Җәмгыять
15 апрель 2025, 09:21

«Алга»ның 95 герое. 16. Барый Гарипов

Киномеханик Барый Гариповны белүчеләр күптер. “Победа” кинотеатрында озак еллар киномеханик булып эшләгән ул. Һәм менә аның турында 1958 елның ике гәзитендә басылган.

Фото “Ленин байрагы”,  1958 ел, 16 март,  № 33 гәзитеннәнФото “Ленин байрагы”,  1958 ел, 16 март,  № 33 гәзитеннән
Фото “Ленин байрагы”, 1958 ел, 16 март, № 33 гәзитеннән

“Ленин байрагы”ның 1958 ел, 29 гыйнвар, № 13 санында шактый гына күләмдә “Киноаппарат белән егерме ел” (авторы Җ.Шәйхетдинов) дип аталган мәкалә бар. “Гади профессия кешеләре” рубрикасы астында чыккан ул. Мәкалә озын, өлешләтә генә китерәм. Анда мондый сүзләр язылган (орфография һәм пунктуация саклана): “Мәктәптә укыган вакытта ук Барый кино белән бик нык кызыксына иде. Авылга кино килсә дәрестән соң һәм ял көннәрендә ул клубта киномеханик тирәсендә урала торган булды...
Районның һәр авылында аны кадерле кунаксымак хәзерләнеп көтеп алдылар һәм хөрмәт белән озатып калдылар... 

Барый Кызыл Армия сафына кабул ителә. Анда да ул үз профессиясе буенча киномеханик итеп билгеләнә.

Ә Ватан сугышы тәмамлангач инде Гарипов Туган җиренә кайта һәм ул үзенең яраткан эшенә яңадан керә.

Дөрес, аңа эш чорында кышның салкын, каты бураннарында, көзге һәм язгы пычракларында, көзге яңгырлар астында маршрут буенча авылларда йөрергә туры килде. Ул эштә чыныкты һәм тәҗрибә туплады. Нәтиҗәдә Барый һәр айның производство планын арттырып үтәүгә иреште. 
Менә шуның өчен ул кинофикациянең өлкә идарәсе һәм кино работниклары профессиональ союзының өлкә комитеты тарафыннан берничә тапкыр “Почет грамота”лары белән бүләкләнә.

Тырыш киномеханик буларак, ул 1950 елны Москвага кино работниклары алдынгыларының Бөтенсоюз киңәшмәсенә делегат итеп җибәрелә. 
Гарипов киңәшмәдә социалистик ярышта җиңүче һәм кино хезмәте күрсәтүдә үрнәкле булганы өчен РСФСР кинемотография министрлыгы тарафыннан “Аттестат” белән бүләкләнә.
1943 елның бер көнендә аны Коммунистлар партиясенә член итеп кабул итәләр. Шушы көнне аның еллар буе сакланып килгән теләге тормышка ашты. Политотдел начальнигы аңа кызыл тышлы партия билеты тапшырган вакытта, Барый коммунизмның тулы җиңүе өчен көрәшергә һәм хезмәттә көннән көн яңа уңышларга ирешергә вәгъдә бирде.
Иптәш Гариповның хәзер 20 еллык эш стажы бар. Шушы чор эчендә ул күп кенә егетләрне эшкә өйрәтте.  Киномеханик курсларын тәмамлап килгән байтак кына яшь механиклар аңарда практикада үттеләр.

Шуны да әйтергә кирәк. Барый иптәш Гариповны күп һөнәрле кеше, дип тиккә генә әйтмиләр. Бу сүзгә ул тулысы белән лаеклы. Ул автомашинаны һәм һәр төрле мотоциклны яхшы итеп йөртә белә.  Чөнки ул зур түземлелек белән түгәрәкләрдә йөреп техник белемен күтәрде.  Хәзер машиналарны йөртү өчен  һәрберсенә удостоверение алды. Кыскасы, нинди эшне алса да ул җиренә җиткереп эшли.

Гарипов тәҗрибәле һәм алдынгы работник буларак,  “Победа” кинотеатрының өлкән киномеханигы вазифасына  үрләтелде һәм хәзер дә эшен уңышлы гына дәвам итә.
Аның тырыш һәм намуслы хезмәтен эш хакы ведомостеннан да ачык күреп була. Ул, мәсәлән, үткән декабрь аеның производство планын арттырып үтәгәне өчен генә дә үзенең хезмәт хакыннан тыш 589 сум акчалата бүләк ала.

Уңган киномеханик буларак, картлар да, укучы балалар да – тамашачылар аңа зур ихтирам белән карыйлар. Чөнки бу хөрмәтне Барый иптәш Гариповка тырыш һәм намуслы хезмәт китерде”.

“Ленин байрагы”ның шул ук елгы 16 март, № 33 санында Барый Гариповның фотосы басылган. Анда болай язылган (орфография һәм пунктуация саклана): “Барый Гарипов 20 ел буена киноаппарат белән эшләп үз эшенең остасына әверелде. Хәзер ул район үзәгенең “Победа” кинотеатрында өлкән киномеханик булып эшли.
КПСС члены иптәш Гарипов һәрвакыт сенсларны тамашачыларга сыйфатлы итеп күрсәтү өчен тырыша. Нәтиҗәдә кинотеатр коллективы һәр айны диярлек производство планын арттырып үти. Ул СССР Верховный Советына сайлаулар көнен яхшы хезмәт күрсәткечләре белән каршылады.”

Барый Гариповның кызы Фәйрүзә Гарипова Борайда яши.

– Без өч бала үстек. Әтинең бер генә тапкыр да безгә тавышын күтәргәне булмады. Ул бик йомшак күңелле, яхшы әти иде. Эшен дә бик яратты. Техникага оста иде әтиебез. Көнкүрештә куллана торган техникадан алып машиналарга кадәр ремонтлый иде. Борайның бөтен телевизорлары бездә булып чыккандыр. Элек бит интернет юк, тиз генә карап алып булмый. Әти техника ремонты турында китаплар яздырып ала иде, шулардан карап эшли иде. Өстәлгә тезеп сала бөтен сүткән детальләрен. Мин өй җыештырганда алып куям. Кайта да миннән: “Кызым, сопротивлениеларны кайда алып куйдың?”, – дип сорый, мин ул техника  детальләрен таный идем инде, – дип әтисе турындагы истәлекләре белән бүлеште Фәйрүзә апа.

Барый Гарипов – Бөек Ватан сугышы яугире. Танкист-механик булган ул. Сугышка Барый Гарипов армия хезмәтеннән алына. Аның үз кулы белән язып калдырган автобиографиясеннән күренүенчә, ул Венгрияне азат итүдә  өлкән сержант, танк механик-водителе буларак катнашкан. Бөек Ватан сугышында җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 

Барый ага 1938 елдан, Бөре шәһәрендә киномеханиклар курсын тәмамлаганнан соң, Башкиноның Борай район бүлегендә тавышсыз кино кую киномеханигы булып эшкә урнаша, 1966 елда аңа “СССРның кинематография отличнигы” исеме бирелә,  1968 елда “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек була, В.И.Ленинның 100 еллыгы хөрмәтенә “Фидакарь хезмәте өчен” юбилей медале белән бүләкләнә.

“Үлемсез полк”та  Барый Гариповның да  сурәте бар“Үлемсез полк”та  Барый Гариповның да  сурәте бар
“Үлемсез полк”та Барый Гариповның да сурәте бар
Автор:Венера Арсланова
Читайте нас