Җәмгыять
2 апрель 2025, 09:00

Изге бурычларын намуслы үтәделәр

Бай тарихлы Калмык авы-лының асыл егетләре Совет Армиясе сафларында хезмәт юлын үтеп, авылдашларының йөзенә кызыллык китермәделәр. Безнең авылда һәрбер йортны күзаллап карасаң, армиядә изге бурычын үтәмәгәннәре бик сирәктер. Минем «кара чут» белән исәпләгәндә генә 1950нче елдан алып барлыгы бер полк егетләребез хәрби хезмәттә булган.

Совет кешеләренең чыдам-лыгының, алга куелган бурычларны үтәргә әзер булуын ачык күрсәткән бер вакыйга бар. Сүз Тоцк полигонында атом-төш коралын сынау турында бара. Полигонга илнең төрле хәрби частьларыннан сайлап алып, яхшы әзерлекле солдатларны китерәләр. Алар арасында Калмык авылы егете Мулланияз Мөгаллимов та була. Бирегә килгәнче ул мотопехота гвардия өлкән сержанты була. Ул бу сынауда катнашканы турыда сөйләнми, ничәмә дистә еллар сер итеп саклый. Соңыннан гына билгеле булды: бу полигонда бер катлы таш зданиедән алып тугыз катлы йортлар хәрби танклар, бронетранспортерлар, самолетлар салынып куелган, шулай ук йорт хайваннары да була. ТУ бомбардир самолетында полковник пилот Тоцк полигонына атом бомбасын ташлый. Җиргә ул 300 метр кала шартлый. Салынган йортлар нигезенә чаклы җимерелә, танклар һәм хәрби техника эри, йорт хайваннары янып көяләр, ничектер бер кәҗә генә исән калган була. Мулланияз Муллагали улы радиация алса да, тыныч тормышта да зур вазыйфаларда хезмәт юлын үтеп, дүрт малай үстереп, бакыйлыкка күчте.
Грузиянең Поти шәһәрендә хезмәт итүче диңгезче Фәнил Миңнуллинның хезмәте Кубада дәвам итә. Кем уйлаган Калмыкта туып-үскән Фәнил абыйның билгеле Христофор Колумб, Магелланнар кебек Атлантик океанны кичеп Америка ярларына барып чыгасын. Минем якын абзый буларак аның өч ел буе хат-хәбәре булмады, ак әбием белән күпме хәсрәт кичердек. Иң беренче Америка самолетын ракета белән атып төшергәч (ул шул расчетта була) Куба гражданнары безгә тезләнеп баш иделәр, дип хәтерли иде. Флотта 4,5 ел хезмәт итеп кайтканда 110 килограмм иде, Рауль Кастро кулын кыскан фотосы апаның альбомында әле дә саклана. Фәнил абый 50 яшендә фаҗигале вафат булды.
Ватанны саклаучылар хакында сүз кузгалса, әтисез үскән сугыш чоры баласы Дәүләтханов Каниф Гата улы турында язмыйча булмый, армия сафларына киткәндә дә аны ярты авыл озатты, чөнки яшьтән үк атын да җикте, колхозда иң авыр эшләрдә эшләп чыныккан егет иде. Ул Казахстанда хезмәт итү барышында Байконур космодромыннан ерак түгел ракета девизионында старшина вазыйфасында яңа хәрби коралны кулланучылар – солдатлар белән командалый. Җиде сыйныф белем белән ничек итеп бу зур чинга мендең дигәч, ул колхозда физик эштә чыныкканын, хәрби спорт комплексында (ВСК) нормативларны тапшыру икеләтә артык уңышларга ирешүнең сере ул, дип сүзен дәвам итә.
Калмык авылында туып-үскән тагын бер егетебез Нәсим Корбанов хакында язмыйча булмый. Мин белә белгәннән бирле бу чая малай күп авылдашларының игътибарын ала иде. Бабайлар әйтмешли “карадыр-морадыр кеше арасында торадыр” кебек, әллә каян олыларга сәлам бирә иде. Укуларын тәмамлагач, Совет Армиясе сафларына алына. Хезмәтен Варшава договорына кергән Германия демократик республикасында чикләнелгән контингент армиядә сержантлар составында хезмәт итә ул. 1,5 ел хезмәт иткәч аны командиры укырга җибәрә. Ярты елдан соң ул үзенең ротасына старшина булып кайта. Старшина булып бер ел хезмәт иткәч, аны танк батальонының комсомол секретаре итеп сайлап куялар. Өч ел буена шул хезмәтне уңышлы башкара.
Германиядә алты ел хезмәт иткәч ул Куйбышевка (хәзерге Самара) Кряж уку дивизиясенә комсомол секретаре булып билгеләнә.
1990 елның октябрь аеннан Борай районының хәрби комиссариатында җаваплы башкаручы вазыйфасында 1993 елга кадәр хезмәт итә. Ул егетләрне хәрби хезмәткә әзерләп җибәрә.
Үзе: “Без патриотик тәрбия алып үстек, мәктәп елларыннан ук туган ил кайда җибәрсә дә, үзебезнең бурычны үтәргә әзер идек”, – ди ул.
Армиядән соң Борай эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә, иптәшләре аны ихтирам итә. Эшләгән чорда ул интернациональ бурычын Чечен Республикасында үтәп, үлемечле операцияләрдә катнашып, исән кайта.
Мин үзем дә хезмәттә булганга армиянең нинди икәнен яхшы беләм. Мин 1968-1971 елларда хезмәт иттем. Армия турында урысларда шундый әйтем бар: “Сурова жизнь, коль молодость в шинели, а юность перетянуто ремнём”. Шулай булса да армия мине чыныктырды.
Армиядә җитезлеккә өйрәтү, киенеп стройга басар өчен 30 секунд вакыт бирәләр иде. Менә хәзер бу тыныч тормышта да миңа файдасы бар. Район үзәгенә барасы булса, мин бик тиз эшемне бетерәм, яңа машинам булмаса да, аны юлга тиз әзерлим.
Әле махсус хәрби опера-циядә катнашучы егетләребез һәм аларның ата-аналары, туганнары алдында баш иям. Тизрәк илдә тынычлык урнашып, якташларыбыз исән-имин кайтсын!

Автор:Борис МӘГЪСҮМОВ
Читайте нас