Гәзиттә болай язылган (орфография һәм пунктуация саклана): “Сәгадәт иптәш Арсланова районыбызның элемтә эшендә 24 ел буена эшләп килә. Шуның эченнән Чалкак элемтә бүлеге начальнигы булып 18 ел эшли.
Иптәш Арсланова җитәк-челек иткән элемтә бүлекчәсе 1958 елда 85 үзәк, 135 өлкә, 265 район һәм 155 данә төрле исемдәге журналлар таратты. Ул үзенең эшен һәр вакытта сөеп һәм намус белән башкара. Клиентларга карата Сәгадәт культуралы мөгамәләдә була. Аларның йомышларына һәрвакытта игътибар белән карый.
Иптәш Арсланова СССР Верховный Советына сайлаулар көнен гүзәл хезмәт күр-сәткечләре белән каршылады.”
Әнисе турында аның кызы Фәдүсә Шәриповадан сораштык. Фәдүсә апа Краснокама районының Куян бистәсендә яши икән, аңа 85 яшь.
– Әнкәем Сәгадәт Хәкимьян кызы 1918 елны Чалкак авылында туган. 27 ел ярым почтада эшләде ул. Аннан аның эшен мин дәвам иттем, мин 27 ел да 4 ай эшләдем бу өлкәдә. Әнкәй мәктәпне тәмамлагач та почтага эшкә килгән, бу Бөек Ватан сугышына кадәрге елларда ук. Елын төгәл хәтерләмим инде, миңа 7-8 яшьләр тирәсе булгандыр. Почта, колхоз идарәсе, китаханә, яшьләр почмагы (Фәдүсә апа шулай хәтерли) урнашкан ике катлы йортта (бер бай йорты булган) янгын чыкты. Почтага урнашырга урын булмагач, әнкәй эшен безнең өйдә дәвам итте. Безнең өй зур иде, Бибигалия картый, әнкәй, мин һәм әнкәемнең апасы Саҗидә бергә яшәсәк тә, кысык йорт түгел. Менә шул үзебезнең өйдә почта бүлекчәсе булдырылды. Авыл халкының посылкалар алырга-җибәрергә, хатлар салырга килгәннәрен нык хәтерлим, – дип сөйләде Фәдүсә апа.
Сәгадәт Арсланованың гомере генә бик кыска була һәм аяныч өзелә: тешен алдырып кайтканның икенче көнендә иртәнгә якты дөньядан китә. Аңа нибары 43 яшь була.