Җәмгыять
27 март 2025, 05:13

«Алга»ның 95 герое. 15. Фатыйма Рафикова

“Алдынгы укытучы” дип аталган мәкаләне (авторы Х.Халиков) “Ленин байрагы”ның 1958 ел, 25 апрель, №50 саныннан таптым. Анда Карабай җидееллык мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Фатыйма Рафикова турында язылган.

Мәкалә озын, берничә өлешен генә китерәм (орфография һәм пунктуация саклана): “... Безнең Карабай җидееллык мәктәбе башлангыч класс укытучысы Фатыйма Рафикова өченче ел үзе укыткан классларда 100 процент йөреш һәм өлгереш бирә. Агымдагы уку елының өченче чирегендә дә ул укыткан I-III класс укучылары уку елын 100 процент йөреш һәм өлгереш белән тәмамладылар. Бу классларда 23 укучы укый, шуларның тугызы 4–5 кә генә өлгәшә. Иптәш Рафикова мондый югары күрсәткечләргә ничек өлгерә соң? Ул дәресләргә ныклы хәзерлек белән керә. Эш процессында һәрбер баланы ныклап өйрәнә, аның психологик үзенчәлеген белеп эш итә...

... Аның педагогик эшчәнлеге мәктәп стенасы эчендә генә чикләнеп калмый I-III класс укучылары “Октябрь” колхозының сарыкчылыр фермасында берничә мәртәбә концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Балаларның чыгышларын терлекчеләр һәрвакыт яратып каршы алалар...

... Иптәш Рафикова 20 ел укытучы булып эшләү дәверендә бай эш тәҗрибәсе туплады. Ул үзенең эш тәҗрибәсен мәктәпнең педагогик һәм профсоюз производство киңәшмәләрендә уртаклаша. Алдынгы укытучы буларак, ул үзенең балалары өчен яхшы ана да. Аның балалары Эльвира һәм Данил гел 5ле билгеләренә генә укыйлар... 

... Коммунист-укытучы җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ул берничә еллар буена авыл Советы депутаты булып тора. Анда культура-агарту эшләре буенча даими комиссиянең председателе булып эшли. Авылда агит-масса эшен оештыруда партия оешмасына ярдәм итә, үзе дә халык алдында лекция, докладлар белән чыгыш ясый...

... Шулай ук ул кошчылык фермасында агитатор. Халык укытучысының эшендә вак эшләр юк. Аның эше мактаулы һәм төрле. Иптәш Рафикова укыту-тәрбия эшендә киләчәктә дә зур уңышларга ирешер, аның укучылары уку елын 100 процент йөреш һәм өлгереш белән тәмамларлар дип ышанабыз.”

Фатыйма Рафикова турында бик аз гына белешмә табылды: тормыш иптәше Кадермөхәммәт Сәетгалиев та укытучы булган, лаеклы ялга чыккач, гаилә Уфага күчеп киткән. 

Ямалетдин Нәҗметдинов, Фатыйма Рафикова турында белүчеләр, аларның туганнары, балалары, оныклары булса, редакциягә элемтәгә чыгарлар дип өметләнәбез.

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас