Җәмгыять
17 апрель 2025, 10:38

«Алга»ның 95 герое. 18. Имай Хәмәтҗанов

“Ленин байрагы”ның 1957 ел, 30 август, 102нче санында “Эшчән карт”  (авторы С.Таһиров) дип аталган кечкенә язма бар.

Анда болай язылган (орфография һәм пунктуация саклана): “Хәмәтҗанов Имай бабайга хәзер 74 яшь. Ул үзенең гомерендә күпне күргән, аның тормыш юлы хезмәт белән бизәлгән. Аңа “Искра” колхозы членнары ихтирам белән карыйлар, хезмәтен яхшы бәялиләр. Ул үткән ел 200 хезмәт көне эшләде.

Хәмәтҗанов бабай хәзерге көндә дә колхозның иң алдынгы картларының берсеннән санала, колхозны хезмәтләндерүче трактор бригадасында эшли. Ул тракторларны чиста су һәм башка кирәк әйберләр белән төгәл тәэмин итә. Төннәрендә трактор һәм башка машиналарны, шулай ук ягулык һәм майлау материалларын саклый. 

Колхоз картының намуслы хезмәте трактор бригадасы членнарының яхшы һәм туктаусыз эшләүләренә зур ярдәм итә. Механизаторлар Имай бабайның тырыш хезмәте белән бик нык канәгатьләр.”

“Искра” колхозы ул елларда Колай авылы булган. Имай картның 1922 елгы Хуҗа исемле улы Бөек Ватан сугышында катнашканын гына таптык. Башкача мәгълүмат юк. Әгәр дә алар турында белүчеләр булса, редакциягә элемтәгә чыгуларын көтәбез.

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас