

Мәкалә болай (орфография һәм пунктуация саклана): “Большевик” колхозының дуңгызчылык фермасында Дарья иптәш Дәүләтханова 1955 елдан алып эшли.
Фермада эшли башлагач аңа үз белемен күтәрү өстендә нык эшләргә туры килде. Терлекчелек турында китаплар, газета-журналлар укып алдынгыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнде. Комсомолка Дарья фермада агитатор буларак, фермадагы башка работникларга да эш тәҗрибәләрен өйрәтә һәм соңгы яңалыклар белән таныштыра.
Халыкның җан башына терлекчелек продуктлары җитештерү буенча якындагы елларда АКШ ны куып җитү өчен көрәшендә ул үзенең хезмәт өлешен кертергә сүз бирде. Һәм сүзендә тора да. Ул 1957 елда үзенә беркетелгән һәр ана дуңгыздан 16-шар баш дуңгыз баласы алуга иреште. Дарья намуслы хезмәте өчен колхоз правлениесе тарафыннан бүләкләнде. ВЛКСМ райкомының “Районның иң алдынгы комсомол членнары” почет тактасына кертелде. ВЛКСМның XXII Өлкә конференциясенә делегат булып барды. Һәм ВЛКСМ
Өлкә Комитетының “Почет грамота”сы белән бүләкләнде.
Иптәш Дәүләтханова ирешелгәннәр белән генә чикләнми. Терлекчелекне үстерүдә киләчәктә тагын да күбрәк хезмәт кертү өчен көрәшә. Ул 1958 елда һәр ана дуңгыздан 18-әр дуңгыз баласы алып үстерү йөкләмәсен үтәү өчен дуңгызларга тәрбияне көннән-көн яхшырта”.
Ул елларда гәзиттән күренүенчә “Большевик” колхозына Әҗәк, Яңа Дүсмәт авыллары кергән. Кызганычка каршы, героебыз турында мәгълүмат тапмадык. Әгәр Дарья Дәүләтханова турында белүчеләр булса, редакциягә хәбәргә чыгыгыз.