Җ.Шәйхетдиновның “МТС ветераны” дип язылган мәкаләсе Шәфыйк Сөләймәновның фотосы белән бирелгән. Мәкалә озын, берничә урынын китерәм (орфография һәм пунктуация саклана): “Ш.Сөләймәнов – урта буйлы, чал чәчле, башындагы картузын бер якка басып кигән, карт механизатор. Ул биредә Борай МТСы оешкан вакыттан – 1931 елдан бирле эшли. Ә МТСка эшкә күчкәнгә кадәр ул Әҗәк авылында “Ленинчеләр” колхозын беренче оештыручы була.
Бөре шәһәренең механизаторлар өлкә мәктәбен уңышлы тәмамлагач, Шәфыйк районга беренче тапкыр кайтарылган “Фордзон” тракторында тракторчы булып эшли...
Шул ук елны ул трактор бригадасы бригадиры итеп эшкә үрләтелә. Аның җитәкчелегендәге бригада ярышта һәрвакыт алдынгылыкны тота. Яхшы эшләгәне өчен ул МТС дирекциясе тарафыннан велосипед белән бүләкләнә. Аннан Сөләймәнов бригадирлык постында тугыз ел буена эшли.
Шәфыйк – 19 ел буена, ягъни бүгенге көнгә кадәр склад мөдире. МТС ветераны буларак, ул коллективта авторитет һәм хөрмәт казана. Алар аңа үзеннән-үзе җиңел генә килмәде. Сөләймәнов аларны намуслы хезмәт белән яулап алды.
Шуны әйтергә кирәк, механизаторларның барысы да Шәфыйк картның үзенчәлекле характерын беләләр. Ул турылыклы, тынгысыз, эшендә таләпчәнлекне һәм төгәллекне ярата торган карт – диләр аны коллективта.
Механизатор Сөләймәнов МТС эшендә яхшы эшләгәне өчен 1946 елда “Бөек Ватан сугышы” медале белән бүләкләнә. Эш чорында ул уннарча төрле бүләкләр. Почет грамоталары һәм рәхмәтләр ала.
Аның картлыгы тулысынча тәэмин ителгән. Хезмәт хакыннан тыш, ул дәүләттән һәр айны 150 сум күләмендә пенсия алып тора. Шәфыйк карт үз хуҗалыгында артель Уставында каралган санда терлекләр һәм кош-кортлар асрый.
Шәфыйк бабайның барлык семья членнары да диярлек велосипедта оста һәм тиз йөриләр. Мәсәлән, аның кече улы, Зөфәр өч ел буена рәттән районның велосипед ярышларында (спартакиадаларда) беренчелекне алуга иреште.
Шәфыйк Сөләймәновның балалары да үзе кебек тырышлар һәм уңганнар. Хәмидә пединститутны уңышлы тәмамлады. Рәйфә Бөре медтехникумында, Зөфәр Уфа техник училищесында яхшы билгеләргә генә укыйлар. Әрһәм республикабызның бер нефть бораулау разведкасында алдынгы эшче, Нәгыймә – укытучы булып эшлиләр. Ә бабайның бер улы – Кызыл Армия лейтенанты, (элекке Борай урта мәктәбе укытучысы) Ватан сугышында батырларча һәлак була.”
Менә нинди шәп кеше булган Шәфыйк Сөләймәнов. Яхшы балалар үстергән, һәркайсысын укыткан. Кызганычка каршы, без аның турында белешә алмадык. Бары тик һәлак булган улының исеме Әхсән булуын, 1922 елда Әҗәктә тууын, 1939 елда мәктәпне тәмамлавын һәм 1944 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булуын гына таптык. Унҗиденче героебыз
Шәфыйк Сөләймәнов турында белүчеләр безгә хәбәргә чыксын иде.