Җәмгыять
17 Апреля 2025, 10:49

«Алга»ның 95 герое. 19. Мөгаллим Хәсәнов

Тимерче Мөгаллим Хәсәнов турында “Ленин байрагы”ның 1957 ел, 6 сентябрь, 105нче санында язылган. “Мактаулы тимерче” дип атала ул язма, авторы Җ.Шәйхетдинов. Фотосы да бар, В.Морзабаев төшергән.

Фото “Ленин байрагы” гәзитеннән алынды (1957 ел, 6 сентябрь, № 105)Фото “Ленин байрагы” гәзитеннән алынды (1957 ел, 6 сентябрь, № 105)
Фото “Ленин байрагы” гәзитеннән алынды (1957 ел, 6 сентябрь, № 105)

Мәкалә болай язылган (орфография һәм пунктуация саклана): “Мөгаллим бабай Хәсәнов 24 ел инде Куйбышев исемендәге колхозда тимерче булып эшли. Хәзер аңа 64 яшь тулды. Шуңа карамастан үзен көчле, бу эшкә лаеклы итеп хис итә.

Мөгаллим Хәсәнов колхозда тәҗрибәле һәм яхшы тимерче булып исәпләнү белән беррәттән, ул машинист та, калайдан әйберләр ясаучы һәм яхшы балта остасы да. 
Мөгаллим бабай тимерне чүкеп гади әйберләр эшләү белән генә тукталмый, колхоздагы һәр төрле авыл хуҗалыгы машиналарының гади детальләрен үз кулы белән өр яңадан ясый. Чирек гасыр гомер эчендә ул тимерлектә йөзләрчә машиналар ремонтлады. 

Ул колхоз правлениесе тарафыннан бирелгән көнлек заданиене һәр вакыт 140-160 процентка җиткереп үти.

Мөгаллим бабай үткән елны 521 хезмәт көне эшләүгә иреште. Быел ул беренче августка (7 ай эчендә) 300 хезмәт көне эшләде дә инде.

Менә шуның өчен дә аны артель членнары мактыйлар һәм ихтирам итәләр. Эш сөюче һәм тәҗрибәре тимерче Мөгаллим Хәсәнов Бөек Октябрьның 40 еллыгын хезмәттә яңа һәм гүзәл уңышлар белән каршылау өчен көрәшә. 

Рәсемдә: Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы артеленең алдынгы тимерчесе Мөгаллим Хәсәнов колхозның җитен талкый торган машинасын ремонтлый”.

Мөгаллим бабай хатыны Бадыян белән ике бала Мәгънәви һәм Фәүзияне үстергәннәр. Кызлары Фәүзия 8 балага гомер биргән ана булган, бар гомерен туган авылы Көрҗәдә намуслы хезмәттә үткәргән, бүгенге көндә аның нәселе шул авылда дәвам итә. Уллары Мәгънәвинең өч баласы була, берсен – Русия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре, бар гомерен балаларны физика серләренә төшендерүче ихтирамлы укытучы  Марат Мәгънәви улы Хәсәновны районда яхшы беләләр. 

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас