

Рәфил Хәмәтов – авыл хуҗалыгы тармагында зур тәҗрибә туплаган механизатор. Дистә еллар буена инде ул карлар эреп җирләр бераз кипшенә башлауга басу-кырларга керә һәм кара көзләргәчә шунда хезмәт куя. «Һәр елны иртә яздан басуга чыгам. Җирдә дым тиешенчә тупланып калсын дип көздән сөреп калдырылган басуларны тырмаларга чыктык. Хәзер эшне эшләве күңелле. Чөнки заманча, куәтле техника белән эшлибез бит. Киң колач белән җирне эшкәртеп барганлыктан эш вакытына һәм ягулык-майлау материалларына экономия ясала. Бу эшләр тәмамлангач, үсемлекләрне тукландыруга керешәбез. Анысы берничә этапта үткәрелә. Мал азыгы әзерләү чорында берьеллык һәм күпьеллык үләннәрне чабабыз. Һава торышының ничек килүенә карап ул эшләрне берничә тапкыр башкарырга туры килгән еллар да була. Җәй фасылында өчәр тапкыр яшел масса чапкан чаклар да булды. Аннары аеруча җаваплы чор башлана – игеннәрне урып җыю. Комбайн штурвалы артына утырам. Шулай бер-бер артлы эш төрләре алышып тора. Бер дә күңелсезләнергә вакыт калмый», – ди барлык техниканы да иярли алучы механизатор.
Гөлназ Хуҗина.