

Менә нәрсәләр язган безгә Нәдим абый: “Алга” гәзитенең 2025 ел 19 февраль саныннан Шәмсенакия әби турындагы мәкаләгә кайбер вакыйгаларны язарга булдым. Мин Шәмсенакия әбинең улы Суфияр Камалович белән 1966-67 елларда урманчы булып эшләдем. Шул вакытларда авыл кешеләренең, мәктәп укучыларының ярдәме белән берничә дистә гектар мәйданда агач утырттык.
Шуннан мине район эчке эшләр бүлегенә дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы итеп эшкә билгеләделәр. Анда эшләү дәверендә дә Суфияр Камал улы белән еш очрашырга туры килде. Әйе, урманнарда янгыннар да булды. Берничә янгын очрагын гына санап үтәм: Миңле белән Тепляк авыллары арасында, Кузбай авылына каршы тау башында, Таңсызар авылы кырында, Вострецово урманчылыгы территориясендә... Суфияр Камал улы янгыннарны кешеләр, техника катнашлыгында зур зыяннарсыз сүндерүгә ирешә иде. Аның белән бергә республика урман министрлыгы вәкилләре катнашлыгында урмандагы янгыннарны сүндерүгә юнәлтелгән практик дәресләр үткәрдек, гражданнар оборонасы эше буенча да эшләр башкардык.
Шәмсенакия әби белән Камал бабай унөч баланы таза-сау, уңган, булдыклы итеп үстерүе батырлыкка тиң. Ул вакытлардагы җитмәүчелекне, ачлыкны үзе күргән кеше генә аңлый. Шул чорны үзем үткәнгә вакыт-вакыт йөрәк сыкрый, әрни.
Безнең әни 1898 елгы иде, ул да 13 бала тапкан (14нчегә апаның малае да бар), “Герой ана” ордены белән бүләкләнгән иде. Беренче бөтендөнья сугышында бер аягын калдырып кайткан әти белән безне карап үстерделәр.”