Җәмгыять
21 март 2025, 07:02

Чисталык һәм тәртип сагында

Ел саен мартның һәр өченче якшәмбесендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу көн – тормышыбызны уңайлырак һәм күңеллерәк итә торган бик күп кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Без аларның кайчакта эшләгәннәрен күрми-без дә. Юллар эттерелгән, урамнар яктыртылган – шулай булырга тиеш кебек. Ә чынлыкта исә бу бик зур хезмәт. Чисталык саклаучы һәм матурлык тудыручы кешеләрсез тирә-ягыбыз нәрсәгә әверелер иде микән?!

Чисталык һәм тәртип сагындаЧисталык һәм тәртип сагында
Чисталык һәм тәртип сагында

Әлеге хезмәт иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларның берсе. Хезмәткәрләргә уңай тормышны тәэмин итү өчен зур җаваплылык йөкләтелгән һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту бурычы тора. Безнең районда “БуРай” муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре сынатмый, куелган бурычларны тиешенчә үтәп бара, үзләренең көндәлек эше белән борайлыларның уңайлы тормышына нигез сала, районда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту буенча җаваплы эш башкара.

Оешмада 47 кеше эшли. Учреждение җитәкчесе Зифил Сәетов торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне уңаеннан күп еллар алдынгылар рәтендә булган эшчеләрне билгеләп үтте. Водитель Альберт Габдуллин, тракторчы Айдар Шаригин, грейдерчылар Рәфил Таһиров һәм Энгель Насыйров, фронталь төягечтә Марсель Садыйков, хисапчы Илмира Хәсәнова белән беррәттән башкалар да армый-талмый, һава торышына карамый эшлиләр.

Эшләре авыр булса да, оешмага яшь эшчеләр килүе куанычлы. Аларга күп еллар эшләгән остазлар киңәшләрен биреп, ярдәм итеп торалар.

Тармак хезмәткәрләренең эшен бәяләп бетергесез. Карт агачларны кисү, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү, юлларны кардан эттерү, биналарны ремонтлау, урамнарны төзекләндерү һәм яктырту, күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтү, хуҗасыз этләрне тоту аларның җаваплылыгына һәм профессионализмына бәйле. Гадәти көннәрдә аларны проблемалы сәбәпләр аркасында гына искә алалар. Безнең уңайлылык өчен алар көн саен эшлиләр. Матди база яңа техника белән яңартылып тора.

Барлык катлаулыкларга карамастан, коммуналь хез-мәтләренең бер мөһим плюсы бар – ул һәрвакыт кирәк булачак. Димәк, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүчеләргә кризис куркыныч түгел.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас