Озын гомерле әбине шул уңайдан тәбрикләү өчен туганнары гына түгел, муниципаль район Советы секретаре Илшат Камалов, Бөек Ватан сугышы ветераны Заһит Әхтәриев, район ветераннар советы рәисе Фирдус Садретдинов, район хатын-кызлар советы рәисе Миләүшә Янгирова, мәгариф бүлеге вәкилләре, Борай беренче санлы урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары, юбилярның укучылары да килделәр. Район хакимияте башлыгы исеменнән Илшат Фәйзи улы котлау сүзләрен җиткерде.
– Фәһимә Газизҗан кызы Бөек Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соңгы елларда зур сынаулар кичергән буын вәкиле. Ул, авыр тормыш юлы үтүгә карамастан, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгән, көннәре эш белән үткән. Әле булса тирә-юньдәгеләрне үзенең ныклыгы белән сокландыруын дәвам итә, – дип билгеләп үтте ул һәм әбигә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләде.
Җирдәге бер гасыр яшәешне үз күзләре белән күргән, үз колаклары белән ишеткән Фәһимә әбинең 39 ел хезмәт стажы теркәлгән.
Әле шактый еллар үткәч тә, "сугыш мине иртә олыгайтты",- дип, бу чорларны хәтерендә яңарта торган була гасырлар чиген тоташтыручы йөзъяшәр райондашыбыз.
Бүгенге көндә Фәһимә әби кызы Фәйрүзә тәрбиясендә гомер итә. 100 яшен балаларының кадер-хөрмәтендә, өй түрендә каршы ала ул. Шөкер, балаларының барысы да сау-сәламәт юбилярның. Бала дигәненең иң өлкәне инде җитмештән узган, дүрт оныгы, алты оныкчыгы да нәнәйләрен бик яраталар.
Менә тагын кояшлы җылы язларны каршы алды әле Фәһимә әби. Йөзне яшәгән әбекәй салмак кына сөйләшә, хәтта җырлар җырлый, догалар укый. Бүген үзенең туган көне икәнен дә яхшы аңлап, котлаулар кабул итеп утырды ул. "Хәтәр күңелле икән бу бәйрәм",- дип үзалдына сөйләнеп тә куйды йөзъяшәр.