Җәмгыять
17 апрель 2025, 06:31

Иңнәрендә бер гасыр гомер

Мамады авылында яшәүче Зөлхия әби Камалтдинова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Олы яшьтә булуына карамастан, яхшы күрә һәм ишетә, язмышындагы барлык вакыйгаларны бик яхшы хәтерли. Аның балачагы да, яшьлек еллары да бик авыр чорга туры килә. Зөлхия Галәветдин кызы 1925 елның 5 апрелендә урта хәлле гаиләдә дөньяга килә.
– Әти-әнием гап-гади авыл кешеләре иде, иген чәчтеләр, малчылык белән шө-гыльләнделәр. Үз тырышлыклары белән дөнья кордылар, көн-төн эшләделәр. Тик җыйган тормышларының бәрәкәте генә булмады, – дип яшьле күзләрен сөртә-сөртә сөйли йөзьяшәр балачагы елларын хәтеренә алып.
Авылларда күмәкләштерү яки колхозлаштыру чоры башлый. Галәветдин ага үзенең бөтен мал-туарын һәм мөлкәтен биреп, иң беренчеләрдән булып колхозга керә. Әмма ләкин аның бу гамәлләре кайбер авылдашларына бик ошамый. Нәтиҗәсе озак көттерми, гаиләне кулаклыкта гаепләп, гаилә башлыгын сөргенгә озаталар. Бу вакытта кызга нибары 5 яшь кенә була. Менә шушында инде аның тормышы тамырыннан үзгәрә. Колхоз файдасына йортларын да тартып алалар, гаилә абзарга күчеп яшәргә мәҗбүр була. Авылда ачлы-туклы йөреп дүрт класс белем ала. Абыйсына ияреп авыл урамнарында хәер сорашып йөргән чаклары да күп була аның. 
Әзрәк үсеп буй җиткергәч, “Большевик” колхозында хезмәт юлын башлый. Басуда утау, урак уру, җир сөрү, ындыр табакларында ашлык җилгәрүдә төрле эштә эшләргә туры килә аңа. Юбиляр колхоз басуларында ничек эшләүләрен, ачлыктан интегүләрен, бер уч бодай башагы өчен төрмәгә утыртырга мөмкин булуын, хәтта кычытканны да туйганчы ашый алмауларын искә алып сөйләде. Аннары ул Караиделдән Танып елгасы буйлап Агыйделгә кадәр бүрәнә агызуда эшли. Бөек Ватан сугышы вакытында Свердловск өлкәсендә торф сазлыкларында һәм «Уралмаш» хәрби заводында эшли.
– Эшебез авыр иде. Шулай да түздек. Заводтта эшләгәндә запас частьләрне капчыкка төяп күтәреп икенче катка мендерә идек. Торф чыгаруда эшләгәндә көненә 300 грамм икмәк бирәләр иде. Башка кызлар аны базарга алып чыгып башка ризыкларга алыштыралар  да, азмы күпме эшләгәч, хәлсезләнәләр иде, ә мин беркайчанда алай итмәдем, көндәлек бирелгән икмәкне үзем ашап көч туплап эшләдем. Әй, балам, ул елларны искә алсаң бигрәк нык булганбыз икән дип уйлап куям. Авылда колхозда эшләгән вакытта Яңавылдан зур канистралар күтәреп, керосин ташый идек. Күтәреп барып арыгач, җеп тагып, җирдән сөйри башлыйбыз. Ә Казанцеводан орлык ташулар бер дә онытылырлык түгел, – ди Зөлхия әби үзенең хезмәт юлын хәтерләп. 
Сугыш беткәндә юбилярыбыз Свердловск өлкәсендә торф чыгаруда була. Бу хәбәргә ничек шатлануын ул бүгенгедәй хәтерли. Тыныч тормышка аяк баскач, Зөлхия әби Мамады авылына кайта. Ә аннары сугыштан кайткан Караметдин исемле авылдашы белән язмышын бәйли. Алар 20 ел бергә бәхетле гомер кичерәләр. Ир белән хатын җиде балага гомер бүләк итеп, тик өчесе төрле чирләргә дучар булып сабый килеш гүр иясе булалар. Ә калган дүртесе исән-сау булып буй җиткерәләр. Аларны үз үрнәкләрендә хез-мәтне сөяргә өйрәтеп үстерәләр. Тормыш иптәше колхозда бригадир, ферма мөдире, янгын сүндерүче булып эшли. Ә Зөлхия әби элеккечә колхозда төрле эштә. Тик шунысы кызганыч, тормыш юлы Зөлхия әбигә тагын үзенең сикәләтәләрен күрсәтә.  Матур дөньяда тигез генә яшәп яткан чагында, Караметдин Шәмсияров мәңгелек йортка күчә, хатын 43 яшендә дүрт баласы белән ятим кала. Авырлыкларга чыдам ана кеше балаларын олы тормыш юлына бастыра. Балалары башлы-күзле булып, үзаллы яши башлагач, бераз иркен сулап алган анага язмыш кара кайгы җибәрә. Аның улы Константин каты авырудан соң вафат була. Бердәнбер ир баласын югалту бик авыр була ана кешегә. Шулай да ул Ходайдан сабырлык сорап, авыр кайгысын кичерә. Шушы көннән башлап Зөлхия әби килене Флүрә һәм оныгы Лариса гаиләсе тәрбиясендә яши. Флүрә ханым да үзе кебек сабыр, тырыш һәм кешелекле. Бианасын да үз анасы сыман тәрбияли.
– Без аның белән дүрт дистә елдан артык бергә гомер кичердек. Кайгыда да, шатлыкта да гел бергә булдык. Ул минем  киңәшчем, кадерле кешем, – ди килене Флүрә ханым. Бүген Зөлхия Галәветдин кызын балаларының, 9 оныгының, оныкчыгының мәхәббәте һәм кайгыртуы чолгап алган. Зөлхия Галәветдин кызы ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм үз гаиләсен ярату үрнәге булып тора. Аның гомер юлы барлык авырлыкларны җиңеп, 100 яшькә кадәр яшәргә мөмкин булган тарих ул. Зөлхия Камалтдинова Мамады авылының иң беренче бердәнбер йөзьяшәре. Әлегә кадәр бу авылда бер гасыр гомергә җитүче булмаган.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас