Җәмгыять
16 апрель 2025, 04:00

Хəрби хезмəткə чакырылучылар көне узды

Һəр егет Ватанын яклауны намус эше итеп кабул итəргə тиеш. Элекке заманнардан ук килгəн шушы гыйбарə безнең илебездə бүген дə көнүзəклеген югалтмый. Шуңа да ил сагына басучы – хəрби хезмəткə чакырылучы егетлəрне тантаналы шартларда изге бурычларын үтəргə озату һəрвакыт истəклекле, матур вакыйгага əверелə. Бу юлы истəлекле көн сəяхəт формасында узды.

Хəрби хезмəткə чакырылучылар көне уздыХəрби хезмəткə чакырылучылар көне узды
Хəрби хезмəткə чакырылучылар көне узды

Районыбыздан хəрби хезмəткə чакырылучылар өчен Мишкə һəм Борай районнары хəрби комиссариаты хезмəткəрлəре тарафыннан оештырылган кичəсе быел да истə калырлык чагу тамаша булып күңеллəрдə сакланачак. Тантана геройларына изге телəклəрен, үгет-нəсихəтлəрен, аларның əти-əнилəренə, туганнары һəм якыннары, дусларына киңəшлəрен иң тəүдə район хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Нуртдинов җиткерде.
– Хəрби хезмəтнең дəрəҗəсе елдан-ел арта бара. Бүген егетлəребез бик телəп ил чиклəрен сакларга китəлəр. Армия хезмəте егет кешедə түземлелек, ныклык, максатчанлык күнекмəлəре тəрбияли, ир-егеткə тормышта үз урынын табарга ярдəм итə. Матур хезмəт итеп, туган якларыбызга чын ир-егетлəр булып, исəн-сау əйлəнеп кайтуыгызны телим, – диде Гемир Хаҗетдин улы.

Чыгышлардан соң егетлəр автобусларга утырып яңа заманча төзелгəн физкультура-сəламəтлəндерү комплексына юнəлде. Биредə аларны спорт мəктəбе директоры Рөстəм Муллагалиев каршы алып спорт бинасы белəн таныштырды. Шулай ук хəрби хезмəткə чакырылучылар биредə эшлəүче тренерлар һəм чемпионнар белəн якыннан танышып əңгəмə кордылар. Аннары инде Батырлар аллеясына чəчəклəр салып, кафега уздылар. Биредə инде егетлəребез балалар иҗат йортының вокаль инструменталь ансамбльлəре, район мəдəният йорты хезмəткəрлəре чыгышларын карап, кинозалга кино карарга киттелəр. Армиягə алыначак егетлəребез шушындый матур чара оештырганнары өчен олы рəхмəтлəрен юллап түбəндəгене җиткерделəр:
– Без армия хезмəтенə алынуыбыз белəн чиксез горурланабыз. Яше җиткəн һəр егет туган илен саклауда үзеннəн өлеш кертергə тиеш. Шуңа күрə без армия хезмəтенəтелəп китəбез. Без сезнең ышанычыгызны акларбыз!

 

Автор:Гөлназ Хуҗина
Читайте нас