Узган елда аның тууына 100 ел тулу уңаеннан кызы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Нурмөхәммәтова әнисенең матбугатта басылган язмаларын туплап “Халкым өчен җан аттым” дип аталган китап бастырды, китап туе Әнисә Нурованың хезмәт юлы үткән Таңатар авылында узды.
“Ленин байрагы”ның 1959 ел, 18 гыйнвар, №8 санында гадәттә авыл халкының яхшылыкларын күрсәтеп барган Әнисә Нурованың үзен мактап язылган мәкалә "Аны халык ярата" дип атала (авторы Р.Хөснетдинов). Мәкаләне тулысынча китерәм (орфография һәм пунктуация саклана): “Әнисә иптәш Нурова 1943 елдан бирле Таңатар җидееллык мәктәбендә ана теле укытучысы булып эшли. Ачык йөзле, шат күңелле Әнисә иптәш Нурова үзенең тырыш хезмәте белән авыл халкының ихтирамын яулап алды.
Ул мәктәпкә барып дәрес бирү белән генә чикләнми, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Чапаев исемендәге колхоз правлениесе янында чыгарыла торган стена газетасының редакторы. Ул редактор булып эшли башлаганнан соң газетаның оформлениесе яхшырды, эчтәлеге баетылды һәм колхозчылар арасында авторитеты үсә төште.
Иптәш Нурова яхшы лектор да. Ул авыл халкы алдында лекцияләр белә еш чыга. Таңатар клубында “Балаларда хезмәт тәрбияләү” дигән соңгы лекциясе дә зур кызыксыну белән тыңланды”. Кыска гына мәкаләдә Әнисә Шакир кызының асылы тулысы белән ачып бирелгән, чынлап та халык аны яраткан һәм исемен һаман хәтерли.
Мәсәлән, Әнисә Шакир кызы Нурова турындагы истәлекләр “Халкым өчен җан аттым” китабының 6нчы бүлегендә китерелгән. Берничәсен гәзит укучыларга тәкъдим итәм. Әлфир Мөхәмәтдинов Әнисә Нурованы укытучы-остаз дип атый һәм менә болай язган: “Әнисә Шакир кызы мине 5 нче – 7 нче сыйныфларда татар теле, әдәбияттан укытты. Ул безгә төпле белем бирде, дөрес итеп язарга, сөйләшергә, җөмләләр төзергә өйрәтте. Без төрле язучыларның әсәрләрен укып, иншалар яздык, үз фикерләребезне әйтә алдык...
Мин Таңатар мәктәбенә эшкә кайтканда, Әнисә Шакир кызы укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын үти иде. Ул тирән белемле, киң карашлы һәм укытучыларга яхшы мөнәсәбәте белән ихтирам яулаган остаз иде”.
Илгизә Әхиярова истәлекләреннән: “... Балаларда туган телгә сөю-мәхәббәт тәрбияләгән педагог-остаз Әнисә Шакир кызы Нурова – тирән белемле һәм зыялы укытучыларның берсе иде. Сөйләшкән чакта ук аның туган телебезне, әдәбиятыбызны никадәр якын итүе, яратуы сизелеп тора иде. Ул шушы күркәм сыйфатларын 37 ел укыту-тәрбия эшенә багышланган гомере дәверендә үзенең укучыларына һәм яшь буынга өләште.
Мин 15 ел Әнисә Шакир кызы белән бер коллективта эшләү бәхетенә ирештем.
Әнисә апа мәктәптә “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәген җитәк-ләде. Түгәрәк әгъзаларының кечкенә мәкаләләре мәктәп стена гәзитләрендә, район гәзите битләрендә дә урын алды.
Әнисә апа гаиләдә Сафа абыйга тугрылыклы, хәстәрле, уңган тормыш иптәше, балалары Светлана, Радис, Альбинаның яраткан әнисе, оныкларына кадерле дәү әни, кайнанасы өчен дус һәм акыллы, сердәш килен, күршеләренә игътибарлы, ярдәмчел булды...”
Актив хәбәрчебез Әлфидә Галләмованың да Әнисә Нурова турында истәлекләре бар: “7 нче сыйныфта укыганда Әнисә Шакир кызы безнең сыйныф җитәкчебез булды. Шулкадәр таләпчән, намуслы, һәр укучыны ихлас якын итте ул. Мине сыйныф гәзитенең мөхәррире итеп билгеләделәр. Әнисә апаның киңәшләре белән бу вазыйфаны бик теләп һәм тырышып башкардым...”
Халык хәтерендә әнә шулай яши безнең гәзитебезнең герое Әнисә Нурова.