берсеннән аерып алу мөмкин булмаган икесе бергә генә бербөтеннәр.
Авырлыкларны гына түгел, иң мөһиме, бәхет сынавын лаеклы үтүчеләр нәкъ шундый буладыр ул.
Уллары Рамил бүген биз-несларының генераль директоры да, Борай районының мөхтәсибе дә. Балалары әти-әниләренең горурлыгы һәм киресенчә, балалары өчен әти-әниләре зур абруйга ия. Ә әти исә үрнәкле, ышанычлы терәк, тормышның төп асылына төшендерүче, эшкә җаваплы караш тәрбияләүче, намуслылык, гаделлек өлгесе, туганлык җепләрен саклаучы һәм шуңа өндәүче. Ул алдан уйлый, күрә белүче, үз көчеңә ышанырга өйрәтүче... Әти-әниләре икесе дә бердәй кеше хакына керүне түбәнлек санаучы, нәфеснең – шайтан, акылның – иман икәнен, юмарт кулга бәрәкәт кунганын һәрдаим искәртеп торучылар.
«Бу кыйммәтләрне балаларыбызга түкми-чәчми тапшыру – безнең изге бурыч», – диләр уллары Рамил белән кызлары Әмирә.
Икемеңенче ел алдыннан Әхләфнең авариягә элә-геп, билгесезлектә, өч ай бер хәрәкәтсез ятуын, күп опе-рацияләр кичереп, исән калуын исә бер могҗизага тиңләргә бу-ла.
Шунда ул бәхетнең уннан тугыз өлеше сәламәтлектән торуын бар тирәнлеге белән аңлады. Бәдәне ныклар сынганда да, рухы көчлеләр җиңә шул. Якыннары моны аның хәләлне алга сөреп, гадел, намуслы булуына Аллаһның зур бүләге дип кабул итәләр. Уйланырлык урын бар.
Сәламәтлеген ныгытып реабилитация үзәкләрендә ятканда да вакытын дөрес бүлә, югары белем алу теләгенә ирешә, чөнки мәдрәсәдә белем алып, авыр елларда да намазын, уразасын ташламаган Гөлнафыйга нәнәсе (әнисенең әнисе) әйтмешли, белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы ул. Базар белән идарә итү һәм икътисади яктан үзгәртеп кору институтының икътисад факультетын читтән торып тәмамлауга ул моңа тагын да ныграк төшенә. Корыч сынар, бөгелмәс. Менә ул хыялыңа тугрылык, искиткеч тырышлык һәм үҗәтлек өлгесе.
Тамчыга тамчы кушылса, агым була, дигәндәй, бүгенге көндә фермерлык өч гаиләне – үзләреннән тыш, уллары белән киленнәрен һәм кызлары белән кияүләрен дә берләштерә, оныклар да эшнең асылына төшенеп үсә. Чөнки бергә күтәргән йөк һәрчак җиңел, бергә ашаган аш тәмлерәк, бергә эшләгән эш ямьлерәк. Һәркемнең үз сферасы, җаваплы урыны бар. Гаилә ишәйгән саен, бизнесның да яңа тармагы барлыкка килә. Быел да, мәсәлән, көтеп алынган онык дөньяга аваз салуга махсус ачылгандай, рамазан аенда Борай үзәгендә үзләренең хәләл «Гаилә» кафесы үз эшен башлады.
Кызыксынып, авылга туристлар да килә башламас дип әйтеп булмый.
Сабантуйга чабыш атлары да әзерләргә яраткан хуҗалыкта бүген дә атта, понида йөрергә теләүчеләр табылып тора. Җәен кайтып, бераз акча эшләп, практика үтеп китәргә теләүче студентлар да юк түгел. Ерак һәм якын туганнар да барын да күреп, катнашып, халыкча әйтсәк, аз гына, әмма ихлас ярдәмгә дә шат булган хуҗалардан, әллә күпмегә бүләкләнеп, күчтәнәчләнеп, гөрләшеп, берләшеп яши.
Иртәгәге көнгә плансыз яшәмиләр Зариповлар. Плансыз эш – тозсыз аш, диюләре алар турындадыр. Әхләфтә аның заманга яраклылары туып кына тора. Мисалга, бүген көтүдәге малларны сугару өчен буа хәстәрләп, балыкчылар ял итсенгә карп балыклары җибәрелсә, тиздән авыл музее ачуны кайгырту бурычы куелган алга. Әйткәндәй, туган авыл мәнфәгатенең көн кадагыннан төшкәне юк. Бүтәннәр мәнфәгатен кайгыртудан, ке-шегә шатлык китерүдән илһам һәм кодрәт таба төсле бу гаилә. Иң зур байлык – саран булмау, дип яши алар. Райондагы иҗтимагый эшләр буенча үзебез үткәргән милли-мәдәни проектларны тормышка ашырудагы олы ярдәмнәрен бигрәк тә онытырлык түгел. Аларда көн дә мәшәкать, көн дә яңалык, көн дә бәйрәм, көн дә игелек. Иҗатыма багышлап, авылларында искиткеч шигъри сабантуй оештыруларын язмышыма төшкән чиксез бәхет дими ни диярсең?!
Шунысы бигрәк тә мөһим, һәм бер үк вакытта гаҗәп һәм соклангыч та, гаилә бизнесында «синекесе», «минекесе» юк, бар да «безнеке», бар да уртак, хәтта акча янчыгы да, шәхсән кемнеке булуына карамастан, җиңел машиналардан да, кирәктә эш мәнфәгате өчен һәммәсе дә файдалана ала. Бу уңайлы, эш өчен җайлы һәм кирәк, әлбәттә, Әхләф кебек сыналган таянычың булганда инде. Чөнки байлык түгел, берлек терәк, бер кыйблага йөз тоту кыйммәт биредә. Сөбханаллаһ, менә кайда ул уңай үрнәк, ныклы бердәмлек. Чөнки аларның һәммәсе дә бисмиллалы, догалы, уразалы, шөкерле, тәүбәле, намазлы һәм зәкятле, шуңадыр, мөгаен, эшләре, тормышлары, сөбханаллаһ, бәрәкәтле, ул гына да түгел, барысы да, бигрәк тә яшьләр дөньяви һәм югары дини белемле дә. Агачы нинди, алмасы шундый, димәк. Аллаһ яклавында тәкъдиргә иман откан гаиләдә бүтәнчә булуы да мөмкин түгел. Шундый балалар тәрбияләми торып, мондый бизнеска юл ачып булуы икеле. Кем әйтмешли, казаныңа нәрсә салсаң, кашыгыңа шул керер. Шуңа да табыннары түгәрәк, бәйрәмнәре мөбарәк аларның.