

Мәкалә болай (орфография һәм пунктуация саклана): “Тәлига иптәш Мөгаллимова “Большевик” колхозының товарлыклы-сөтчелек фермасында сыер савучы булып эшли. Ул терлекләрне яхшы тәрбияләү, алдынгыларның эш тәҗрибәсен куллану нәтиҗәсендә сыерлардан сөт савып алуда яхшы гына күрсәткечләр бирде.
Үткән хуҗалык елында һәр сыердан 1948-әр литр сөт савып алган иде. Иптәш Мөгаллимова быел да көчен кызганмыйча тырышып эшләде, Беренче Май бәйрәмен хезмәттә гүзәл күрсәткечләр белән каршылады. Агымдагы елның 4 аенда ул үзе караган һәр сыердан берәр баш бозау һәм 636 литр сөт алуга иреште.
Т.Мөгаллимова сыерларны вакытында ашата һәм эчерә. Фермада Тәлига зоотехника таләпләрен тормышка ашыру өчен көрәшә. Шуның өчен дә иптәш Мөгаллимова районыбыз сыер савучыларының социалистик ярышында алдынгылар сафына басты.
Алдынгы сыер савучы Тәлига үз белемен күтәрү өстендә дә даими эшли. Ул күптән түгел КПСС членлыгына кандидат итеп алынды.
Иптәш Мөгаллимова быел һәр сыердан 2100 литр сөт савып алу өчен көрәшә.
Рәсемдә: сыер савучы Тәлига иптәш Мөгаллимова.”
“Большевик” колхозына Әҗәк һәм Яңа Дүсмәт авыллары кергән. Героебыз Тәлига Мөгаллимова турында белүчеләр булса, редакциягә хәбәр итегез.