

Мәкаләдән өзек китерәм (орфография һәм пунктуация саклана): “Иркенлек” колхозы комсомолец яшьләр товарлыклы-сөтчелек фермасы работниклары ВЛКСМның 40 еллыгын хезмәттә яңа уңышлар белән каршылау өчен үзара ярышып эшлиләр. Терлекләрне яхшы тәрбияләү нәтиҗәсендә агымдагы елны сөт алу шактый артты. 1 январьдан алып 10 апрельгә кадәр һәр сыердан уртача 364 литр сөт савып алынды. Бу исә, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 153 литр сөт артык алынды, дигән сүз. Аерым сыер савучыларның эш күрсәткече тагын да яхшырак. Шул ук чорда Фәридә иптәш Шәйнурова һәр сыердан 600 литрга якын сөт савып алды. Аның “Лишай”, “Муллый”, “Акбот” исемле сыерлары көнгә 10 литрдан артык сөт бирә. Ул караган сыерлар уртача көрлектәләр.
Аңа бу күрсәткечләргә ирешүдә сыерларга тәрбияне бик нык яхшырту ярдәм итте, сөтен ташлаткан яңа бозаулаган, күп һәм аз сөт бирә торган сыерларны ул аерым тәрбияли, аерым ашата. Сыерларны ташлаткан вакытта да аларга игътибарны йомшартмый. Аларның көрлеген киметмәскә тырыша. Чөнки сыер бу чорда ябыкса, бозаулаганнан соң озак вакытлар сөт артмый, бозавы да хәлсез була...
...Иптәш Шәйнурова сыерларны савымга кую ысулын киң куллана. Сыер бозаулап берничә көн үткәч, сыерның сөте артуга карап, ул азык рационын арттыра. Сыер сөтне арттырган саен азык та арттырыла. Һәм бер чама белән генә бирә башлагач, азык рационы үзгәртелми.
Ул сыерларны учлап сава. Болай эшләгәндә кул азрак тала, сөт савылып бетә. Иптәш Шәйнурова сауганчы һәм саугач сыерның җилененә массаж ясый. Сөтне савып бетерү сөт тамырлары тыгылу һәм җилсенү куркынычын бетерә.
Фәридәнең эш тәҗрибәсе зур түгел. Ул әле беренче ел гына эшли, нык игътибарлы, тырыш сыер савучы быел һәр сыердан 2300 литрдан артык сөт савып алырга йөкләмә алды. ярышка Фәнүзә Закированы чакырды. Йөкләмә үткән елгы белән чагыштырганда 800 литрга артык. Социалистик ярыш алдынгысы Фәридә йөкләмәсен үтәү өчен тагын да тырышыбрак эшли. Һәр сыердан 700 литр сөт 1 майга минем хезмәт бүләгем булыр, – ди ул.”
“Иркенлек” колхозы ул вакытта Шабай авылы булган. Фәридә Шәйнурова турында белүчеләр булса, безгә хәбәргә чыгуларын сорыйбыз.