Җәмгыять
9 апрель 2025, 10:04

Ихтирамга лаек ул

Бәйсәкә авылында туып-үскән, шунда бар гомерен үткәргән, уңган, булдыклы, хезмәт алдынгысы Әкълимә Камалова турында язмам.

Ул 1934 елда гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Аның яшьлек еллары авыр сугыш һәм ачлык чорына туры килә. Әкълимә апа бәләкәйдән тормышның ачысын-төчесен үз иңендә татып үсә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, колхозга эшкә керә. Нинди генә эшкә тотынса да, һәрвакыт алдынгылар рәтендә була ул.

Чибәр, чая кызга күптәннән күз атып йөргән Нәҗиб белән 1954 елда гаилә коралар. Ике уңган бер булып гөрләтеп дөнья көтәләр, берсеннән-берсе матур балалар үстерәләр. Уллары Наил һәм Данил артыннан көтеп алынган төпчек булып кыз туа. Аңа Фәнүдә дип исем кушалар. Балалары да үзләре сыман уңган, булдыклы, кешелекле булып үсеп, үзаллы тормышка басалар. 

Әкълимә апа белән Нәҗиб абый Бәйсәкә авылының үрнәкле гаиләләренең берсе булдылар. 53 ел бергә кулга-кул тотынышып гомер кичерделәр. Кешеләрнең язмышлары аклы-каралы дигәндәй, Әкълимә апаның ак тормыш юлы карага әйләнеп китә. Аның гомерлек юлдашы Нәҗиб ага кинәт кенә мәңгелек йортка күчә. Бу югалтуны бик авыр кичерә Әкълимә апа. Тик нишлисең, язмышлардан узмыш юк. Алга карап, балаларының куенына сыенып, авыр сынау чорын үткәрә. 
Бүгенге көндә дә Әкълимә апабыз улы Данил тәрбиясендә үзенең  90 яшьлек олы юбилеен каршы алды. Калган балалары читтә яшәсәләр дә, һәр ял саен кайтып, әниләренең хәлен белеп, ярдәмләшеп торалар. Авыл халкы да агәбине бик тә ихтирам һәм хөрмәт итә. 

Автор:Рита Шәрәфиева, Бәйсәкә авылы
Читайте нас