Җәмгыять
17 апрель 2025, 10:54

«Алга»ның 95 герое. 21. Камиль Нәбиев

Гәзитебезнең чираттагы герое заманында безнең актив хәбәрчебез дә булган икән.  Ул – Камиль Нәбиев (исемен 1957 ел гәзитендә шулай язганлыктан, без дә шулай итеп куйдык). “Ленин байрагы”ның 1957 ел, 3 март, 28нче санында Җ. Шәйхетдиновның “Авыл хәбәрчесе” дип аталган мәкаләсе бастырылган.

Фото “Ленин байрагы” гәзитеннән алынды (1957 ел, 3 март, №28)Фото “Ленин байрагы” гәзитеннән алынды (1957 ел, 3 март, №28)
Фото “Ленин байрагы” гәзитеннән алынды (1957 ел, 3 март, №28)

Фотосы да бар, аны Х.Казыйханов төшергән. Мәкалә озын, өлешләтә китерәм (орфография һәм пунктуация саклана): “Камиль Нәбиев – газетабызның актив һәм яшь хәбәрчеләреннән берсе. Аның редакциягә җибәргән хәбәрләре һәм хатлары һәрвакыт ачык, мөһим һәм дөрес фактларга таянып язылган була. Мәсәлән, ул терлекчелек темасына язарга уйлый икән, ул башта теманы яхшылап өйрәнә, урындагы авыл хуҗалыгы белгечләре белән киңәшләшә. Ә үзенең туган колхозында эшләгән терлекчелек работникларын  һәм фермадагы хәлләрне ул инде күптән белә. Ул фермаларда булып терлекчеләр белән беседалар да үткәрә. Нәтиҗәдә, аның хәбәрләре көн үзәгендә торган мәсьәләләргә  багышланган, кеше күзеннән төшеп калган, файдаланылмый яткан резервларны ачучы темаларга язылган була. Иптәш Нәбиевның мәкаләләрендә гади колхозчының һәм механизаторның гүзәл хезмәтләре чагылдырыла. Ул соңгы вакытларда “Алтаю авылы бүген”, “Язгы чәчүгә хәзерлек эше”, “Торф-черемә чүлмәкләр хәзерлиләр” һәм башка шундый күп кенә темаларга хәбәрләр язды. 

Камиль Нәбиев – ВЛКСМ члены. Ул үткән елны гына Башкорт урман мәктәбен уңышлы тәмамлады һәм кече техник-лесовод  исемен алып, үзенең туган Карл Маркс исемендәге колхозына кайтты. Правление аны вакытлы рәвештә колхоз бухгалтерының ярдәмчесе итеп  билгеләде. Хәзер ул үзенә тапшырылган эшне намус белән, җиренә җиткереп башкара.
Колхозчылар артельнең үткән отчет җыелышында, доходны арттыру максатында, 1957 елда 1 гектар мәйданда җиләк-җимеш бакчасы булдырырга тәкъдим керттеләр.  Ә правление членнары бу мөһим һәм яңа мәсьәләне бердәм хупладылар. Менә шушы бакчага садовод итеп энергияле яшь белгеч иптәш Нәбиевны билгеләделәр дә инде.

Белгеч-хәбәрче, үзенең төп эшеннән тыш, күп кенә җәмәгать эшләрендә дә  актив катнаша. Колхоз үзәгендә айга бер тапкыр чыга торган “Чаян безнең колхозда”  исемле сатирик газетаның редактор урынбасары һәм аңарда художник булып эшли. Ул колхоз клубы кырындагы художестволы үзешчән сәнгать түгәрәгендә  катнаша һәм иң оста чыгыш ясаучылардан исәпләнә.

Ул күптән түгел колхоз авылы үзешчән сәнгать көчләренә үткәрелгән район смотрында яхшы чыгыш ясаганы өчен ВЛКСМ райкомының Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде”. 

Героебыз Камиль Нәбиев гомере буена туган авылы Кузбайда яшәгән. Аның турында кызы Рита Бәдертдинова белән сөйләштек. Рита апа да Кузбайда яши.

– Без әткәй-әнкәйнең өч баласы үстек, кызганычка каршы ике энемнең гомере кыска булды, берсе өйләнмәгән дә иде. Әткәебез бик яхшы әти булды. Характерым белән мин аңа охшаганмын, “әти кызы” булып үстем. Ул пенсиягә чыкканчы авыл китапханәсендә эшләде. Вафатына 27 ел булды инде, – дип сөйләде Рита апа.

Бүгенге көндә Кузбайда безнең гәзитебезнең тагын бер актив хәбәрчесе яши, ул – Роза апа Габделхакова. 

– Гомере буе авыл китапханәсендә эшләп (39 ел!),  кулыннан гармунын куймыйча, сәхнәдән төшмәгән, мәктәп укучыларын да, олыларны да җыеп,  концертлар, спектакльләр куйдырган, төрле кичәләр, фестиваль һәм смортларда  авыл һәвәскәрләрен җыеп, авыл данын яклаган Камиль абыйның кулы рәсем төшерергә, төрле лозунг-плакатлар ясарга да оста иде.

Камиль абый китап биреп кенә канәгатьләнә торган кеше түгел. Ул Борайга барып, китаплар сайлый, аларны башта үзе укып чыга, ә аннары, кешесенә карап, эчтәлеге буенча тәкъдим итә иде, – дип сөйләде авылдашы турында бүген авыл китапханәсендә безнең героебызның эшен дәвам итүче Роза Мәгънәви кызы.

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас