

Тайбә әби дә тормышында төрлесен күрә, бүген “Аллага шөкер, бу көннәрне дә күрдем, кадер-хөрмәттә яшим, рәхмәт балаларга, оныкларга, хөрмәтләп торалар”, – дисә дә, авыр балачагын һәм үсмер елларын оныта алмый. Әйе, Тайбә әбинең тормыш юлы бик авыр елларга туры килә. Әтисе Хәбибрахман фин сугышында катнаша, каты яраланып кайтып бер аягын кистерә. Әнисе Газимәгә бөтен тормыш йөген тарту булмасын өчен Тайбә бәләкәйдән эшкә нык булып, тырышып үсә. Буыннары ныгып килгәндә, олылар белән җигелеп, печәнен дә әзерли, көлтәсен дә бәйли, черек бәрәңгесен дә җыя. Түзсәң дә, сабыр итсәң дә, тамак ачлык бәгыренә язылган. Черек бәрәңге җыйганы да бүгенгедәй хәтерендә. Алты яше генә тулганда илебездә Бөек Ватан сугышы башлана. Бу чорны ул күз яшьләрсез хәтерли дә, сөйли дә алмый. Сугыш сүзе чыгу белән Тайбә әбинең күзләреннән кайнар яшьләр чыга. Күпме генә авыр булмасын, алар ил өчен, солдатлар өчен тырышып басу сөрәләр, иген игәләр. Уналты яше тулу белән дус кызларына ияреп торф чыгару эшенә китә.
– Эй, кызым, шушында эшкә баргач кына кием-салым күрдек, тамак тутырып ашый алдык. Торфыда алты ай эшләгәч, әниемә, туганнарга кием-салым төяп кайтып төштем. Эй, әнкәйнең сөенгәнен күрсәң. Хәтта сандыкка кадәр сатып алып кайтып бирдем. Ул бүгенге көндә дә шул елларны хәтерләтеп өй түрендә утыра, – дип сөйләде әби.
Бу эшнең михнәтләре турында без ишетеп кенә беләбез. Ә бит анда япь-яшь кызлар күпме көчләрен куйганнар, сәламәтлекләрен калдырганнар. Ике ел торф чыгаруда катнашканнан соң, туган авылына кайта һәм күрше авыл егете Әнгамгә тормышка чыга. Тик ирле булып яшәү бәхете аның озакка бармый. Ниндидер сәбәпләр аркасында карынындагы баласы белән Тайбә әби аерылып туган йортына кире кайта. Бертуган апасы Зәйтүнә бу туган кызны үзем карыйм дип Гүзәлияне үзенә ала.
Хезмәт юлы тырышлык белән уза – колхозда сыер фермасында озак еллар савучы булып эшли, чөгендер эшкәртә, төрле эшләрне башкара. Шушында бергә эшләп йөргән терлекче егет Хатыйб белән гаилә коралар. Низамовлар гаиләсе Свердловск шәһәренә эшкә чыгып китә. Тайбә тавык фермасына эшкә керә, әмма ләкин туган авылы Бакалыны, бергә эшләгән сыер савучыларны сагынып кире кайтырга мәҗбүр була. Шулай итеп Тайбә белән Хатыйб Бакалыга кире кайтып төпләнеп, яңа йорт салып, ике кызга гомер биреп матур, парлы тормыш кичерәләр. Кызганычка каршы, 77 яшендә Тайбә әби Хатыйбын мәңгелек йортка озата. Бүген Тайбә әби Хатыйбы белән корган нигездә кызы Чулпан тәрбиясендә гомер итә.
Кызлары – Гүзәлия һәм Флүзә атна саен кайтып, ярдәмләшеп торалар. Ә оныклары дәү әниләре өчен җан атып, кадерләп кенә торалар. 90 яшьлек юбилеен да Тайбә әбинең зурлап, хөрмәтләп, туган нигезенә кайтып җыелып үткәргәннәр.
Тормыш авырлыкларын күп күрергә туры килсә дә, әбиебез җор телле, зирәк, кешеләргә карата мәрхәмәтле, туганнарын ачык йөз белән каршы ала, тәмле ризыклары белән сыйларга тырыша. Әбекәй тик торырга яратмый, тәрәзә төбе саен матур гөлләр үстерә, олы яшьтә булса да бәрәңге бакчасында да җир җимертеп эшли әле. “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дип кош-корт асрый. Бар гомерен басу-кырлар, фермаларда хезмәт куйган, кайда гына тир түксә дә, эшнең күзенә басып эшләгән әби бүген дә топ фикерле, балалары-оныкларын тәмле ашлары белән каршылап, изге догалары белән озатып кала.
Озын гомеренең сере – хезмәт сөючәнлегендә, кешеләрне, тормышны яратуындадыр, дигән фикер белән кайттым аның яныннан.