

Анда болай язылган (орфография һәм пунктуация саклана): “Хәким Раянов Совет Армиясендә хезмәт иткәндә хәрби белемен күтәрү белән беррәттән, шоферлар курсын да тәмамлады. Ул авылга кайту белән Салават исемендәге туган колхозында үзенең сөйгән эшенә тотынды.
Ару-талуны белмәүче, тынгысыз шофер машинаның техник яктан төзеклеген тәэмин итә. Ул путевка яздырып юлга чыкканчы машинасын яхшылап карый. Ныгытасы җирләрен ныгыта, бушаган винтларын беркетә. Электр җиһазларының төзеклеген тикшерә.
Машинаның тәмам төзеклегенә ышангач кына юлга чыга. Анда да ул “Акрын барсаң тиз җитәрсең” дигән халык мәкаленнән чыгып эш итә. һәм шуның өчен аның машинасы юлда ватылып яткан очраклары булганы юк.
Ул 4 елдан бирле артельдәге шоферлар ярышында беренчелекне алып килә. Быел да машина белән йөк әйләнеше планын 150 процентка үтәде. 800-дән артык хезмәт көне эшләде.”
Хәким Раяновның оныгы Әлфия Әсләмова – безнең коллегабыз, редакциянең корректоры. Әлфия Ринат кызы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы да.
Хезмәттәшебездән дәү әтисе турында сораштык.
– Дәү әти бар гомерен туган авылына, туган җиренә багышлаган кеше. Дәү әнием Саҗидә Салих кызы белән биш улларына – Илдар, Илгиз, Вил, Ринат, Динарга гомер бүләк итәләр, яхшы тәрбия бирәләр, укыталар. Дәү әтинең гомере генә 63 яшендә өзелә, – дип кадерле кешесе турында сөйләде коллегабыз.
Хезмәт кенәгәсеннән күренгәнчә, Хәким Раянов хәзерләүче булып эшләгән. Аның хезмәте югары бәһаланып, 1974, 1975, 1980 елларда “Социалистик ярышлар җиңүчесе”, “Унберенче бишъеллык ударнигы” медальләренә лаек була ул.
Героебыз Хәким Раяновның улы – Башкортстан Респуб-ликасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Салават” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Ринат Раяновны районда белмәгән кеше юктыр.