Җәмгыять
26 апрель 2025, 09:03

Хәләл ризыкта – бәрәкәт

Бик күпләргә таныш һәм яратып өлгергән "Борай фермеры" бренды хуҗаларыннан - яхшы яңалык. Борай авылында район халкы һәм килгән кунаклар өчен хәләл ризыклар гына тәкъдим итә торган "Гаилә" дип аталган кафе ачылу тантанасы үтте.

Хәләл ризыкта – бәрәкәтХәләл ризыкта – бәрәкәт
Хәләл ризыкта – бәрәкәт


Ачылу тантанасына район җитәкчелеге, мөхтәрәм райондашларыбыз килгән иде. Символик кызыл тасманы кискәннән соң, кунаклар эчкә уздылар.


Куръән укып дога кылганнан соң, килүчеләр ризыклардан авыз итеп карады һәм аларның югары сыйфатлы булуын бәяләде. Алар кафе хуҗаларына эшләренә җаваплы караулары өчен рәхмәт әйттеләр һәм эшләренең алга баруын теләделәр.


-Зариповлар районыбызда иң уңган гаиләләрнең берсе. Эшләрен крестьян-фермер хуҗалыгы белән башлаган гаилә, үз көче белән күтәрелеп, бүгенге көндә кибетләре, пилмән цехы бар. Инде менә күркәм кафе ачып җибәрделәр. Мөрәҗәгать итсәң, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер алар. Төрле чаралар үткәргәндә спонсорлык ярдәме күрсәтәлр. Бүген ачылган кафе да халыкка матур гына хезмәт итсен иде, - диде район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев кафены ачу тантанасында.


Районыбызда халыкка шундый уңайлык тудыручы туклану ноктасы юк иде әле. Кафе заман таләпләренә туры китереп җиһазланган, керүчеләргә ял итеп, тамак ялгап чыгарга бар мөмкинлекләр дә тудырылган.


Халыкка хезмәт күрсәтүгә ачылган әлеге күркәм кафе борайлылар һәм аның кунаклары яратып йөри торган объект булыр дип ышанабыз.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас