Фәнирә Нафыйкованы Нарыш авылы халкы староста итеп очраклы гына сайламаган. Ул энергияле, игътибарлы, җаваплы, әйткән сүзендә тора белә, башлаган эшне ахырына җиткерә торган кеше.
Туган төяген бик ярата ул. Монда аның балачагы һәм яшьлек еллары узган. Шуңа күрә дә чит якларда яшәп, барыбер туган авылына кире әйләнеп кайтып, төпләнгән. Фәнирә Муллаян кызы мәктәптән соң Нефтекама техник училищесына укырга керә. Анда штукатур-маляр һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын Стәрлетамак шәһәрендә һөнәре буенча башлый, аннары Нефтекама шәһәренә кайтып, эшен дәвам итә. Әнисе мәңгелек йортка күчкәч, туган нигезне бетермәс өчен Нарыш авылына күчеп кайта. Туган төягенә яңадан әйләнеп кайткач, яңа тормыш башлап, шушы авылның уңган егете Рәфил белән гаилә корып яши башлыйлар. Шушы вакыттан башлап Нарышның киләчәге өчен җан атасың, аны уңайлы, матур итеп күрәсең килә икән, әйдә, эшлә, дип җыенда авылдашлары аны староста итеп сайлаган. Үзенә күрсәтелгән ышанычны аклар өчен ул җиң сызганып эшкә тотынган.
– Иң беренче авыл урамнарын авыл халкы белән чистарту белән башладык. Зиратны чүп-чардан чистартып, аннан тирә-ягын коймалап алдык, кирәк-ярак әйберләрне саклау өчен махсус будка да булдырдык. Авылдашларым бу изге эшкә акча җыйды. Материал сатып алдык, өмә ясадык. Шулай ук авылга ямь биреп торучы мәчетне чиста, пөхтә итү дә безнең авыл халкы иңенә төшә. Бертөркем әби-апалар белән мәчет эчен юып, тирә-ягын җыештырып торабыз, – дип башлады сүзен староста.
Фәнирә Муллаян кызы туган җире өчен кайгырып яшәве, изгелекле гамәлләр кылып, авылдашларын сөендереп торуы белән авылдашлары аңа мең рәхмәтле. Шушы тынгысыз зат һәрчак эзләнүдә, һәрчак яңадан-яңа күркәм эшләрен күтәреп чыгып, аларның бердәм көч белән ахырынача башкарылуына ирешеп тора.
– Алда эшләр җитәрлек әле. Нинди генә эш башкарсак та иң башта авыл халкы белән киңәшләшәбез, аннары авыл биләмәсе башлыгына мөрәҗәгать итәбез. Ул безнең эшләребезне, уй-ниятләребезне беркайчан да кире какмы, ничек тә булса ярдәм итәргә тырыша. Безнең авыл төпкелдә булгач, кышларын юл ачу проблемасы, урам утлары булмавы безне борчый иде. Шушы мәсьәләләр дә хәл ителде. Кыш көне юлга өзеклек булмады. Тиздән авыл урамнары да яктыртылачагы турында хәбәрдар булдык, – ди Фәнирә апа.