

Анда мəктəп укучылары, өлкəн буын вəкиллəре һəм авыл китапханəчелəре катнашты. Бу чара яшь буынны патриотик рухта тəрбиялəүгə багышланып, Ва- танга карата мəхəббəт турында күп чыгышлар тыңланды. Илдə узган сугышларны хəтерлəү һəм əлеге вакытта барган махсус хəрби операция яугирлəренə карата горурлык хислəре турында аеруча сөйлəнде. Шулай ук Кəшкəлəү, Каенлык, Бадрак авыллары китапханəчелəре шушы төбəктəн чыккан Советлар Союзы Геройлары турында да мəгълүмат бирделəр. Район ветераннар советы рəисе Фирдус Садретдинов сугыш чоры балаларының шул чордагы хезмəтлəре турында сөйлəде.
Ə “Сугышчан туганлык” оешмасының Борай бүлекчəсе идарəсе рəисе Илгиз Вəлинуров үзенең хəрби юлы белəн таныштырды. Бүгенге көндə махсус хəрби операциядə катнашучы Рамил Əхмəтовның əнисе Рəүфə апа йөрəк түреннəн чыккан ялкыннары белəн сугыш турында шигырен укып китте. Чара сугыш темасына багышланган җыр, бию белəн үрелеп барды.
Гөлназ ХУҖИНА.