Җәмгыять
25 Марта 2025, 09:04

Көннәр җылына, талпаннар уяна

Көннәр җылына башлау белән талпан инфекциясе чоры килә. Авырып китмәс өчен саклану чараларын күрергә кирәк. Башкортстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2024 елда талпаннарның активлыгы сезонында республика медицина оешмалары тарафыннан кешегә талпан эләгү буенча 8587 мөрәҗәгать теркәлгән, шулар арасыннан 3184е балалар.

Көннәр җылына, талпаннар уянаКөннәр җылына, талпаннар уяна
Көннәр җылына, талпаннар уяна

Талпаннар нәрсәсе белән кешегә куркыныч соң?
Талпан вирус энцефалиты – күбесенчә үзәк нерв системасының зарарлануы белән бәйле кискен йогышлы вирус авыруы. Авырудан кеше тулысынча савыга да ала, шулай ук бу авыру инвалидлыкка яисә үлемгә дә китерергә мөмкин. Чир кискен башлана, ул өшү, көчле баш авыртуы, тән температурасының 38-39 градуска кадәр күтәрелүе, күңел болгану, косу белән бергә бара. Мускуллар авырта. Талпан тешләгәндә инкубация чоры 7-14 календарь көн дәвам итә, азык аша күчкәндә - 4-7 календарь көн.
Талпан боррелиозы (Лайм авыруы) тире, буыннар, нерв системасы, йөрәк зарарлануы белән характерлана торган, еш кына хроник, кабатланучы була торган табигый-учак йогышлы авыру булып тора. Авыруның инкубация чоры 2 көннән 35 көнгә кадәр, уртача 1-2 атна тәшкил итә. Авыру башлануның үзенчәлекле билгесе булып талпан кадалган урында тиренең шешүе һәм кычытуы, кызыл тап барлыкка килүе тора. Бу тап күчеп йөрүче дип атала, чөнки әкренләп 5 сантиметрдан 60 сантиметрга кадәр һәм аннан да зуррак үсә бара. Бу симптомнар хәлсезлек, баш һәм мускуллар, буыннар авыртуы, температура күтәрелү, лимфа төеннәренең зураюы белән бергә бара. Лайм авыруында медицина ярдәме сорап вакытында мөрәҗәгать итмәү йөрәк, үзәк нерв системасы, терәк-хәрәкәт аппараты зарарлануы белән авыруның хроник формасына һәм алга таба инвалидлыкка китерергә мөмкин.
Авыруны ничек йоктырырга мөмкин?
Зарарлы талпаннар, гадәттә, урманнарда, паркларда һәм бакчаларда була. Кәҗә (ешрак), сарык, сыерларның чи сөте аша, шуңа аны гел кайнатып кына кулланырга ярый. Шулай ук талпанны изгәндә яки тешләгән урынны тырнаганда вирус йоктырырга мөмкин.
Талпан тешләүдән ничек сакланырга?
- ачык төстәге кием кияргә, чөнки анда талпанны күрү җиңелрәк;
- өске киемне ыштанга, ә ыштанны оекбашка тыгарга. Капюшон булмаса, баш киеме кияргә;
- талпаннарны куркыта торган дарулар – репеллентлар кулланырга, алар белән тәннең ачык урыннарын һәм киемнәрне эшкәртергә кирәк;
- тукталыш ясарга, урманда төн кунарга коры, кояш җылыткан, үләнсез урыннарны сайларга;
- үләнгә утырырга яки ятарга ярамый, чөнки бу очракта кием астына талпан эләгү җиңеләя;
- яңа өзелгән үләннәрне, ботакларны, өске киемнәрне һәм талпаннар эләгергә мөмкин булган башка әйберләрне өйгә кертмәскә;
- яхшылап киемнәрегезне, чәч арасын һәм тәнегезне, бигрәк тә билдән югарырак булган җирләрне карагыз, чөнки талпаннар күп очракта шунда кадала;
- даими рәвештә этләрне һәм башка йорт хайваннарын тикшереп торыгыз.
Сезне талпан тешләсә, нишләргә?
Иң мөһиме, талпанны медицина учреждениесендә алырга кирәк. Район үзәк дәваханәсенең кабул итү бүлмәсенә тәүлек әйләнәсенә мөрәҗәгать итәргә була.
Әгәр дә андый мөмкинлек юк икән, талпанны бик сак кына, тирәнгә үк кадала торган борынын калдырмый, тартып чыгарырга кирәк.
Талпанны үзегез тартып алганда түбәндәге киңәшләрне үтәргә кирәк:
1.Талпан алу өчен май, бензин кулланмагыз.
2.Талпанны пинцет яки чиста марля белән уралган бармаклар белән аның авызына мөмкин кадәр якынрак эләктереп алыгыз һәм тешләгән урынына перпендикуляр тотып, талпанны үз күчәре тирәли әйләндереп тартып алыгыз.
3. Тешләгән урынны 70 процентлы спирт яки 5 процентлы йод белән дезинфекцияләгез.
4. Талпанны алганнан соң, кулларыгызны яхшылап сабын белән юыгыз.
5. Әгәр кара нокта (баш яки борыны өзелеп) калса, 5 процентлы йод белән эшкәртегез.
Ашыгыч профилактика
Талпан кадалганнан соң ашыгыч профилактика өчен талпан энцефалитына каршы кеше иммуноглобулинын кулланалар. Препаратны зыян күрүченең канын яки талпанны тикшергәндә ИФА һәм ПЦР ысулы белән талпан энцефалиты вирусы булуга уңай нәтиҗә алганнан соң прививка ясатмаган затларга кертәләр. Иммуноглобулинны талпан кадалганнан беренче 72 сәгать эчендә кертү нәтиҗәле. Талпан вирус энцефалитына каршы прививка ясатмаган 18 яшькә кадәрге затларга иммуноглобулин профилактикасын район дәваханәсенең кабул итү бүлмәсендә тәүлек әйләнәсендә талпанны тикшерү нәтиҗәләрен исәпкә алмыйча үткәрәләр.
Бу авыруны кисәтү өчен талпан энцефалитына каршы прививка кулланырга мөмкин. Беренче һәм икенче прививкалар арасында иң оптималь интервал – 5-7 ай (көз - яз). Ревакцинацияне вакцинация курсы тәмамланганнан соң бер ел узгач, 0,5 мл дозада бер тапкыр үткәрәләр. Аннары ревакцинация һәр өч ел саен бер тапкыр үткәрелә.
Талпаннарны кайда тикшертергә?
Талпаннарны һава йөри торган капкачлы банкага салыгыз һәм су белән чылатылган мамык куегыз (талпан лабораториягә барып җиткәнче исән булсын өчен шулай эшләнә, бу тикшеренүне җиңеләйтәчәк.). Әгәр талпан тартып алганда үлгән икән, куркыныч түгел, шулай ук аны банкага салып, Башкортстан Республикасы Гигиена һәм эпидемиология үзәге (Уфа шәһәре, Шәфиев урамы, 7 санлы йорт, 1 кат, тел. +7(347)287-85-23; Уфа шәһәре, К. Маркс урамы, 69 йорт, тел. 8 (347) 269-69-69) лабораториясенә, яисә үзәкнең Бөре филиалына (Бөре шәһәре, Калинин урамы, 18 йорт, 8 (34784) 3-47-87, 3-47-89) китерегез.

Автор:Алмаз Латыйпов, эпидемиолог
Читайте нас